(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Яшел Үзәндә Төзүчеләр урамындагы торбаүткәргечтәге авария аркасында җылылык белән тәэмин итү өзелгән. Җир астында 500 мм диаметрлы торбаүткәргеч тишелгән. «Татар-информ»га Яшел Үзән районы хакимияте матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, җылылык трассасын карап чыккан вакытта, җылылык камерасында өзеклек табылган. «Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре шунда ук өзеклекләрне бетерүгә кереште, җылылык камерасында эретеп ябыштыру эшләре дәвам итә. Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанның Нурлат шәһәрендә журналистлар хөрмәтенә һәйкәл куелачак. «Журналистлар хөрмәтенә ясалган һәйкәл-стела бары тик иганәчеләр акчасына куелды. Аны булдыру идеясе минеке. Быел безнең „Дуслык“ газетасының 90 еллыгы иде. Бездә — Нурлатта журналистлар скверы да ачылды. Һәйкәлне дә шунда куярга булдык», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә «Нурлат-информ» җитәкчесе Резидә Гиняева. Аның ачылышы декабрь ахырында булыр дип көтелә.... Читать дальше...
На днях воспитанницы нурлатской студии художественной гимнастики «Стремление» приняли участие в III традиционном турнире по художественной гимнастике «Зимняя сказка» в Казани.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2021 елда Татарстанның ун спорт мәктәбе «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча инвентарь һәм кирәкле җиһазлар сатып алуга 46 млн сум акча алган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министрлыгының спорт резервын әзерләү секторы җитәкчесе Наталья Алькаева сөйләде. «Спорт әзерлеге белән шөгыльләнә торган оешмалар өчен биш микроавтобус сатып алынды. Шулай ук 30 млн сумлык җиһазлар һәм инвентарь... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 20 декабрь кичендә өлкән яшьтәге ир белән хатынның өй телефонына билгесез кыз шалтырата һәм ул аларның оныклары дип, ашыгыч рәвештә акча кирәклеген әйтә. Ул, янәсе, авариягә эләккән һәм аңа җинаять эше ачарга җыеналар. Шуннан соң телефон аша ялган полиция хезмәткәре кызны җаваплылыкка тартмас өчен 800 мең сум акча кирәк булуын хәбәр итә. Озак сөйләшүдән соң, пенсионерлар караклар сүзенә ышанып, урамда көткән яшь егеткә барлык җыйган акчаларын чыгарып биргән. Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан башкаласының төп чыршы шәһәрчеге Яңа елда төнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк. «Төп бәйрәм „Казан“ гаилә үзәге чыршысы янында узачак. Яңа ел төнендә чыршы шәһәрчеге иртәнге өчкә кадәр эшләячәк, зур экранда ил һәм республика җитәкчелеге мөрәҗәгатен карарга мөмкин булачак», — диде Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Гадәттәге режимда Казанның чыршы шәһәрчекләре 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, быел, узган ел белән чагыштырганда, басма продукция сату 36 процентка арткан. «Контрагентларга һәм безнең басмаларны сатуга ярдәм итү максатыннан, 58 киоскта безнең продукцияне күренә торган урыннарда урнаштыру турында килешүләр төзелде. 78 сәүдә ноктасында безнең басмалар аерым брендлы киштәләрдә тәкъдим ителгән. Моның нәтиҗәсендә сатулар 2020 ел белән чагыштырганда, 36 процентка артты», — диде ул. Читать дальше...
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, моңа халыкны вакциналау сәбәп булган.
Автоинспекторы Нурлатского района предупреждают о перекрытии одной из улиц Нурлата.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Узып баручы 2021 елны, узган елдагы кебек үк, коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында экстраординар дип атарга була. Шуңа да карамастан, мондый катлаулы шартларда илнең Кораллы көчләре үзләренә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәде. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы коллегиясе утырышында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде. «Узып баручы ел, узган 2020 елдагы кебек үк, экстраординар булды, без моны болай да яхшы аңлыйбыз. Беренче чиратта, коронавирус эпидемиясе дәвам итү сәбәпле... Читать дальше...
