(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумы составындагы үзгәрешләрне раслады. Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты. Президиумның яңартылган составына Ямал-Ненец автономияле округы, Әстерхан һәм Ленинград өлкәләре губернаторлары — Дмитрий Артюхин, Игорь Бабушкин һәм Александр Дрозденко, Тула өлкәсенең Узлов районы башлыгы Марина Карташова һәм Төньяк Осетия — Алания Республикасы башлыгы Сергей Меняйло кертелгән. Читать дальше...
Срочный набор контролеров объявило предприятие МУП «Метроэлектротранс» в Казани.
По словам специалиста, порой счет идет на минуты, когда для спасения жизни требуется помощь человека, который оказался рядом.
Рассылка гражданам уведомлений о начислении налогов за 2020 год уже завершилась.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан китап нәшриятында Башкортстан республикасына нигез салган сәясәтче, тюрколог Әхмәтзәки Вәлиди истәлекләре китап булып — «Әхмәтзәки Вәлиди. Хатирәләр» атамасы белән басылып чыкты. Китапны төрекчәдән татарчага тәрҗемә иткән Рабит Батулла фикеренчә, хатирәләрдән аның татар булуы аңлашыла. «Әхмәтзәки Вәлиди үзен татар дип язмый, ләкин аның ике томын укып чыккан кеше аңларга мөмкин: ул татар кешесе инде үзе, мишәр дип әйтик инде, ләкин ул Башкортстан Республикасын төзүче буларак... Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар берьюлы ике бәйрәм уздырды. Татар мәдәнияте көне һәм Халыкара толерантлык көненә багышланган концерт шәһәрнең 5нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә үткән. Бәйрәмне Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни-агарту үзәге оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге. Милли үзәк рәисе Равил Зәбиров сәламләү сүзендә катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын котлады. Читать дальше...
По решению суда житель Пестречинского района должен был выплачивать алименты на ребенка в размере ¼ части своих доходов.
Уже 30 татарстанцев пожилого возраста живут в приемных семьях.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия электрон мәктәбе» порталында өйрәнеп була торган телләр исемлеге киңәя. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, монда РЭШ өчен махсус эшләнгән кытай теле буенча уку курсы урнаштырылган. Ул 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм 243 дәрестән тора. Фән курсы «Фонетика һәм иероглификаның кереш курсы», «Танышу һәм тамаша», «Минем дусларым һәм танышларым», «Гаилә һәм йортым», «Вакыт һәм һава торышы», «Кулинария һәм туклану культурасы», «Якты гардероб һәм тышкы кыяфәт»... Читать дальше...
Сәясәтчеләр Беларус-Польша чигендәге миграция кризисы һәм мигрантларга һуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләшкән.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?» дигән язмасы чыкты. 1 — 7 ноябрьдә самаралылар «Халыклар күп — ил бер генә» девизы астында узучы Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Аны Милләт эшләре федераль агентлыгы һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт агентлыгы алтынчы мәртәбә оештырганнар иде. Быел да Самараның Халыклар дуслыгы йортында узган этнографик диктантта төрле милләт вәкилләре катнашты. Читать дальше...
Татарстанское отделение Союза женщин России организуют конкурс «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд».
Учитель русского языка и литературы городской школы №3 Марина Лукьянова принимала активное участие в Республиканском конкурсе «Лучший общественный воспитатель несовершеннолетних РТ» и вошла в число его победителей.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында энергетика өлкәсендә цифрлы трансформация мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов Ассоциация утырышлары кысаларында төрле юнәлешләрдә цифрлаштыру буенча кызыклы проектлар каралуын билгеләп үтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасында Похвистнево районы Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә 35 ел тулуга багышланган язма чыкты. «Мәчетләр — эшләп, халык намазларга йөреп торсын», — дип яза Шамил Мамышев Мәчәләй авылыннан. Советлар чорында гыйбадәтханә төзү җиңел эш булмаган, билгеле. Мәктәпләрдә бөтен фәннәр дә рус теленә күчерелгән, татар теленә игътибар кимегән, хәтта җыелышлар һәм бәйрәмнәр рус телендә алып барылган, әби-бабайлар оныкларының русча сөйләшә белүенә шатланып торган... Читать дальше...
