(Актаныш, 18 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районының Татар Ямалысы мәктәбенең VIII–IX сыйныф укучылары шушы көннәрдә «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар. Укучылар билетлар өчен Пушкин картасы белән түләделәр. Пушкин картасының гамәлгә керүе мәдәният һәм яшьләр арасын аеруча җанландырып җибәрде. Театрлар, ансамбльләр укучылар, студентлар өчен аерым спектакль, концерт программалары тәкъдим итә. Яшь буын милли-мәдәни яшәеш, сәхнә культурасы белән якыннан таныша, диелә хәбәрдә.
Уфадагы федераль тикшеренүләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтына мөдир итеп – Русия думасының элеккеге депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, ә Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институты мөдире итеп Башкортстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сергей Емелин сайланган.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Пенсияләрне индексацияләүне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак итү кирәк. Хәзерге вакытта конкрет параметрлар буенча тәкъдимнәр өйрәнелә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин киңәшмәдә. Дәүләт башлыгы әлеге мәсьәләнең «Бердәм Россия» партиясе съезды вакытында күтәрелүен искәртте. «Хәзер пенсияләрне индексацияләүнең конкрет параметрлары буенча тәкъдимнәр хөкүмәттә дә, хакимияттә дә карала», — дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
В Минздраве РТ рассказали, как будет проходить процедура выдачи данного документа на территории республики.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә беренче тапкыр коронавирус инфекциясеннән 1251 үлем очрагы теркәлгән. Бу - пандемия башыннан алып, стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, максималь әһәмияткә ия. Коронавирус белән авырган пациентларның күбесе Мәскәүдә (94), Санкт-Петербургта (79) һәм Мәскәү өлкәсендә (62) үлгән. Алдагы антирекорд кичә куелган иде, анда 1247 кеше вирус корбаны булган. Тәүлек эчендә Россиядә 37 374 кеше коронавирус йоктырган, 36 414 кеше тулысынча терелгән. Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләрендә кулланылган бизәкләрне Изге Болгар харәбәләрендә дә очратабыз. Халыкара ислам сәнгате көне уңаеннан ачылган «Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре: мөселман сәнгате шедеврлары» күргәзмәсе шуны раслый. Анатолиянең сәлҗук мөнбәрләре күренешләренә багышланган күргәзмә бүген ТР Милли музеенда ачылды. Күргәзмәгә куелган фоторәсемнәр — биш ел дәвамында «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасының Татарстан вәкиле булган Лилия Саттарованың... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстанда икмәкнең социаль яктан әһәмиятле сортларын җитештерүчеләргә ярдәм итү икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр үсешенең акрынаюына йогынты ясады, дип хәбәр итте Россия Банкының Татарстан Милли банкы бүлеге матбугат хезмәте. Бәяләр үсешенең еллык темплары сентябрьдә 6,4 проценттан октябрьдә 4,7 процентка кадәр кимегән. Ашламалар һәм техника кыйммәтләнү сәбәпле, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнары артуы яшелчәгә бәяләр артуын тизләтүдә чагылыш тапты. Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын җиде үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле 1145 кеше вирус корбаны булган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1941, 1955, 1963 һәм 1964 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1960 елда һәм 1949 елда туган ике хатын-кыз вафат булган. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиядә Covid-19дан үлүчеләр буенча чираттагы антирекорд куелуын хәбәр иткән иде.
"Президент үзе моңа каршы чыкмады, чыкмас та, тик аны халык һәм журналистлар якларга тиеш" ди Ринат Йосыпов.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә яшәү минимумын 12 654 сумга кадәр арттырырга кирәк. Агымдагы ел белән чагыштырганда үсеш 8,6 процент тәшкил итәчәк, дип игълан итте социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин. 2022 елга бюджет проектында яшәү минимумының 2,5 проценты каралган, әмма «бу гына җитми», чөнки әлеге параметрлар инфляция дәрәҗәсеннән нык калыша, дип искәртте Дәүләт башлыгы. «2022 елга яшәү минимумының югарырак планкасын билгеләргә, инфляция белән чагыштырганда... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Рига шәһәренең «Динамо» командасын 3:1 исәбенә җиңде. Уен Ригада узды. Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта сакчы Стивен Кэмпфер гол кертте (0:2). Унтугызынчы минутта Джордан Уил исәпне 0:3 итте, алка аның тимераягына тиеп керде. Периодның соңгы секундларында Никита Дыняк Карлис Чуксте белән сугышты, әлеге көрәштән соң, Никита Дынякның борыны... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 60 яшьтән узган гражданнар өчен вакцинацияләнүнең беренче курсын «Спутник V» препараты белән үткәрергә кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гридневка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен белгечләр беренчел вакцинация вакытында ике компонентлы „Гам-КОВИД-Вак“(„Спутник V“) вакцинасын кулланырга киңәш итә, чөнки иммунитет үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, бу яшь төркемендә икенче компонентны куллану... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре метанол белән агуланган студентларга контрафакт хәмер сатуда шикләнелүче тагын бер кешене тоткарлаган. «Татар-информ»га мәгълүм булганча, ул Казанда яшәүче 41 яшьлек ир-ат. Ул илнең төрле төбәкләреннән хәмер продукциясен сатып алган, аннары биш литрлы савытларга бүлеп саткан. Элегрәк «Татар-информ» агуланган студентларга контрафакт хәмер саткан дүрт казанлы тоткарлануы турында хәбәр иткән иде. Читать дальше...
