(Зәй, 14 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Рәзимә Кашапова). Зәйдә «Әйлән-бәйлән» район фестивале ахырына якынлаша. Фестивальдә катнашучылар республикада яшәүче халыкларның милли уеннарын, йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Көзен башта авылларда каз өмәләре гөрли. Аннан аларга «Каз канаты сыдыру» йоласы ялганып китә. Имәнлебашлылар «Каз өмәсе» йоласын яңарту буенча районда танылганнар иде инде. «Каз канаты сыдыру» йоласын да оста итеп сәхнәләштереп күрсәтә алды. Аны «Җәүһәр» татар фольклор коллективы башлады. Читать дальше...
(Бөгелмә, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмә театры фойесында күргәзмә экспозициясе яңартылды. Биредә тамашачыларга игътибарына узган сезонда вафат булган артистларның шәхси әйберләре куелган. Апрель аенда Бөгелмә җәмәгатьчелеге 33 яшьлек Александр Бобейко белән хушлашты. Ул тамашачыларның яраткан артисты иде. Аны шәхсән шәһәр халкы белә иде. Артист буларак кына түгел, ә шәһәр күләмендәге чараларны алып баручы буларак та беләләр иде. Александрның гомерен лимфома алып китте. Июнь... Читать дальше...
Зубаиров Дилявер Мирзабдуллович(биография) выдающийся татарский учёный,биохимик,академик Академии наук РТ,доктор медицинских наук,профессор,Заслуженный деятель науки РТ и РФ,Лауреат государственной премии РФ родился 5 сентября 1931 года в городе Казани РТ. В 1955 г.с отличием окончил Казанский медицинский институт(КГМИ). В 1958 г. защитил… Далее
(Апас, 14 ноябрь, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Хоккей экипировкалары аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән бүләк ителде. Бүләкләр тантаналы төстә тапшырылды. «Максатыбыз — хоккейны популярлаштыру, хоккей уйнау өчен тиешле шартлар тудыру. Аз керемле гаиләләрнең балаларына хоккей киемнәре булдыруда ярдәм итү, аларга шөгыльләнү өчен мөмкинлек тудыру», — диде Татарстанның хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев. Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда хоккейга карата зур игътибар бирелүен... Читать дальше...
6 ел колониягә хөкем ителгән Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховка, шартлаткыч ясауда гаепләп, яңа кырыстрак җәзага хөкем итү белән янаганнар.
(Баулы, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Баулы-информ» , Индира Сәйфуллина). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле Баулы мәдәният хезмәткәрләренә мастер-класс күрсәтте. Тамашачы урынына район мәдәният йорты директорлары, сәнгать җитәкчеләре һәм барлык учреждениеләрнең музыка укытучылары килде. Чара Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан булдырылган нәфис сүз осталарының «Татар сүзе» проекты кысаларында оештырылды. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Оренбургта язучы һәм драматург Фәрит Нәгыймовның «Мәхәббәт төймәләре» пьесасы буенча спектакльнең премьерасы узды. Мәскәүдә яшәүче авторның пьесасын туган төбәгендә М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев сәхнәгә куйды. Пьеса ачлык вакытындагы Идел буе заманын алып, безнең көннәргә кадәрге татар тарихы темасына багышланган җиде новелладан тора. Анда кеше язмышлары кыйпылчыкларыннан төзелгән көзгедәге шикелле халык язмышы... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 ноябрьдә, Татарстанда һәм башкалада һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава булачак. Бераз кар явачак. Көньяктан искән талгын җил юнәлешен төньяк-көнчыгыш юнәлешенә алыштырырга мөмкин. Көндез кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, буран чыгарга мөмкин. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -5 тән -10 градуска кадәр... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус, грипп һәм башка респиратор инфекцияләр кебек, елның салкын фасылында таралу темпларын саклар дип көтелә. Озак еллар дәвамында Соvid-19 белән яшәргә өйрәнергә туры киләчәк, дип яза Бөекбританиянең Daily Mail газетасы. Басма илнең Милли сәламәтлек саклау хезмәте мәгълүматларына таяна. Бу хакта РИА Новости яза. Галимнәр, вакцинация нәтиҗәсендә, авыру тотрыклы халәткә керер дип өметләнә. Джонс Хопкинс университеты исәпләп чыгарганча, пандемия башланганнан... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 13 ноябрь төнендә Алабуга районының Колосовка авылы янындагы юлда фаҗига булган. «Нива» йөртүчесе, алда бара торган машинаны узу өчен, тыелган урында каршы як юлга чыга һәм «Лада» белән бәрелешә. Республика Дәүләт автоинспекциясендә куркыныч авариянең нечкәлекләре турында сөйләделәр. Юл-транспорт һәлакәте вакытында дүрт айлык бала әнисе кулында булган. Хатын-кыз сүзләренә караганда, бала елаган, шуңа, аны тынычландыру өчен, ана баласын автокреслодан кулына алган. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Химки шәһәр округының мөселман үзәгендә «Мөселман галимнәренең дөнья цивилизациясенә керткән өлеше» дигән экспозиция ачылды. Экспозиция National Geographic чыгарган «Мең һәм бер уйлап табу: мөселман цивилизациясенең үлемсез мирасы» китабына нигезләнә. Басма 2016 елда нәшер ителгән һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан, дип хәбәр итә Россия мөфтиләре берлеге сайты. Мөфти Рушан Аббясов Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин... Читать дальше...
