(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Яшел Үзәндә Төзүчеләр урамындагы торбаүткәргечтәге авария аркасында җылылык белән тәэмин итү өзелгән. Җир астында 500 мм диаметрлы торбаүткәргеч тишелгән. «Татар-информ»га Яшел Үзән районы хакимияте матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, җылылык трассасын карап чыккан вакытта, җылылык камерасында өзеклек табылган. «Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре шунда ук өзеклекләрне бетерүгә кереште, җылылык камерасында эретеп ябыштыру эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта Төзүчеләр, Комаров, Урманче урамнарында яшәүчеләрнең күпфатирлы йортлары һәм кайбер объектлар җылытылмый», - дип аңлатты агентлыкка Яшел Үзән районы Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Регина Чибрикова. Авария нәтиҗәсендә 14 меңнән артык кеше яши торган күп фатирлы 27 торак йорт , шулай ук балалар бакчасы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге җылытылмый. Урында Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының коммуналь хезмәткәрләре һәм оператив төркеме эшли. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Эшләрне кичке тугызга төгәлләргә ниятлиләр.