(Әгерҗе, 2 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Бүген Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Әгерҗе районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул «Ровесник» яшүсмерләр клубы, «Авангард» яшьләр үзәге һәм «Алмалы» балалар лагеренда булды. Шулай ук Тимур Сөләймановка Әгерҗедә төзеләчәк яңа яшьләр үзәгенең проектын тәкъдим иттеләр. Алга таба «Алмалы» балалар лагеренда министр район җитәкчелеге белән бергә балалар, педагоглар белән очрашты, аларны урнаштыру шартларын карады һәм туклану сыйфатын белеште. Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 7 июлендә каты авырудан соң Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, «Мишәр» фольклор ансамбленә нигез салучы Фәрит Гыйбатдинов арабыздан китте. Мәрхүм татар телен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш башкарган. Аның тырышлыгы белән «Мишәр» фольклор ансамбле Чувашиядә генә түгел, аннан читтә дә киң танылу алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
Татарстанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан президенты институтын саклап калуны таләп итеп ялгыз пикетларга чыкты
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары сәхнәләштерү өчен әзер кыска пьесалар соравын әйтте. «Мәктәпләрдә очрашу вакытында бездән гел скетчлар сорыйлар. Балалар театрны бик ярата. Төрле чараларда сәхнәләштерер өчен алар заманча әсәрләр эзли. Кыска пьесаларга ихтыяҗ зур. Балалар зур пьесалардан да өзекләр алып уйный, ләкин әдәбият кануннарына туры килгән кыска гына әзер әсәр — скетч булса, яхшырак», — диде Ркаил Зәйдулла. Яшүсмерләр... Читать дальше...
(Чаллы, 2 ноябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). «Ак Барс» Көрәш сараенда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Анда Чаллы спортчылары — Ришат Исхаков һәм Эльдар Хәмитов билбау көрәше буенча Татарстан файдасына 2 медаль китерде. Дөньяның 36 иленнән 150гә якын спортчы ике көн дәвамында ирекле һәм классик стильләрдә көч сынашты. Татарстан спортчылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм турнирда 11 медаль яулады. Ирекле стильдә алтын медальгә Габдеҗәлил Сөләйманов (62 кг авырлык категориясендә) лаек булды... Читать дальше...
Ахметзянов Зайнетдин Низамутдинович(биография) гвардии старший сержант СА,Герой Советского Союза,сапёр 134-го отдельного гвардейского сапёрного батальона 11-го гвардейского танкового корпуса 1-й гвардейской танковой армии 1-го Украинского фронта родился 21 сентября 1897 года в деревне Янгискаин Гафурийского района Республики Башкортостан. В январе 1942… Далее
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин шәһәр электр транспорты предприятиесе белән танышып чыкты. Экскурсияне предприятиенең генераль директоры Рафаил Хәбибуллин үзе үткәрде. Рамил Муллин трампаркны карап чыкты. Депоның зур территориясендә күп кенә цехлар урнашкан: анда күчмә составларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, диспетчерлык хезмәте, кирәкле запас частьләр, махсус кием склады һәм чүкү остаханәсе бар. Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда рус этнографы, географ, тикшеренүче һәм язучы Владимир Арсеньевның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. РФ Хөкүмәтенә ай дәвамында юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты төзергә, әлеге вакыйгага багышланган чараларның төп планын эшләргә һәм расларга кушылды. Дәүләт хакимиятенә, җирле үзидарә органнарына чараларда катнашырга тәкъдим ителде. Читать дальше...
