(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институтында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре ачыкланды. Анда өлкә олимпиадасында җиңү яулаган сигез укучы катнашты. Бу турыда « Өмет » газетасы хәбәр итә. «Өлкә мәктәпләренең аеруча сәләтле укучылары институт аудиториясендә очрашып, татар теленнән белемнәрен исбатлады, тел белеменең төрле тармакларына караган биремнәрне үтәде, бүгенге көн өчен актуаль темаларга кыска күләмле иншалар язды», — ди мәгариф үсеше институтының милли телләр буенча баш белгече Әлфия Абутдинова. Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Раилә Назирова (укытучысы — Нәсиха Ягудина) татар теле буенча, Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22нче мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Гөлназ Ханафиева һәм 11 сыйныф укучысы Алина Сәмигуллина (укытучылары — Гүзәл Сәмигуллина) татар әдәбияты буенча призер исеменә лаек булды.