(Чаллы, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәге 2021 ел йомгаклары буенча «ПроДокторов-2021» Бөтенроссия премиясенең җиңүчесе булды. Иң яхшы медицина учреждениеләре «ПроДокторов-2021» мәйданчыгындагы үз фикерләрен калдырган пациентлар ярдәмендә сайлап алынган. «Бала табарга 2021 елның 26 августында килдем. Барлык персонал бик игътибарлы һәм ягымлы. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бала табу бик тиз узды, беренче баладан соң бала табарга курыктым... Читать дальше...
(Зәй, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Рәзимә Кашапова). Зәй паркларында карт һәм корыган агачлар киселә, бу, беренчедән, санитар чистарту булса, икенчедән, эстетик яктан эшләнә, куркынычсызлык кагыйдәләре дә үтәлә. Бүгенге көндә шәһәрнең Рәфыйков урамы территориясендәге беренче, икенче һәм өченче паркта корыган, ауган, карт агачларны кисү һәм чистарту эше бара. Әлеге парк-лар зур ябалдашлы агачлары булуы белән үзенчәлекле. Биредән узып йөрүчеләрне агачлар кисү мәсьәләсе борчыды. «Паркларда карт һәм корыган агачлар киселә... Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры башкортлашу сәясәтенең туганнар арасына керүе турында спектакль чыгарды. Бүген Камал театрында «Сәфәр» премьерасының беренче көне. «Сәфәр» спектакленең пьеса авторы — журналист Альберт Шакиров. Режиссер — Рамил Гәрәев, сәнгать җитәкчесе — Фәрит Бикчәнтәев. Ике туганның берсе документлар буенча үзен башкорт дип билгели, икенчесе татар булуларын әйтә. Нәтиҗәдә берсе Казанда, берсе Уфада яшәгән туганнар аралашмас була. Инде өлкән... Читать дальше...
(Апас, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград камалышы шаһитларына район башлыгының бүләкләре тапшырыла, котлаулары ирештерелә Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран, Ленинград камалышының ике шаһиты яши. Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. «Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына җиңелде. Уен исәбе — 0:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Беренче период голларсыз үтте. Икенче период. Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Сибирь» сакчысы Михал Чайковски гол кертте (0:1). Өченче период. Унтугызынчы минутта Олег Ли «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Командалар составы: «Ак Барс» Билалов (Бобков); Бровкин ... Читать дальше...
(Актаныш, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актанышта бәйрәм көн уңаеннан оештырылган ярминкә барышын үзенең урынбасарлары, ярдәмчеләре белән район башлыгы Энгель Фәттахов карап чыкты. Энгель Фәттахов район халкын Россиякүләм бәйрәм белән тәбрикләде. «Без традицияләрне дәвам итәбез, бүген Халыклар бердәмлеге көне. 6 ноябрь — Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн. Бүгенге ярминкәгә катнашкан барча райондашларга: хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыкларга, эшмәкәрләргә зур рәхмәт. Читать дальше...
Вот уже более четверти века она является Основным законом республики, гарантом законности и правопорядка, свобод граждан.
Исемлеккә эләгүнең һәм Украинага кертмәүләренең сәбәпләреннән берсе – артистларның Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда гастрольләре.