Скончались 3 мужчин 1946, 1955, 1957 года рождения и 2 женщины 1939 и 1962 года рождения.
Воспитанники секции акробатики спортивной школы «Ледок» заняли весь пьедестал почета на церемонии награждения по итогам осенних соревнований в Лениногорске.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы Камка авылы имам-хатыйбы Абдулкадер Кәримов вафат булуын хәбәр итте. Мәрхүмне 15 ноябрьдә җирләгәннәр. «Үзгәртеп кору җилләре белән туган авылы Камкага иман нуры алып килгән, Тарихи мәчетне җирле мөселманнар кулланышына кайтарган һәм авылдашларының рухи ихтыяҗын озын-озак еллар имам-хатыйб вазифасында канәгатьләндереп торган Абдулкадер хәзрәт Кәримовны бүген соңгы юлга озаттылар», — дип язылган газета хәбәрендә. ... Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аргентина Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эдуардо Антонио Зуайн белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Аргентина арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2020 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 500 мең долларга җитте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татарстан ... Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы — кар бураннары һәм көч җил булачак. Бүген төнлә 17 градуска кадәр салкын булуы фаразланган иде. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген шулай ук көчле җил һәм буран булыр дип фаразлана. Чәршәмбе көнне, 17 ноябрьдә, төнлә температура -8…-3 градус, көндез -3…+2 градус була. Кар һәм юеш кар явачак. Буран һәм көч җил исүе фаразлана. Пәнҗешәмбе, 18 ноябрьдә, төнлә -16.. -11 градус, көндез -4..+1... Читать дальше...
(Түбән Кама, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Түбән Камада Николай Лемаевның тууына 92 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Чарада шәһәр һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ җитәкчеләре, нефть химиясе тармагы ветераннары, көллият студентлары һәм педагоглар, химикларның яшьләр һәм профсоюз берләшмәсе, шулай ук шәһәр халкы катнашты, дип хәбәр итә « Түбән кама районы рәсми сайты ». «Шәһәр һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзегәндә, шундый күренекле кешеләр булуы белән без бәхетле. Шунысы куанычлы... Читать дальше...
(Чүпрәле, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Туган як »). 12-14 ноябрьдә Теләче районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булды. Бу ярышларда Чүпрәледән Петр Мускатинов катнашты. 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә ул беренче урынны алды һәм шул рәвешле җиденче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исеменә ия булды. Чемпионатның тантаналы ачылышында Петр Мускатиновка Россиянең спорт мастеры билгесе һәм таныклык тапшырылды. 27 ноябрьдән 3... Читать дальше...
(Азнакай, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Азнакай », Таңсылу Саниева). Азнакай авылларында яшәүчеләр узган атнада ГТО нормативларын тапшырды. 11 һәм 12 ноябрь көннәрендә хөкемдарлар, район спорт идарәсе вәкилләре Сарлы, Тымытык, Урманай авылларында һәм Җиңү бистәсендә булдылар. Анда мәктәп укучылары үз яшьләре буенча нормативлар тапшырдылар. «Мондый чаралар башка авылларда да уздырылачак. ГТО нормалары 11 яшь категориясе буенча кабул ителә, соңгы айда гына да 1500дән артык азнакайлы тапшырды», ... Читать дальше...
(Зәй, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). «Артек» Халыкара балалар үзәгендә мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. 12 ноябрьдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Суперфинал призерларының берсе — Зәйнең 4 нче мәктәбенең X сыйныф укучысы Максим Петров. «Зур тәнәфес» конкурсы «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында IX–XI сыйныф укучылары өчен тормышка ашырыла. Читать дальше...
(Сарман, 16 ноябрь, «Татар-информ», « Сарман »). Сарман районының Илексаз авылында «Мин кедр белән үсәм» акциясе үтте. Аның кысаларында моннан ике ел элек элекке терлекчелек фермасы урынына нигез салынган Ял паркына 500 кедр агачы утырттылар. Чарада район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты, диелә хәбәрдә. «Үсентеләрне алуда авылыбыз егете Илдар Нәбиуллин ярдәм итте. Бу урында киләчәктә матур ял урыны булыр, дип өметләнәбез. Узган ел, күктән караганда, „Илексаз“ сүзен укырлык итеп яшь наратлар утырткан идек... Читать дальше...