(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Урта гасырлар чорында Төмән ханлыгының башкаласы Чинги-Тура булган. Аны Себер ханы Тайбуга төзегән. Бүген Төмән татар җәмәгатьчелеге борынгы шәһәрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эш алып бара. Төмән өлкәсенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенә сәфәре кысаларында «Чинги-Тура» музее ачылачак урында булды. Бу хакта « Яңарыш » газетасы хәбәр итә. Читать дальше...
(Әлки, 13 ноябрь, «Татар-информ, « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Татар өйләренең һәрберсендә милли киемнең аерылгысыз өлеше — түбәтәй бардыр ул. Ә менә хатын-кыз баш киеме саналган калфакны сирәк очратасың. Ә Әлки районында калфаклар тегеп чигү остасы Сөембикә Хәмитова яши. Сөембикә район мәдәният йортында эшли. Кечкенәдән тегү-чигү белән мавыккан ханым дүртенче ел инде татар хатын-кызларының милли баш киемен тегү белән шөгыльләнә. Ул калфакларның төрлесен чигә — чуклы зурларын да, учка сыярлык кечкенәләрен дә. Читать дальше...
Казан мәктәбендә ут ачып 9 кешене үтерән, ике дистә кешене яралаган Илназ Галәвиевне Петербурдагы экспертиза үз акылында дип тапкан. Аны Казанга кайтарганнар.
Кәфирун сүрәсе Изге Коръәндә 109 нчы булып урнашкан. Биредә без Кэфирун сурэсенен татарча текстын китердек. Шулай ук сүрәнең аудиоязмасы һәм мәгънәсен дә бастырдык. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсен яттан белү яхшы, чөнки ул витр намазында укыла торган сүрәләрнең берсе (витрда, Әгълә, Кәфирун, Ихлас сүрәләрен уку киңәш ителә) Кәфирун сүрәсе татарча текст Кэфирун сурэсе текст на татарском языке. […]
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Ульяновск өлкәсе татарлары» дигән китапның икенче томы дөнья күрде. «Өмет» газетасы хәбәр иткәнчә, Китап чыгаруда Татарстан Фәннәр академиясе һәм Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тырышлыгы белән чыкты. «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясеннән «Ульяновск өлкәсе татарлары» дигән китапның икенче томы 500 данә нәшер ителде.
Давлетшин Амирхан Хасанович(биография) хирург,профессор,доктор медицинских наук,Заслуженный деятель науки РТ,Заслуженный работник высшей школы РФ родился 10.02.1934 года в селе Старое Ромашкино Чистопольского района Республики Татарстан. С 1954-1960 гг. учился в Казанском государственном медицинском университете (КГМИ) по специальности «лечебное дело». С 1960… Далее
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк, барысы да аерым уку йортларындагы вазгыятьтән тора. «Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк һәм булмаячак. Барысы да эпидемиологик вәзгыятьтән тора», — дип министр сүзләрен китерә РИА Новости. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт тәкъдим иткән чаралар эшли һәм коронавирус белән күмәк авыру очраклары юк. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Мәгълүмати куркынычсызлык буенча «Innopolis Open» олимпиадасы расписаниесенә үзгәрешләр басылды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, ярышлар түбәндәге график буенча узачак: 2021 елның 27-28 ноябре — шәхси сайлап алу этабы; 2022 елның 29-30 гыйнвары — команда сайлап алу этабы; 2022 елның 23-27 феврале — шәхси һәм команда йомгаклау этабы. Катнашырга 7-11 сыйныф укучылары чакырыла. Теркәлү ачык. Ярыш Россия югары уку йортларына кергәндә... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Диалектолог-галимнәрнең киләчәккә эшчәнлек кыры әле бик зур. Алар Себергә күчеп утырган татарларның сөйләшләрен өйрәнүне ниятли. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җиткчелеге әйтүенчә, 50 нче еллардан күпмедер күләмдә һәр төбәктә сөйләшләр өйрәнелеп чыккан, ләкин тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп бетелмәгәннәре дә бар. «Шуңа нигезлерәк итеп өйрәнүгә күчәбез, өр-яңадан барлык төбәкләрне өйрәнеп чыгу максаты тора. Ел саен 2-3 комплекслы экспедиция үтә»... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Әлиф» иҗат төркеменең администраторы Алёна Батуллина аудиториясе зур булган блогерлар заманча сәнгать белән кызыксынмый, пиарны рус теленнән татарчага тәрҗемә рәвешендә алып бара дип саный. «2017 елда әле без пиар, маркетинг турында уйламый идек. „Әлиф“ иҗат төркеме локаль бер продукт иде. „Алтын битлек“ алгач, чит илләргә чыгып, спектакльләрне күрсәткәч, пиар дигән әйбер барлыкка килде. Безнең проблемалар да башланды, без татар блогерлары белән эшли башладык»... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Белоруссиянең Слоним шәһәрендә борынгы Татар зираты урнашкан. Ул 1717 елдан алып бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Биредә Беренче бөтендөнья сугышы чорында ислам динен тоткан сугышчыларының 1914 елгы бердәнбер каберлеге элеккеге хәлендә сакланган. «Ихлас» шәһәр мөселман дини җәмгыяте рәисе, имам Сөләйман хаҗи Байрашевский Sputnik хәбәрчесенә әлеге зиратның Белоруссиядә иң уникаль Татар зиратларының берсе булуын сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гаммәви хакимият турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Ул Россиядә хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында вәкаләтләрне төгәл билгеләргә тиеш. Әмма кайбер пунктлары сораулар тудыра. Татарстан өчен төп триггер төбәк башлыкларының атамаларын унификацияләү пункты булды, дип саный Экспертлар клубы әгъзалары. «Федерация Советы сенаторы Андрей Клишас һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинниковның закон проекты дәүләттә гамәлгә ашырыла торган реаль эчке сәясәтнең чагылышы булып тора»... Читать дальше...