Русия вакцинасын Дөнья сәламәтлек оешмасы таныса, Гомрә хаҗы кылу ихтималы зур.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Клара Миңнуллина Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. «Роберт Миңнуллин исеме азрак яңгырый башлаган иде кебек. Аның исемендәге әдәби конкурс оештырылуына бик сөендем», — диде Роберт Миңнуллинның хатыны «Татар-информ»га шалтыратып. Ул әдәби конкурсны оештыручыларга уңышлар теләде, кирәк була калса ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Бүген ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Роберт Миңнуллин... Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, яшүсмерләр өчен татар әдәбияты шактый түбән кимәлдә тора. «Бүтән халыклар белән чагыштырганда бездә балалар әдәбияты начар түгел әле, ләкин үсмерләр өчен әсәрләр бик аз языла. Бөтенләй юк дип әйтәсем килми инде. Язучылар бар, ләкин бик сирәк», — диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында. Ркаил Зәйдулла үсмер чагында Ләбибә Ихсанова, Гәбделхәй Сабитов... Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, балаларга һәм өлкәннәргә диспансеризация уздыруны туктаттылар. «Татар-информ» карамагында Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы бар. «25 октябрьдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны һәм үткәрүне, өлкәннәргә һәм балаларга диспансеризация үткәрүне вакытлыча туктатып торырга», — диелә документта. Шуның белән бергә коронавирус белән... Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). «Татнефть» төркеме гыйнвар-октябрь айларында 23 млн тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 6 процентка артык, дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте. Шул исәптән октябрьдә 2,4 млн тонна нефть чыгарылган — бу исә 2020 елның шул ук ае белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Төп компания 10 айда 22,8 млн тонна (6,2 процент үсеш), октябрьдә — 2,4 млн тонна (12,1 процентка күбрәк) кара алтын тапкан. Республикадан читтәге бүлендек... Читать дальше...
Алмаз Ахметшин побывал местной школе и осмотрел парк в центре села.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика предприятиеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен эшче төркем төзү турында карар имзалады. Төркемне җитәкләү ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримовка йөкләнде. Документ тексты Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында урнаштырылган. «Эшче төркемнең төп функцияләре — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү өлкәсендәге вазгыятьне анализлау... Читать дальше...
2 ноябрь Казанның Идел буе районы мәхкәмәсендә "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, "Әл-Әзһар" университетын һәм Русия ислам университетын тәмамлаган ислам белгече, дүрт бала атасы Габдрахман Наумов соңгы сүзен әйтте. Мәхкәмә аны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елның 5 ноябрендә #МыВместе халыкара премиясенең иң яхшы проектлары өчен халык тавыш бирүе тәмамлана. Җиңүчеләр дәүләттән грант ярдәме алачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Республикасыннан Халыкара премия финалына 4 проект чыкты», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта. Җиңүгә ирешкәннәрнең берсе — «КниGo» проекты китаплар алмашуга юнәлтелгән, икенче финалист — «DonorSearch» платформасы кешеләрне кан донорлары булырга этәрә. Читать дальше...
Стали известны имена обладателей премий от Президента Татарстана.
Стали известны имена победители вкусного конкурса.
"Адәмнәр" һәм "Таң вакыты" спектакльләре бишәр номинациягә чыгарылган.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) дәүләт хезмәтләре порталында Бөтенроссия халык санын алуны тәмамлау вакытын 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр күчерде. «Россия Федерациясенең барлык субъектларында да, чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә, дәүләт хезмәтләре платформасында исәпкә алынучылар саны көн саен артты. Шуңа күрә без, халык санын алуда кешеләргә өстәмә атна бирү өчен, онлайн-исәпкә алуны 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр озайту турында карар кабул иттек»... Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Евразия эшлекле советының координацион советы рәисе Олег Сосковец белән очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Евразия эшлекле советы арасында хезмәттәшлекне үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Олег Сосковец Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлегенә игътибар итте. «Җәмгыять һәм... Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикерне искелек штампы дип атады. «Миңа Оренбург өлкәсенең данлыклы Татар Каргалысы авылында булырга туры килде. Татар балалары йөргән бакчада мәктәп директоры күрсәтмәсе нигезендә бөтен чаралар рус телендә бара. Янәсе, бала мәктәпкә килгәндә рус телен әйбәт белергә тиеш, чөнки киләчәктә имтиханнар рус телендә булачак. Бу бик иске штамп. Элек, бәлки, татарча укыган бала рус телен начар белгәндер. Читать дальше...
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Эшләми торган көннәр режимының дәвамлылыгы буенча имеш-мимешләргә түгел, ә рәсми мәгълүматларга ориентлашырга кирәк. Бу хакта журналистларга президент матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета». «Имеш-мимешләргә ышанмаска, рәсми мәгълүматка ориентлашырга кирәк», — дип искәртте Песков. «Президент указында әйтелгән гамәлләр планы 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимының федераль дәрәҗәдә билгеләнүе турында сөйли», — дип искәртте дәүләт башлыгы матбугат секретаре. Читать дальше...
По случаю предстоящих праздников артисты района готовят онлайн-концерты.