(Әлмәт, 11 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда La Primavera Казан камера оркестры Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Зур сюита»ны тәкъдим итте. Оркестр аны сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов инициативасы белән язган. Ул шулай ук оркестрга һәм сюитаның концерт редакциясенә дә ярдәм иткән. Тавыш өстендә танылган казан тавыш режиссеры Игорь Сиденко эшләгән. «Шүрәле» балеты — минем карашка, татар халкының музыкаль мәдәниятендә иң якты күренешләрнең берсе. Читать дальше...
Идрисов Газим Зиганшинович(биография) доктор ветеринарных наук,профессор,Заслуженный деятель науки РТ и РФ родился 1 апреля 1938 г. в деревне Кайбицы Буинского района Республики Татарстан. В 1964 г. окончил Казанский ветеринарный институт, С 1965 г. занимается преподавательской деятельностью; 1980—1988 — декан ветеринарного… Далее
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Re ' ACTOR арт-резиденциясе SURӘT республика фотоконкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. Ул Тимур Һадиевның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Югалган элемтәләр» күргәзмәсе вакытында узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Проект республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар үз игътибарын халыкның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлтә»,- дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Организмда антитәнчекләрнең удар дозасы эшләсен өчен, коронавирустан кабат вакцинация үтәргә кирәк, дип саный табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. Аның сүзләренчә, беренчел вакцинациядән соң иммун системасы антитәнчекләрнең югары дәрәҗәсен булдырачак, әмма алар кимиячәк, чөнки кешенең иммунитеты шулай корылган. Инфекция белән элемтәгә кермичә, организм антитәнчекләрне куллана, чөнки аларны саклау өчен энергия һәм аксымны сарыф итәргә кирәк. Тик ревакцинация вакытында вирус белән кабат контакт булса... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырган кеше йоклаганда гипоксия үлем куркынычын шактый арттырырга сәләтле. Мондый нәтиҗәгә килгән АКШ Кливлендск медицина үзәге табибларының тикшеренүләре JAMA Networks журналында басылып чыккан. Нәтиҗәләр медицина оешмасында 5,4 мең пациент мәгълүматларын анализлаганнан соң ясалган. Белгечләр шулай ук чирле кешедә булган йөрәк һәм үпкә авырулары, яман шеш, тәмәке тарту кебек башка факторларны да өйрәнгән. Нәтиҗәдә, алар йоклаганда... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йогышы симптомнарын сезонлы салкын тию яки грипп белән генә түгел, мононуклеоз авыруы белән дә җиңел генә бутау ихтималы бар. Үзенең тышкы күренешләре буенча Эпштейн-Барра вирусы китереп чыгарган әлеге чир лимфатик төеннәрнең зураюы белән аерылып торырга мөмкин, дип яза Sabah басмасы. Мононуклеозның мәкерлелеге шунда, күпчелек кешеләр температура күтәрелү, тамакта, тәндә һәм башта авырту, көчле арыганлык һәм муен, култык астында лимфотөеннәрнең шешүе... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 10 үлем очрагы расланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1937, 1938, 1946, 1958, 1982 һәм 1934 (ике кеше) елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1932 елда туган ике ир-ат һәм 1956 елда туган бер ир вирус корбаны булган. Covid-19 инфекциясе нәтиҗәләреннән пандемия вакытында республиканың 1099 кешесе вафат булды. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 249 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Кар яву сәбәпле Татарстан төбәк юлларында 200 берәмлектән артык махсус техника эшли. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Хәзер республиканың төбәк юлларында 210 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Кирәк булган очракта техника саны арттырылачак», - дип сөйләделәр министрлыкта. Моннан тыш, бозлавыкка каршы көрәш өчен юлчылар 4 мең тоннага якын ком-тоз катнашмасы кулланды. Ведомство мәгълүматларына караганда... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Лаеш районының Орел авылы янында урнашкан «Дубрава» ял базасында өч бакча йортының януы турында хәбәр көндезге сәгать икедә 101нче янгын сагы номерына алынган. Янгынның якынча мәйданы 200 кв.метр тәшкил иткән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ут күршедәге йортларга күчәргә мөмкин булуын күргән. Алар Иделгә мотопомпа урнаштырып, янгынны сүндерергә керешкән. Биредә кешеләр зыян күрмәгән, янгын чыгу сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә җилле һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән юлларда бозлавык көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Шулай ук төнлә Татарстанга кыска вакытлы буран киләчәк. Юлларда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланачак, җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Синоптиклар көн дәвамында җепшек кар фаразлый. Төнлә һава температурасы -6 градуска кадәр була, көндез -3дән 1 градус тирәсендә торачак.
