(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча килешү бүлекчәләре идарәсе Түбән Кама филиалы отряды шәхси составын 24 белгеч тулыландырды. Бүген бүлекчә командирлары таныклыклар алды. Янгын сүндерүчеләр Түбән Кама сәнәгать комплексы объектларын саклаячак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Янгын сагы бүлекчәләрендә бу вазифа кече команда звеносы булып тора. Бүлекчә командиры янгын сүндерүчеләр һәм янгын сүндерү автомобильләрен йөртүчеләр белән турыдан-туры эшли. Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Аңлап куллану тренды 2035 елга Россиядә кием кибетләренең 20 проценты ябылуга китерәчәк, дип белдерде РИА Новостига Beinopen мода индустриясен үстерү институтына нигез салучы, Илкүләм технологик инициативаның WearNet эшче төркеме җитәкчесе Алексей Баженов. Пандемиядә онлайн-сату ике тапкыр арткан, гомуми сату күләменең 15 процентына кадәр, шул ук вакытта кибетләрнең 40 процентка кадәре ябылган, нигездә, бу аларның e-commerce форматына күчүгә әзер булмавы аркасында килеп чыккан. Читать дальше...
Авырудан терелү өчен, авырудан шифа бирүче догалар укырга, Аллаһыдан шифа сорарга кирәк. Чөнки дога чирдән, күз тию һәм һәртөрле бозымнан саклый. Авырулар адәм баласын гомере буена сынап килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (саллалаһу галәйһиссәләм) әйткән: «Төрле авырлыклар мөэминне бөтен тормыш юлында озата бара, шушы сынаулар (сырхаулар, югалтулар һәм башка бөтен авырлыклар) барәбәренә, ул гөнаһлардан чистарынып Аллаһ янына […]
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе «Piter.tatar» һәм «Дөнья мәдәнияте» этножурналистлары Бөтенроссия конгрессы бизнес-консультанты Катифә Гайнетдинова белән очрашу уздырды. Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда портал эше һәм «Без татарлар» рубрикасының яңалыклар темалары һәм төбәк татарларына халык санын алуда катнашу мөһимлеге турында мәгълүмат... Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Республика башлыгы эш сәфәре белән Мәскәүдә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов анда РФ Энергетика министры Николай Шульгинов белән очрашты. «Төбәкнең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында фикер алышынды», - дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, әңгәмәдәшләр Түбән Кама ГЭСы йөкләнешен арттыру өчен Түбән Кама сусаклагычын тулыландыру дәрәҗәсен арттыруның максатчанлыгы мәсьәләсен карады. Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан тәүлек эчендә үлем очраклары буенча яңа антирекорд куелган - 1211 кеше инфекция корбаны булган, дип китерелә оператив штаб мәгълүматларында. «Соңгы тәүлектә 1211 үлем очрагы расланган», — дип хәбәр итә ведомство. Иң күп үлем очраклары Мәскәүдә (95), Санкт-Петербургта (88) һәм Краснодар краенда (47) теркәлгән. Алдагы антирекорд 4 ноябрьдә теркәлгән иде, ул чакта коронавирустан үлүчеләр саны 1195 кеше булды. Эпидемия башланганнан бирле Россиядә 249 215 кеше үлгән. Читать дальше...
Бала авырганда нинди дога укырга? Балалар чирләгәндә түбәндәге тәртиптә дога кылу киңәш ителә. Доганы тәһарәтле килеш уку яхшы. Әлегә тәһәрәт алу тәртибен белмәсәгез, тулысынча юынып (мунча, душ кереп) чыгу да ярый, тәннең бөтен җирен юып, өч тапкыр авызны һәм борынны чайкарга онытмыйбыз. Иң беренче итеп «Фатиха» сүрәсен, аннан «Аятел Көрси«не һәм «Ихлас», «Фәләк», «Нәс» сүрәләрен […]
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Дзюдо буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Зур Шлем» турнирында Татарстан спортчысы Нияз Билаловның триумфаль чыгышы республикада әлеге спорт төренә ярдәм булуын күрсәтә. Бу хакта Халыкара дзюдо фонды башлыгы Аркадий Ротенберг Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә котлау телеграммасында язды. «2021 елның 5 - 7 ноябрендә Баку шәһәрендә дзюдо буенча узган „Зур Шлем“ турнирының өченче көнендә алтын медаль яулаган Нияз Билаловның чыгышы... Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин күп балалы гаиләләр өчен милек салымын исәпләү тәртибен аңлатты. «Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр җир һәм күчемсез милек салымы буенча льготаларга ия. Һәр ата-анага һәр бала исәбеннән фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә салым чигерелә. Җир салымы буенча һәр ата-анага алтышар сутый җиргә салым чигерелә», — диде Марат Сафиуллин. Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Аллергияле кешеләр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясата ала, әмма бер кагыйдәне үтәргә кирәк. Бу хакта түбәнкамалыларга туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллергологы, Республика клиник иммунология үзәге мөдире Алексей Лунцов сөйләде. «Контрольдә тотыла яки өлешчә контрольдә тотыла торган эпизодлар чорында аллергияле кешеләргә вакцинация ясатырга була, ягъни ремиссия булганда – чир көчсезләнгән яки аның симптомнары юкка чыккан вакытта мөмкин»... Читать дальше...