Хакимият моны коронавирус карантины белән аңлата.
В республике Всероссийская перепись населения хорошо организована, и проводится на высоком уровне.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татарстан Милли китапханәсендә республикакүләм «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында татар проектларын алып баручылар очрашты. Алар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар һәм сыйфатлы продукт кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. «Мин ярты ел Чехиядә яшәдем, кешеләрнең кафеларда, урамнарда рәхәтләнеп газета укыганнарына шакката идем. Бездә бит андый практика да, мода да юк. Безгә ММЧ белгечләрен яңача укытырга кирәк. Әлбәттә, «Татмедиа“да 50-60 елларда укыган татар журналистикасы белгечләре утыра... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы игелекле эшлмәкәр Аббәс Сөйләманов турында яза. Чардаклы эшмәкәре Аббәс Сөләйманов, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштән читтә калмыйча, бу эшкә үзеннән зур өлеш кертә. Эпидемиологик хәл катлаулы булуы сәбәпле, быелның 25 сентябрендә Чардаклы район хастаханәсе базасында ковидлы госпиталь ачылган иде. Госпиталь башлыгы Луиза Хәсәнованың зур тырышлык куюы һәм оператив чаралар күрүе нәтиҗәсендә, коронавирус белән авыручы... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Чувашиянең Урмай авылында «Кара пулат» мәчетендә «Гыйбатдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең беренче өлеше узган. Ул Бөтенроссия халык санын алуга багышланган. Чувашия татарлары мили-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни яктан үзбилгеләнеше» темасына конференциянең дини өлешендә бүген мәрхүм Фәрит Гыйбатдинов рухына дога кылынганын, Коръән ашы узганын әйтте. 25 ноябрьдә... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Табиблар яңа коронавирус йоктырган пациентларныкы кебек үпкә ялкынсынуы белән моңа кадәр очрашмаган булган. Хәзерге вакытта иң яшь пациентка 21 яшь. Ул Чаллы шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Бу турыда Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итә. Хастаханәдә 300 пациент дәвалана. Пандемия чорында авыручыларның күбесенә вируслы пневмония диагнозы куелган. Автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенең 4нче бүлеге мөдире Светлана Железнова сүзләренчә... Читать дальше...
Баулыда янгын нәтиҗәсендә бер ир һәм бала һәлак булганнан соң Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге җинаять эше ачкан. Бу турыда тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә. Тикшерүчеләр белдерүенчә, 12 ноябрьдә Баулыдагы күп фатирлы йортта янгынны сүндергәндә 1971 елгы ир һәм аның 2017 елда туган улы улының мәете табылган. Алар янгын төтененнән агуланып үлгән дип фаразлана. Саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Янгын сәбәпләре тәгаен билгеле түгел, ут электр җиһазларыннан чыккан булырга да мөмкин диелә. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Че гуглит татар кызы?» проекты авторы Динара Зиннәтова татарларны таныту өчен, татарлар, татар мәдәнияте белән кызыксынган башка милләт кешеләрен дә җәлеп итәргә кирәк дип саный. «Татарстанда татар менталитетын руслар да, башка милләтләр дә үзләренә сеңдерә ала дип уйлыйм. Минем проектым моңа бер мисал булып тора», — диде ул Татарстан Милли китапханәсендә республикакүләм «Акыл фабрикасы» белем бирү форумы кысаларында узган очрашуда. «Че гуглит... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Быел майда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевне узган атнада Мәскәүдән Казанга кайтарганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта суд-психология экспертизасында булды. Агентлыкка билгеле булганча, Петербургта Галәвиевне тулысынча үз акылында булуын ачыклыйлар. Илназ Галәвиев ялгыз утыра торган камерага урнаштырылуы билгеле. Аны тәүлек дәвамында күзәтеп торалар.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хабаровскида «Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләре башланды. Бүген коллектив биредә М.Протасованың «Идет коза рогатая» интерактив әкиятен күрсәтте. «Гастрольләр 13 — 21 ноябрь көннәрендә үтә. Театр „Зур гастрольләр“ федераль проекты өчен В.Катаевның „Цветик-семицветик“ һәм Тукайның „Су анасы“ спектакльләрен алып барды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. «Әкият» курчак театры Хабаровский өлкәсендә яшәүче татарлар белән очрашырга җыена — аларга «Су анасы» әкияте күрсәтеләчәк. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Акыл фабрикасы» форумында төрле өлкәләр буенча татар телле мәйданчыклар кирәклеге турында Ленария Мөслимова сөйләде. «Акыл фабрикасы» форумының «Заманча мәгариф» модулендә татар телен куллану проблемаларын да күтәрделәр. «Татар телен үстерәбез дисәк, аны һәрдаим кулланырга кирәк», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. Аның сүзәренчә, татар дөньясы ул мәдәнияткә генә кайтып калмый. «Татар теле ул шигърият кенә түгел. Ул экология да, финанс грамоталылыгы да. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 8 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1946, 1947 һәм 1966 елгы өч ир-ат, шулай ук 1938, 1946, 1939, 1938 һәм 1944 елгы биш хатын-кыз ковид корбаны булган. Шулай итеп, пандемия вакытында 1 107 кеше вирустан үлгән.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 257 кешенең яңа коронавирус йоктыру очрагы расланган. Биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 252 кеше ковид белән авырган кеше белән аралашкан. «87 кеше хастаханәдә, 170 кеше өендә дәвалана», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (147 кеше) теркәлгән, икенче урында Чаллы шәһәре — (27 кеше), өченче урында — Чистай районы (20 кеше). Узган тәүлектә Алабуга районында 9 кеше... Читать дальше...