(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Төнлә Чаллының 17 комплексындагы бер йорт фатирында полиция хезмәткәрләре 37 яшьлек ир-ат мәетенә тап була. ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, тикшерү фаразлары буенча ир-ат сөяркәсе белән хәмер эчкән. Бераздан алар арасында ызгыш башланган, аннан сугыша башлаганнар. Шулчак хатын пычак ала һәм ир-атның күкрәгенә кадый. Шуннан соң хатынның балигъ булмаган балалары ашыгыч ярдәм чакырта, әмма ир табиблар килгәнче вафат була. Хатынны тоткарлыйлар, «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Тиздән тикшерү тоткарланучыны сак астына алу өчен судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзерге вакытта эшне тикшерү дәвам итә.