Русиядә федерализмнан унитаризма күчү кануны дип бәяләнгән канун өлгесе Русия думасында кискен тәнкыйтьләнсә дә, беренче укылышта кабул ителде.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстанда тагын 9 кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Шулай итеп, республикада үлүчеләр саны 1078гә җиткән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Вафат булганнар арасында дүртесе хатын-кызлар, алар 1938, 1941, 1947, 1949 елларда туган. Бишесе 1930, 1936, 1941, 1945 һәм 1961 елларда туган ир-атлар.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы рус теле кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Ведомствода хәзер рус теле 60 ел элек — 1956 елда кабул ителгән «Рус орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләре» җыентыгына таяна, дип күрсәттеләр. «Яңа җыентык <...> кагыйдәләрне тагын да тулырак итәчәк, аларны рус теленең хәзерге торышына һәм аның турында фәннең актуаль дәрәҗәсенә туры китерәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә. Инициатива авторлары искәртеп узганча, бу вакыт... Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кар явачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанның кайбер районнарында буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшем күзәтелми, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы -7дән алып -2 градуска кадәр була, көндез термометр баганалары 4-0 градус тирәсендә торачак. Читать дальше...
"Медуза" басмасы RT (Russia Today) телеканалының икейөзлелеге турында тикшерү чыгарды.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19uа каршы прививка ясату турында сертификатлар бирүне җентекләп тикшерәчәкләр. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде. «Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә әлеге сертификатларны бирүне тоталь контрольдә тоту турында йөкләмә бар», — дип искәртте спикер. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, ялган сертификат аркасында кеше үлеме бер генә булмаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының... Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрьдән башлап коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтү турындагы басма вариантны Күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин булачак, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр ителә. «Күпләр өчен мондый вариант уңайлы. Бу дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән яки сертификатларны мөстәкыйль рәвештә бастырып чыгару мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен актуаль», — диде Мишустин бүген Координация советы утырышында. Читать дальше...
Бүгенгә Татарстанда 1 711 мең кеше вакцинаның беренче өлешен ясаткан.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 62 млн кеше прививка ясаткан. Бу хакта РФ Министрлар Кабинетының Covid-19га каршы көрәш буенча координация советы утырышында РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте. «Эшләми торган көннәр чорында вакцинация темплары яхшы сакланган. Эшләмәгән көннәрдә 3,7 млн кеше прививка ясаткан», - диде министр. Вакцинацияләүнең чагыштырма авырлыгы 100 мең кешегә 400 кеше тәшкил итә. Вакцинация... Читать дальше...
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирустан прививка ярты елдан соң кабат ясалырга тиеш. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде. «Ухань штаммы булганда, вакцинация бер ел дәвам итәчәк, дидек. Кызганыч, фаразлар акланмады, хәзер, югары контагиозлыгы, таралу дәрәҗәсе югары булуы белән аерылып торган «дельта» штаммы килде, шуңа күрә вакцинациянең икенчесен... Читать дальше...
В Татарстане продолжается розыгрыш новых айфонов среди граждан, участвующих в переписи.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Иске үрнәктән аермалы буларак, вакцинация турындагы яңа сертификат өч бүлектән торачак. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфир вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде. Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында сертификатның яңа формасы гамәлгә керде. «Сертификат өч бүлектән торачак. Беренче бүлек вакцинация турында була, мәгълүматлар федераль регистрдан алыначак. Читать дальше...
Театральный коллектив «Преображение» Нурлатского аграрного техникума участник IV Республиканского конкурса–фестиваля театров малых форм, приуроченного к 125 –летию со дня рождения драматурга Евгения Щварца. Восемь учащихся первого и второго курса -герои пьесы «Тень» замечательного отечественного сказочника, писателя.
Этот вариант очень удобен для граждан, не имеющих личного кабинета на портале Госуслуг или не имеющим возможность распечатать сертификат самостоятельно.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының «Россия Инновацион регионнары ассоциациясе» (АИРР) икътисади хезмәттәшлек ассоциациясе күзәтчелек советы утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов - АИРР Советы Рәисе - очрашуда катнашучыларга агломерацияләр үсешендә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте. Ул бу бик мөһим мәсьәлә булуын, илнең күп субъектлары өчен актуаль икәнлеген искәртте. Читать дальше...