(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга ике айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 31 меңгә җитте. Шуларның 228-е, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды.
Онлайн-мәдрәсәдә көн саен 1000 «шәкерт» Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 13% — 25-34 яшьтә, 12% — 35-44 яшьтә, 48% — 55 яшьтән өлкәнрәкләр, дип яза ТР Диния нәзарәте.
Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында белем алырга теләк беллдерүчеләрнең күпчелеге — татарстанлылар (15 624 кеше). Татарстаннан тыш, Башкортостан (2696), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (1802), Ульяновскида (373) яшәүче милләттәшләребезне атап була.
Россиядән кала, тагын Казахстан (504), Үзбәкстан (182), Төркия (79), Австралия (104), Кыргызстан (143), АКШ (66), Германия (61), Азәрбайҗан (35), Ирландия (16), Финляндия (12), Канада (18), Берләшкән гарәп әмирлекләре (8), Мисырда (8) теркәлү узучылар бар.
Онлайн-мәдрәсәдә төбәкләрдән һәм чит илләрдән белем алучылар саны артканнан-арта. Укучыларның 68% сайтка смартфоннар аша керә.
Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта «Татарларда Ислам тарихы» (курсны 3200 кеше тыңлады), тәфсир (1700 кеше укыды) дәресләре кызыксындырган.