(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 25 мартта Казанның Горки-Әмәт урманында «Бодрая прогулка» проекты башланды. Бозлавыкка каршы көрәш эксперименты сыйфатында ком-тоз катнашмасы кофе калдыгы белән алыштырылачак.
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, кофе калдыгы абразив үзлекләргә ия һәм яшел үсентеләргә зыян китерми. Кичә юлларның 25 метрына кофе калдыгы сипкәннәр. 1 метр юлга 1 килограмм кофе калдыгы сарыф ителгән.
Әлеге эштә шәһәр кофейнялары ярдәм итә. Алар 25 килограмм кофе калдыгын бушлай бирде, дип хәбәр итә Парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясе матбугат хезмәте.
Казанда мондый проект беренче тапкыр тормышка ашырыла. Кофе калдыкларының туфракка һәм үсемлекләргә йогынтысы дәрәҗәсен бәяләү өчен, КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты белгечләре грунт үрнәкләрен алып, аны лаборатория шартларында тикшерәчәк.
Сынау нәтиҗәләре 1,5-2 айдан соң әзер булачак, шуннан соң Парклар һәм скверлар дирекциясендә шәһәрнең башка җәмәгать киңлекләрендә дә кофе калдыгы куллану турында карар кабул ителәчәк.
Җәйге сезонда кофе чүбен «Иҗтимагый бакча» проекты кысаларында компост сыйфатында файдаланалар.