(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале арт-резиденциясендә Заманча мөселман мәдәнияте яшьләр фестиваленең гала-концерты булды. Фестивальдә Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Мисыр, Ливан, Төркия, Сербия һәм башка илләрдән килгән мөселман яшьләре бию, театр, җыр, оригиналь жанр юнәлешендә осталыкларын күрсәтте. Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов фестивальдә катнашучы яшьләрнең иҗаты бик югары бәягә ия дип саный. Бу турыда ул бүгенге кичәдә чыгышында сөйләде. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Татарстан» журналының махсус чыгарылышының презентациясе булды. Журналның тугызынчы - сентябрь саны тулысы белән китап темасына багышланган иде. Кичәнең үзенчәлеге оттырышсыз китап лотереясе булды. Җиңүчеләргә Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев автографы куелган ике китап бүләк ителде. «Татарстан» журналының баш редакторы Татьяна Вафина үз чыгышында журналга Минтимер Шәймиев еш язуын искәртте. Читать дальше...
Кукмара, 27 ноябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Иванова). Кукмарада ел башыннан бирле яңа туган игезәкләрнең өченче пары теркәлде. Сабыйлар ноябрь аенда Манзарас авылыннан Илназ һәм Гүзәл Гарифуллиннар гаиләсендә дөньяга килде. Игезәкләргә Илдан һәм Динә дип исем кушканнар. ЗАГС бүлегендә Гарифуллиннар гаиләсен игезәк балалары дөньяга аваз салу белән котладылар, яңа гаилә әгъзаларының туу турында таныклыкларын, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырдылар, диелә хәбәрдә.
(Чүпрәле, 27 ноябрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Чүпрәледә Татарстан Республикасының экс-прокуроры Сәйфихан Нафиев истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Тантаналы чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район прокуроры Илдар Маликов, аның урынбасары Владимир Корухов һәм ярдәмчесе Андрей Петров катнашты. Сәйфихан Нафиев истәлегенә шулай ук ул укыган Мунчәли башлангыч мәктәбе диварына да мемориаль такта куелган. Шулай ук Иске Чүпрәледә... Читать дальше...
Дүрт мөселман "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру"да гаепле дип табылды
(Яшел Үзән, 27 ноябрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәндә Татарстанның социаль яклау министры Эльмира Зарипова халыкны кабул итте. Төрле сораулар буенча 10 кеше кабул итүгә язылган. Мәсәлән, бер хатынның эшкә урнашу проблемасы бар, өстәвенә ул үзенең яше һәм улының хөкеме аркасында теләсә нинди эшкә риза. Министр әлеге бурычны хәл итү өчен бу ханымга җирле социаль яклау хезмәткәрен беркетергә кушты. Яшел Үзәннең бер өлкән яшьтәге кешесе, социаль яклау линиясе буенча пенсионерларга шифаханәгә юлламаларны ешрак бирсәләр иде... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якшәмбе, 28 ноябрьдә, татарстанлыларны һава шартларының бозылуы хакында кисәтте. Татарстанда җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитүе көтелә, шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәк һәм томан төшәчәк. Көннең беренче яртысында кар яварга мөмкин. Һава температурасы -5..-1 градус тәшкил итәчәк.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында «Ханифә карчык кизләве» төзекләндерелгән. «Өмет» газетасы шул хакта яза. Иске Майна районы буенча белгечләр социаль челтәрләрдә Иске Кызылсу авылы халкының «Ханифә карчык кизләве”н төзекләндерүдә ярдәм сорап язган мөрәҗәгатенә юлыккан һәм әлеге хәбәрне район администрациясенә җиткергәннәр. Шуннан соң бу авыл «Ульяновск өлкәсендә тирә-юнь мохитне саклау һәм табигать ресурсларын торгызу» дип аталган региональ программага кертелгән. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Глобаль җылыну Татарстанда очрый торган күчмә кошларның үз-үзен тотышында чагылыш таба. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге рәисе, профессор Илгизәр Рәхимов шулай дип белдерде. «Соңгы елларда кошларның үз-үзен тотышы, климат шартларындагы үзгәрешкә аларның реакциясе белән бәйле берничә кызыклы күренеш күзәтелә. Беренчедән... Читать дальше...
Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаепләрен танымаган.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтиятенең Muslimmol хәрәкәте яшьләре Казанның Мәрҗани мәчете тирәсендә «Мин Пәйгамбәребезне яратам» акциясен уздырды. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җомга намазыннан соң үткән промо-акциясендә мәчеткә килгән халыкка Нәзарәт волонтерлары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, «Кыйсасел-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы» китабын, истәлекле сумка һәм түш тамгалары таратты. «Мин пәйгамбәребезне... Читать дальше...
