(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Япония хакимияте коронавирусның «омикрон» штаммы таралуына бәйле рәвештә элек илгә керүгә кертелгән чикләүләрне озайтырга карар кылды, дип белдерде матбугат конференциясе барышында ил премьер-министры Фумио Кисида.
«Без Яңа ел алды көннәрендә һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында вазгыятьне игътибар белән күзәтергә ниятлибез һәм кертелгән чараларны вакытлыча озайтабыз», - дип билгеләп үтте ул.
Элегрәк чикләүләр ел ахырына кадәр кертелер дип ниятләнгән булган, дип хәбәр итә РИА Новости.