Как прогнизируют метеорологи, в ближайшее время нас ожидает ухудшение погоды, в республику придет дождь со снегом.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми теркәлгән эшсез гражданнар саны 14,6 меңгә калган - бер атна эчендә эшсезләр саны 348 кешегә кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Эш бирүчеләр республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 60,9 мең вакансия турында хәбәр итә. Бер атна эчендә генә дә эш бирүчеләр 4995 яңа вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Эшсез булып... Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, «Илкүләм өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Нәрсә ул бәхет?» документаль тикшеренү фильмын тәкъдим итте. Картина Россиядә яшәүче төрле һөнәр, дин һәм социаль катлау вәкилләренең бәхеткә мөнәсәбәтен тикшерә. Шул ук вакытта илнең күпмилләтле характерына аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, фильмны оештыручылар сүзләренә караганда, анда «бәхеткә ирешү коралы буларак, һәр кеше тормышында илкүләм проектларның роле дә чагылыш тапкан». Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 18 часов 4 ноября до 18 часов 5 ноября 2021 года
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының шактый начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә. Көн азагына табан һәм кичен республика территориясендә, Казанны да кертеп, урыны белән бозлавык барлыкка килү фаразлана. Юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар. Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төбәк буенча, башкаланы да кертеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көньяктан көчле җил күзәтелә. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) үзенең территориаль органнарына Covid-19 коронавирусыннан вакциналаштыруга каршы чыгыш ясаучы затлар турында Россия Тикшерү комитетына һәм прокуратурага хәбәр итәргә кушты. Шул ук вакытта прививка ясатмаска өндәүче медицина хезмәткәрләренә аерым игътибар бирергә киңәш ителде. Тиешле инициатива турында «Медвестник» басмасы хәбәр итә. Ул 1 ноябрьдә җибәрелгән хатка сылтама ясый, аны ведомство җитәкчесе Алла Самойлова имзалаган. Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие дине эшлеклеләре белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген яңадан торгызылган гыйбадәтханәдә Казан Изге Ана иконасы бәйрәме уңаеннан илаһи литургия узды. Гыйбадәт кылуларны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләде. Чиркәү тантаналарында катнашу өчен Казанга Тарихи православие чиркәүләре вәкилләре, шулай ук Елисаветинск-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте фонды делегациясе килде. Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан халкын шәһәрнең прививка пунктларында кайбер вакциналар җитмәү мәсьәләсе борчый. Мэрия оештырган туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — республика башкаласының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әлеге уңайдан җавап бирде. «Безнең „КовиВак“ әлегә җитештерүне туктатканлыгы һәркемгә мәгълүм. Ялгышмасам, алар үз заводларында җиһаз линияләрен алыштыра. Шуңа күрә „КовиВак“, чыннан да, төбәкләргә килми, бу хәл бөтен ил буенча хәзер», — диде белгеч. Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). ТР вице-премьеры –Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 2-3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге бәйрәме алдыннан Сириядә Хмеймим базасында Россия хәрбиләре янында булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Делегация ике тоннага якын төрле медикаментлар һәм көнкүреш техникасы алып барды», — диде агентлык әңгәмәдәше. Татарстан кунаклары Россия Герое — вертолетчы Рәфәгать Хәбибуллинны искә алды. Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте балалар арасында «Әстерханның татар авыллары һәм бистәләре» дигән рәсем ясау конкурсы игълан итте. Ул онлайн форматта уза. «Рәсемнәр А4 битендә яңа гына ясалырга, моңа хәтле башка бәйгеләрдә тәкъдим ителмәгән булырга тиеш», — дип яза Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте Инстаграмдагы сәхифәсендә. Оештыручылар ассызыклавынча, эшләр бәйге темасына туры килергә, шулай ук, креатив, пөхтә... Читать дальше...
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды октябрь аенда 8 тонна гошер сәдакасы өләшкән. «Октябрь аенда „Зәкят“ фонды 17 авыру һәм мохтаҗ кешегә матди ярдәм күрсәтте, 8 тонна гошер сәдакасы өләште, 450 мохтаҗ һәм сукбай кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итте, 157 кешегә бушлай кием бирде», — дип хәбәр итә «Зәкят» хәйрия фондының матбугат хезмәте. Хәбәрдә язылганча, бу елның октябрендә фонд тарафыннан 98 азык-төлек җыелмасы таратылган, 40 гаилә ит белән тәэмин ителгән. Читать дальше...
(Чаллы, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллы театрында татар альтернатив музыкасы концертлары сериясен җырчы Илгиз Шәйхразиев ачып җибәрә. Концертларны театр Yummy Music лейблы белән берлектә оештыра. Бу хакта «Татар-информ»га театр каршындагы коворкинг-үзәк җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте. Илгиз Шәйхразиев — автор-башкаручы, Yummy music лейблы артисты. Ул Татарстан дәүләт камера хоры белән дә чыгышлар ясый. 2020 елда «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында Нью-Йоркта, дөньядагы... Читать дальше...
В них широкий выбор товаров к праздничному столу, низкие цены на мясную продукцию.
Ярмарку посетил глава района и города Алмаз Ахметшин.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Сovid-19 коронавирусының 188 яңа очрагы теркәлгән. Инфекцияне биш кеше читтә, калганнары авырулар белән аралашудан йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Егерме биш кеше хастаханәгә салынды, 163 кеше өйдә дәвалана», - диделәр ведомствода. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән – чирне биредә 126 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның 17 очрагы билгеләнгән, ә Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — җидешәр. Читать дальше...
Среди них и Илюза Сафаргалиева. На сегодняшний день план сбора статистической информации составляет более 90%.