(Чирмешән, 23 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Илсөяр Гайнетдинова). Чирмешән район мәдәният йортында беренче тапкыр «Чирмешән ЭтноГүзәле-2021» матурлык бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен районыбызның 15 гүзәл заты көч сынашты. Бәйгедә татар, чуваш, мордва, рус милләтләре вәкилләре катнашты. Иң кечеләренә 14әр яшь булса, иң өлкәненә — 28. Визит карточкасында кызлар үзләре белән таныштырдылар. Кайберләре бу биремне туган телләрендә башкарды. Икенче биремдә бәйгечеләр жюри әгъзалары игътибарына... Читать дальше...
Аглетдинов Файзулла Хазиевич(биография) старший сержант,Герой Советского Союза, помощник командира стрелкового взвода родился 15 марта 1915 года в селе Буляк Азнакаевского района Республики Татарстан. В Красной Армии в 1936-38 годах. Участник боёв с японскими милитаристами у озера Хасан в 1938 году.… Далее
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Риганың «Динамо» командасын җиңде. Уен исәбе — 4:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бүген «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов командасы өчен 100нче уенын үткәрде. Беренче период. Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов, көндәш команда уенчысына каты бәрелеп, аны екты. Шунда ук Михаил «Динамо» хоккейчысы Оскарс Цибульскис белән сугышып та алды. Әлеге ике уенчыга сугышканнары өчен бишәр минутлык штраф бирелде. Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Җиддә халыкара аэропортында аны Корольлекнең Тышкы эшләр министры урынбасары һәм Россиянең Эр-Риядтагы илчесе каршы алды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Аның утырышы иртәгә булачак.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең Алабугада Мәңгелек ут янында аякларын җылытып торуы видеосы пәйда булды. Роликта укучыларның утта аякларын җылыткалап алулары күренә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Алабуганың күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган. Прокуратура полициягә үсмерләрнең шәхесләрен ачыкларга кушкан.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Филиппиннар дәүләтендә 124 яшендә Франциска Сусано вафат, ул дөньядагы иң өлкән кеше булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. Мәрхүмәнең дөньяда иң өлкән кеше статусында булуы Гиннес рекордлар китабында рәсми рәвештә теркәлгән. Сусано 1897 елның 11 сентябрендә туа.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юлларны кардан чистарту өчен бөтен техникаларның әзер булуын әйтте. «Бөтен техника кышка яхшы әзерләнгән, эш хәлендә. Борчылырга урын юк. Оешмаларда 1157 махсус техника, шул исәптән 316 катнаш юл машинасы, 140 автогрейдер, 117 ротор һәм 497 берәмлек башка техника — экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар бар. Алар бөтенесе ГЛОНАСС системасына кушылган. Кайсы машина нәрсә эшләгәне күренеп торачак»... Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер ай эчендә беренче тапкыр Covid-19 йоктыруның 34 меңнән ким яңа очрагы рәсми рәвештә теркәлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә коронавирусның 33 996 очрагы расланган, шулай ук 2024 (6 процент) очрак клиник күренешсез ачыкланган», — дип хәбәр ителә. Кичә, 22 ноябрьдә, 35 681 зарарлану очрагы теркәлгән. Теркәлгән авыру очраклары темпы үсеше кимүен дәвам итә – әлегә 0,38дән 0,36 процентка кадәр күзәтелә. Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария бүген көндез республиканың Спас районында Кызыл Вал авылы янында булган. Җиңел машина фура белән бәрелешкән, шуннан соң ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак булган. Шулай ук аның пассажиры җәрәхәтләнгән.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов фикеренчә, яңа федераль юллар салынгач, 2024 елга республика танымаслык булачак. Фәрит Хәнифов бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республикада юллар төзелеше турында сөйләде. «Быел Татарстанда М12 трассасын салу башланды. Ул ике өлештән тора. Беренчесе — Чувашия Республикасы чигеннән алып, Шәле авылына кадәр җитә. Икенче өлеше — Алабуга районы тирәсендә М7 трассасыннан башлана... Читать дальше...