Более 200 спортсменов приняли участие в отборочных турах первого Всероссийского турнира по силовому экстриму среди сельских жителей.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Бүген Казанның Совет районы суды тәрәзә юа торган сыекча (15 студент шуны эчеп агуланган иде) җитештерелә торган цех хуҗасы өчен чик кую чарасын сайламады. Ул Түбән Камада туып үскән 26 яшьлек Андрей Сорожкин булып чыкты. Тикшерүчеләр судтан 2022 елның 16 гыйнварына кадәр Сорожкинга кичке уннан соң өеннән чыгарга, шулай ук эшнең башка фигурантлары – шаһитлар һәм зыян күрүчеләр белән аралашырга рөхсәт итмәвен сорады. Прокуратура үтенечне хуплады. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алты илкүләм проектка кураторлык итә, аның кысаларында 99 объект төзү планлаштырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, 27 ноябрьгә 82 объектны төзү эшләре тәмамланган. Әйтик, 16 балалар бакчасының (эшләр «Торак» һәм «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү» федераль проектлары кысаларында алып барыла) уникесе төзелгән... Читать дальше...
Аипов Махмут Ильячевич(биография) рядовой,Герой Советского Союза,стрелок родился 12 июля 1920 года в селе Кирюшкино Старокулаткинского района Ульяновской области в крестьянской семье. Детство провёл в селе Костычи (пригород города Октябрьск, Самарская область). Получил начальное образование,работал слесарем вагонного депо на станции Батраки… Далее
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Татарстанның Чистай районы Болдырь торак пункты янында Кама елгасында бер балыкчының боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга һава мендәрендәге суднода коткаручылар юл тоткан. 13.30 сәгатьтә 3нче зона янгын-коткару отряды водолазлары яр буеннан 30 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә 66 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Уфада башланган катнаш командалар арасында дзюдо буенча Европа чемпионатында катнашучыларны сәламләде. Шул хактагы телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган. «Илебездә шундый абруйлы халыкара ярышлар үткәрү — Россия дзюдо мәктәбенең югары дәрәҗәсен, аның көрәш традицияләрен яңа казанышлар белән баетырга һәм офыкларын киңәйтергә әзер булуын тану ул», — диде дәүләт башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, ярышларның чагыштырмача яңа форматына да карамастан... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 253 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «79 кеше хастаханәгә озатылган, 174 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 82, Чаллыда 26 очрак ачыкланган. Муниципалитетлар арасында авыруларның күбесе Яшел Үзән (14), Кукмара (12)... Читать дальше...
Уважаемые граждане!
Из них 3 – завозные, остальные контактные, 79 госпитализированы, 174 лечатся на дому.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләр шифаханәгә бушлай юллама алу өчен, үзен дәвалый торган табибка мөрәҗәгать итә ала. «Яковлев һәм Партнерлар» Юридик хезмәтенең HR-хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Табиб, үз чиратында, шифаханәдә дәвалану өчен юллама бирәчәк, яки табиблар комиссиясенә җибәрәчәк, диде эксперт. «Хәзерге вакытта закон дәрәҗәсендә шифаханә яки курортта бушлай дәвалану белән бергә... Читать дальше...
В церемонии награждения принял участие министр по делам молодёжи Республики Татарстан Тимур Сулейманов.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәчтә театр атналыгы бара, аның кысаларында авыл клубларының алты театр коллективы тамашачылар игътибарына алты спектакль тәкъдим итә. Питрәч районының «Алга» басмасы хәбәр иткәнчә, быел әлеге чара Татарстанның халык артисты, тумышы белән Питрәч районының Күн авылыннан булган Айдар Хафизов (1943-2020) истәлегенә багышлап үткәрелә. Атналык 27 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә «Балкыш» халык театры спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак. Театр атналыгы инде өченче ел рәттән үткәрелә. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә реклама өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча яңа программа ачыла. Институтта 2022 елгы кабул итү кампаниясе башланды, бүген анда Ачык ишекләр көне уза. Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов абитуриентларны институтның эшчәнлеге белән таныштырды һәм яңа программалар турында сөйләде. «Рус теле өлкәсендә лингвистика юнәлешендә „Русский жестовый язык... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Уфада Бөтенроссия күләмендә руханиларны пенитенциар учреждениеләрдә эшләргә әзерләү курслары башланган. Курс нәтиҗәләре буенча Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган имамнар ислам динендәге тоткыннар арасында рухи-әхлакый эшчәнлек алып бару өчен тиешле белем һәм компетенцияләргә ия була, дип хәбәр итте Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Нәзарәт хәбәр иткәнчә, курсларда... Читать дальше...