Гайнетдинов Мисбах Фахриевич(биография) гвардии старший лейтенант СА,доктор экономических наук,профессор,Лауреат премии СМ СССР,Заслуженный работник Госкомсельхозтехники СССР,родился 06 мая 1925 года в селе Бишкази Чишминского района Республики Башкортостан. С 1941 -1945 гг. на фронтах Великой Отечественной войны гвардии лейтенант в составе 1577… Далее
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Оештыручылар «Һөнәр» яшь режиссура фестивале программасында күрсәтелә торган спектакльләрдә агрессия галәмәтләре, сүгенү сүзләре булмавын контрольдә тота. Бары тик бер спектакльдә генә «әдәби сүгенү» бар. Фестиваль афишасындагы бер спектакль — «Сиротливый запад» заманча рок-драмасының яшь чикләре 18+ дип бирелгән. «Анда турыдан-туры сүгенү юк, ләкин „әдәби сүгенү“ бар», — диде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. Театрның әдәби бүлек... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда минималь хезмәт хакы 8,6 процентка артачак һәм 13890 сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде Россия Президенты Владимир Путин. «Яшәү минимумы күләмен индексацияләү белән бер үк вакытта минималь хезмәт хакы да артырга тиеш. Киләсе елда 8,6 процентка, якынча 1 100 сумга артачак. Нәтиҗәдә, киләсе елда минималь хезмәт хакы аена 13 мең 890 сум тәшкил итәчәк», — дип китерә дәүләт башлыгының социаль чаралар буенча киңәшмәдә.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасына килде. Иртәгә ТР җитәкчесе биредә Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары һәм берничә министр белән очрашу үткәрер дип планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Магас» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Кыргызстанның дәүләт секретаре Суйунбәк Касмамбетов һәм Россиянең республикадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Николай Удовиченко каршы алды. Читать дальше...
Скончались 3 женщины 1949, 1949, 1960 года рождения и 4 мужчины 1941, 1955, 1963, 1964 года рождения.
19 ноября 2021 года в 13:00 в аккаунтах Оперативного штаба РТ, Министерства транспорта и дорожного хозяйства РТ и Роспотребнадзора РТ прямой эфир по QR-кодам.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Татарстан территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Кар явуы ихтимал, урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Төнлә температура -2...-7 градуска кадәр була, көндез 0...-5 градус тирәсендә торачак.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин язучы Рауль Мирхәйдәровка Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кушуы буенча Рауль Мирсәет улына Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Тулы вәкаләтле вәкиллек заказы... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан халкы Covid-19 вакцинациясеннән медицина каршылыгы турында белешмәне яшәү урыны буенча теркәлгән сырхауханәдә алырга мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу документта белешмәнең чынлыгын тикшерү мөмкинлеге бирә торган QR-код, шулай ук медицина каршылыгы сәбәбен – МКБ-10 буенча диагноз һәм белешмәнең гамәлдә булу вакыты күрсәтеләчәк. «Белешмә бары тик медицина күрсәткечләре буенча гына лаборатор... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Оештыручылар «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә яше 35тән узган режиссёрлар катнашу сәбәбен аңлатты. «Безнең бу мәсьәләдә үзебезне читлеккә утыртасы килми. Театр — сәнгать бит инде ул. Беренче урында спектакльләрнең яңалыгына карарга кирәк. Кешенең күңеле яшь булса, ул илледә дә, алтмышта да - яшь», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов "Татар-информ" хәбәрчесенең фестиваль нигезләмәсе буенча катнашучыларның яше 35тән артмавы каралса да... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 15-21 ноябрьдә Үзбәкстан Республикасында толерантлык атналыгы башланды. БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча 1997 елдан башлап 16 ноябрьдә бөтен дөньяда ел саен Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. 2021 елның 16 ноябрендә Халыклар дуслыгы монументына - тимерче Шоахмәд Шомахмәдов гаиләсе һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Әлеге гаилә Бөек Ватан сугышы елларында Ташкентка эвакуацияләнгән 15 төрле милләт баласын уллыкка алган һәм тәрбияләгән, диелгән... Читать дальше...
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау кампаниясенә кандидатлар 1,9 млн сум акча тоткан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР парламенты президиумы утырышында хәбәр итте. «Теркәлгән тугыз кандидатның барысы да сайлау фондларын формалаштыру өчен махсус сайлау счетлар ачты. Гомумән алганда, махсус сайлау счетларына 1 953,9 мең сум күләмендә акча кергән. Барлык... Читать дальше...