Русия президенты аппаратында QR-кодларның Владимир Путин рейтингына зыян китерүеннән куркулары турында да яза басма.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Кама районының Шереметьево авылында Завод урамындагы шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр 101нче янгын сүндерү номеры буенча кичке биштә алынган. Берничә минуттан соң фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр килеп, янгынны сүндерә башлаган. Янгын мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Күршеләре сүзләренә караганда, йортта ике кеше яшәгән. Кичке җиденче яртыда янгын сүндерүчеләр бер мәет тапкан. Икенчесен эзләү дәвам итә. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана... Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны статистикасы бераз яхшыру сәбәпле, чикләү чараларын бетерергә иртәрәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова кисәтте, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте үзенең Telegram-каналында. Илнең баш санитар табибы сүзләренә караганда, соңгы атнада Россия буенча авырулар саны 6 процентка кимегән, әмма бу чикләүләрне бетерү өчен сәбәп түгел. Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын унбер кеше Covid-19 корбаны булган — биш ир-ат һәм алты хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 11 үлем очрагы теркәлгән», - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19 инфекциясеннән 1930, 1944, 1957, 1960 һәм 1966 елларда туган ир-атлар, 1935, 1937, 1946, 1950, 1952, 1955 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Рухият» программасы кысаларында 10 төрле исемдәге китап басылып чыккан. «Татнефть» хәйрия фонды чыгарган китапларның гомуми тиражы — 23 мең «Иртәгә китаплар „Әлмәт“ иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында тәкъдим ителәчәк. Кичәдә китап авторлары, „Рухият“ның эксперт комиссиясе әгъзалары, Әлмәт театры артистлары катнаша, җирле ансамбль һәм студия артистлары», дип хәбәр итә «Рухият» дирекциясенә сылтама белән «Девон» информагентлыгы. ... Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында яңа ел каникулларын озайту мәсьәләсе турында сөйләшү әле иртәрәк. Мондый фикерне Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Труд» басмасы. «Яңа ел каникулларына кадәр вакыт күп әле», - диде Песков журналистларга. Кремль вәкиле хәзер авырулар санының берникадәр кимүе күзәтелүен искәртте. Шуңа да карамастан, Россия лидеры спикеры Россиядә дә, бөтен дөньяда да яңа дулкыннар булырга мөмкин, дип белдерде. Читать дальше...
Бүгенге киңәшмәдә Уфа мэры Сергей Греков шундый фәрман биргән.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа татар дәүләт «Нур» театры 2021 елның 16-20 ноябрендә Чабаксар шәһәрендә офлайн һәм онлайн форматта узган «Идел әкияте» VI төбәкара яшь тамашачы театрлары һәм яшьләр театрлары фестивалендә катнашты. «Башинформ» хәбәр итүенчә, «Нур» театры Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» спектаклен тәкъдим иткән. Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Нур» театры артисты Ирина Ганиева Зөлхәбирә образы өчен «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылган. Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»).Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев «Нур Отан» (Ватан нуры) партиясе рәисе вәкаләтләрен ил Президенты Касым-Жомарт Токаевка тапшырырга карар кылды, дип хәбәр итә РИА Новости экс-Президентның матбугат секретаре Айдос Укибайга сылтама белән. «Сәяси советның киңәйтелгән утырышы барышында Нурсолтан Назарбаев «Nur Otan» партиясе рәисе вәкаләтләрен тапшырырга карар кылды, партияне ил Президенты җитәкләргә тиеш, дип искәртте ул. Вәкаләтләрне тапшыру процедурасы... Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерү фаразлары буенча, узган елның 20 декабрендә Азнакай шәһәрендә кич белән исерек хәлдәге ике кеше такси чакырткан. Машинага утыргач, алар такси йөртүчегә пычак белән янап, үзләрен Бөгелмәгә илтүне таләп итә. Алар урынга килгәч, таксист машинадан чыга һәм качарга омтыла, тик аны пассажирларның берсе куып тота һәм аркасына пычак кадый. Соңрак, алган ярадан такси шоферы хастаханәдә үлә. Ике дус таксисттан акча, магнитола, телефон, куртка, алкоголь һәм шәхси документларын урлаган. Читать дальше...
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 252 очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авырулар белән элемтәдә булып эләктергән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. «85 кеше хастаханәгә салынган, 167 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. 252 очракның 178е — Казанда, 13е — Чаллыда, тугызы — Нурлат районында, сигезе Түбән Кама районында ачыкланган. Алабуга һәм Спас районнарында ... Читать дальше...
Вопросы можно задавать по телефону: 8(84345)2-05-39, 2-05-40 с понедельника по пятницу с 8.00 до 16.00.
Үсмер пневматик мылтык ярдәмендә һөҗүм итәргә теләгән диелә. ФСБ белдерүенчә, янәсе, үсмерне мондый гамәлгә Украинада яшәүче бер кеше Telegram аша үгетләгән.
Проект реализуется в рамках национального проекта «Демография» за счет федеральных средств.
Республикада ике дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча видеорежимда үткән киңәшмәдә сөйләшенде.Анда Нурлатның җаваплы затлары катнашты.