Неизвестная позвонила супругам на домашний телефон.
Житель города Мензелинск еще в мае 2021 года повредил автомобиль, наехав на открытый люк.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан савыгучыларның тәүлеклек максимумы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр көненә 40 219 кеше сәламәтләнде. 6 октябрьдән башлап беренче тапкыр зарарлану очракларының саны 26 меңнән 25 907гә кадәр кимеде, дип хәбәр итә Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб. Белгечләр сәламәтләнгән пациентларның саны зарарланучыларның гомуми санының 88,2 процентын тәшкил итә, дип искәртә. Яңа очраклар үсеше 0,25 процент тәшкил иткән. Читать дальше...
Руководитель Управления Роспотребнадзора по РТ Марина Потяшина заявила об этом на брифинге в Кабмине РТ.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Япония хакимияте коронавирусның «омикрон» штаммы таралуына бәйле рәвештә элек илгә керүгә кертелгән чикләүләрне озайтырга карар кылды, дип белдерде матбугат конференциясе барышында ил премьер-министры Фумио Кисида. «Без Яңа ел алды көннәрендә һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында вазгыятьне игътибар белән күзәтергә ниятлибез һәм кертелгән чараларны вакытлыча озайтабыз», - дип билгеләп үтте ул. Элегрәк чикләүләр ел ахырына кадәр кертелер дип ниятләнгән булган, дип хәбәр итә РИА Новости.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә ипотека буенча ставкалар артырга мөмкин. «РФ Дом» торак өлкәсендә үсеш институты башлыгы Виталий Мутко «РБК»га биргән интервьюсында сөйләгәнчә, үсеш Үзәк банкның төп ставканы бер процент пунктка, 8,5 процентка кадәр арттыру сәбәпле булырга мөмкин. «Төп ставканы арттырганнан соң, ипотека ставкалары күтәрелде. Бүген алар якынча 9,2 процент тәшкил итә. Киләсе елда ставкалар 10-10,2 процентка кадәр артырга мөмкин. Икенчел базарда, кагыйдә буларак... Читать дальше...
За год благоустроены 57 общественных мест республики.
(Биектау, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектау районы Биектау тимер юл станциясе бистәсендә Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсе ачылды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин биектаулыларны яңа сырхауханә белән тәбрикләде. «Күптән сорый иде биектаулылар: Казан белән янәшә яшибез, ә үзебездә аппаратура да җитми, урын да әз, дип. Федераль программа нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны ачып җибәрәбез», — диде. Парламент башлыгы төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Читать дальше...
Были эвакуированы персонал и учащиеся школ.
Башкортстанның Туймазы районы Кандра авылында халык хастаханә ябылу ихтималына борчыла. Күптән түгел авылда бу уңайдан урам җыены узды.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе тарафыннан гараж амнистиясе буенча 540 артык күчемсез милек объекты теркәлгән. Алар — 408 гараж һәм 133 җир кишәрлеге. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде. «Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда «Татарстан өчен 50 иң яхшы» 17нче республика конкурсы кысаларында бөтен илдән иң яхшы инноваторларны бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Аның сүзләренчә, әлеге конкурс идеяләр һәм талантларны эзләүнең һәм ачуның нәтиҗәле формасы булып тора. Бәйге талантлы уйлап табучыларга ярдәм итәргә һәм аларның иң яхшыларын сайларга мөмкинлек бирә. «Бу мәйданчык инновацион инфраструктура институтлары... Читать дальше...
Всего в Татарстане Росреестром по гаражной амнистии зарегистрировано 540 объектов.
Белгечләр аптырашта: яңа стандарт авторлары күз уңында тоткан югалтулар бары тик киңкүләм юк итү коралы кулланганда гына мөмкин.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, җәмәгать туклануы нокталарының эшләү вакытына карата чикләүләр йомшарса да, алар клиентларны QR-код белән генә үткәрергә тиешләр. Җәмәгать туклануы нокталарына төнге сәгать 1гә кадәр эшләү рөхсәт ителде, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә төнге 3кә кадәр эшләү мөмкин. Читать дальше...