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 14 ноября до 18 час. 15 ноября 2021 г.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төрек авторы Омәр Аксойның «Казан татарлары бәетләре» китабы дөнья күргән. Аның тышлыгына татар орнаментларын сайлауда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова ярдәм иткән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Хезмәттәшләрем Төркия, Казахстан, Үзбәкстан университетларында эшлиләр, без һәрвакыт үзара элемтәдә, хәбәрләшеп торабыз. Бервакыт миңа китап авторы Омәр Аксой язды һәм китапның тышлыгын ясауда ярдәм сорады. Читать дальше...
Обнародованы суммы штрафов, которые придется заплптить, если проехать с 22 ноября в общественном транспорте без QR-кода.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Акыл фабрикасы»нда Камал театрының яңа бинасын башка җиргә салу урынына тагын нәрсә эшләп булуы хакында фикер яңгырады. Бүген Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Акыл фабрикасы» белем бирү форумының «Мәдәният һәм урбанистика» темасына багышланган лекцияләр үтә. Казан мисалында шәһәрне өйрәнү ысуллары турында сөйләшүдән соң, «Татар-информ» фотографы Салават Камалетдинов Камал театрының урыны үзгәрүе турында сорады. Сезнеңчә, театрны күчерү... Читать дальше...
Из них 261 заразились контактным способом, 3 – завозные, 69 человек в больнице, 195 лечатся на дому.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ». Павел Климчак). Башкаланың Киров районындагы каравыл йортында ике кеше – ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. Вакыйга урынына килгән медицина хезмәткәрләре аларны аңсыз хәлдә таба. 68 яшьлек ир газ белән агуланудан үлгән, 95 яшьлек әбине, авыр хәлдә, 7нче шәһәр хастаханәсенә салганнар. Бу хакта Татарстандагы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига төтен юлы дөрес эшләмәү аркасында килеп чыккан.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарның саны артачагына ышанычын белдерде. «Татарларның саны берничек тә кимемәячәк, бәлки, артыр да, чөнки кайбер урыннарда милли оешмалар үз статистикасын булдырды. Мәсәлән, ике халык санын алу арасында Самара татарлары 30 меңгә арткан. Мин шикләнмим: татарның саны һич кимемәячәк, бәлки артыр да. Татар — мәңгелек халык, ул беркайчан бетмәячәк», — диде Индус Таһиров «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Һәр кешедә COVID-19 вирусы китереп чыгарган чир үз үзенчәлекләре белән уза. Авыруны авыр кичерә торган пациентларның уртак яклары турында югары категорияле табиб-терапевт Сергей Черемушкин Sputnik радиосына биргән интервьюсында сөйләде. Ул авыруның хәлен кискенләштерә торган факторларны санап үтте, дип хәбәр итә РИА Новости. «Пациентның вирус йоктырганчыга кадәр булган патологиясе, бигрәк тә, гипертония, шикәр диабеты, йөрәкнең ишемия авыруы, кан, яман шеш авырулары клиник картинаны бик кыенлаштыра... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә 264 кешедә Covid-19 коронавирусы табылган. Бу сан – иң югары күрсәткеч. Өч кеше чирне читтә эләктергән, калган авыручылар инфекцияне аралашу аша йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Алтмыш тугыз кеше хастаханәгә салынган, 195е өй шартларында дәвалана, - дип ачыклык кертә ведомство. Иң күп авыручы Казанда теркәлгән - 161 кеше. Яр Чаллыда авыруның 28 очрагы, ә Яшел Үзән һәм Чистай районнарында — сигезәр кеше чирли. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә, 13 ноябрь көнне, Казань — Оренбург юлында фаҗига булган: «Toyota» белән «Лада» маркалы автомобильләр кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң чит ил автомобиле кырыйга оча һәм тагын бер җиңел машинаны бәрдерә. Юл — транспорт һәлакәтендә беренче ике машинаның кузовларына зыян килгән. «Лада» белән идарә иткән хатын-кыз үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәтендә. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә тәүлек эчендә Covid - 19 коронавирусы белән авыручыларның рәсми теркәлгән очраклары саны кимеде. Соңгы тәүлек эчендә Россиядә 85 төбәктә 38 823 яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) очрагы расланган, шул исәптән 3060 очракта (7,9%) авыруның клиник билгеләрсез булуы ачыкланган, диелә инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә. Алдагы көнне коронавирусның 39 256 очрагы теркәлүе турында хәбәр ителгән иде. Шулай итеп, рәсми рәвештә авыручылар... Читать дальше...
14 ноября вступило в силу постановление Правительства РФ о дополнитеном розыгрыше денежных призов среди россиян, сделавших прививку от Сovid-19.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Патрис Лумумумба урамында автомобильгә ут капкан. Янгын «Канавто Эксперт» паркингында чыккан. Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә иртәнге сәгать уннар тирәсендә килеп ирешә. Ут капкан Volkswagen Polo маркалы автомобильне янгын сүндерү системасын сүндергән. Урамга 60лап кеше йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск татарлары XV татар җыр сәнгате фестивалендә катнашырга чакыра. Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, фестиваль, катнашучыларның видеоязмалары буенча, дистанцион рәвештә уза, дип хәбәр итә Магнитогорск шәһәре татарлары ның милли-мәдәни автономиясе. 1—22 нче ноябрь көннәрендә гаризалар һәм видеоязмалар otk-ddn@yandex.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителә. 23— 25 ноябрьдә жюри әгъзалары катнашучыларның конкурс программалары белән танышачак; 29 ноябрь көнне 12... Читать дальше...