Бәкара сүрәсенең ахыргы аятьләре, (әмәнә расулу) 284, 285, 286 аятьләр. Татар хәрефләре белән язылышы, татарча мәгънәсе. Әлеге аятьләр шул ук вакытта саваплы бер дога да булып торалар. Ястү намазыннан соң укырга киңәш ителә. Гарәпчә язылышы بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِِ لِّلَّهِ ما فِي السَّمَاواتِ وَمَا فِي الأَرْضِ وَإِن تُبْدُواْ مَا فِي أَنفُسِكُمْ أَوْ تُخْفُوهُ يُحَاسِبْكُم بِهِ […]
Прокуратура оешманы системлы рәвештә "ят агентлар" турындагы канунны бозуда гаепли
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 10 аенда Россиянең 20 төбәге илкүләм юл проектлары буенча планлаштырылган эшләрне төгәлләгән. Бу хакта төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында вице-премьер Марат Хөснуллин сөйләде. Ул шулай ук эшләр дәвам иткән субъект җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. «Вакыт аз калды, төбәкләр өчен урыннардагы бурыч — 2021 елда юл эшчәнлегенә бюджет тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларны тулысынча, 100 процентлы үзләштерү»,-дип искәртте Россия Премьер-министры урынбасары. Читать дальше...
Бу Европа берлеге Минскига карата яңа санкцияләр әзерләвенә җавап булырга мөмкин.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Мәгариф министрлыгы рус орфографиясе реформасын үткәрми, ә гамәлдәге кагыйдәләрне камилләштерә һәм тулыландыра. РИА Новостига Пушкин исемендәге Дәүләт рус теле институтының фән буенча проректоры Михаил Осадчий әнә шундый фикер җиткерде. Эксперт искәртеп узганча, проект 1956 елда чыккан орфография кагыйдәләре җыентыгына төзәтмәләр кертә. «Шушы көннәрдә рус орфографиясен үзгәртеп кору реформасы булды дип санаучылар хаклы түгел. Бүгенге көндә без рус орфографиясе... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 12-14 ноябрьдә Казанда узачак « Ачык университет » белем бирү форумындагы лекторийларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтергә ниятли. Форумның беренче көнендә («Ак барс банк» лекторие, Уң як болак ур., 51) интернетта татар теле һәм мәдәнияте, һәр татарның телефонында булырга тиешле кушымталар, цифрлаштырылган продуктлар һәм трансформация һ.б. темалар буенча чыгышлар көтелә. Лекторийларны Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Ковид чикләүләре һәм QR-кодларны Covid-19 инфекциясенә карата күмәк иммунитетка ирешкәч түгел, ә пандемия тәмамланганнан соң гына тулысынча гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Бу хакта журналистларга РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. «Чикләүләрне һәм QR-кодларны тулысынча гамәлдән чыгару — һичшиксез, пандемия беткәннән соң булачак», — дип аңлатты Дмитрий Песков. Ул шулай ук җәмәгать күмәк иммунитеты булу — ул ирешелгән... Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы 18 ноябрьдән Татарстан прокатына чыга. Фильм Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республиканың 27 районындагы кинотеатрларда барачак, дип хәбәр итә «Татаркино». Беренче атнада ул көн саен барса, алга таба даимилеге тамашачы ихтыяҗына бәйле. «Исәнмесез?» фильмы Мансур Гыйләҗев сценарие буенча эшләнгән. Режиссер аны Татарстанның Зәй районында төшергән. Авторлар бу фильм белән без исәнме әле, бер-беребезгә ярдәм итәргә әзерме дигән җитди темаларны күтәрә. Читать дальше...
С таким предложением выступил Парламент Чечни.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының Парламент ассамблеясе әгъзалары белән очрашып, халыклар һәм конфессияләр арасында диалог урнаштыру юллары турында фикер алышты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында диалог сәясәте һәрвакыт Татарстанда өстенлекле булды һәм шулай булып кала да, дип искәртте. «Бары тик диалогта гына барысын да канәгатьләндерерлек карар табып була. Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләренчә, борынгы заманнардан ук рус патшалары татар итекләре киеп йөргән. Ул шулар арасыннан Явыз Иванны да атады. «Электән үк безнең рус патшалары татар итекләре киеп йөргән. Явыз Иванның да татар читеге булган. Бу безнең өчен зур хөрмәт. Димәк, бу факт татар читекләренең сыйфатлы һәм матур булуы турында сөйли. Татар читекләре — үзебезнеке, аның эшләнелү технологиясен беләбез»... Читать дальше...
С начала пандемии в исправительных учреждениях республики зарегистрирован лишь одни случай заболевания коронавирусной инфекцией.
52-летней жительнице Сармановского района республики предъявлено обвинение по статье «Истязание» и «Неисполнение обязанностей по воспитанию несовершеннолетнего».
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Чайковский урамындагы 24нче йортта Татар мәдәни үзәге эшли башлады. Күптән көтелгән вакыйга Санкт-Петербург шәһәре һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән булды. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан милли-мәдәни үзәк оештыру өчен шәһәр үзәгендә бина бирелде. Үз чиратында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әлеге бинаны реставрацияләү һәм ремонт эшләрен башкару өчен акча бүлеп бирде һәм ярдәм күрсәтте. Үзәктә эшчәнлек берничә юнәлеш буенча оештырылган. Читать дальше...
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар этнографик биюләрен өйрәнү буенча онлайн остаханә тәкъдим итә. «Биюләрне халык өйрәнсен өчен остаханә эшләдек. Нинди хәрәкәтләр бар — барысы да видеоязмада аңлатыла. Язмалар You Tube, TikTok һ.б. сәхифәләребезгә 1 декабрьдә урнаштырылачак, диск буларак та чыга», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Аның әйтүенчә, остаханәләрне дәүләт гранты хисабына эшләгәннәр. Читать дальше...