(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми теркәлгән эшсез гражданнар саны 14,6 меңгә калган - бер атна эчендә эшсезләр саны 348 кешегә кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Эш бирүчеләр республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 60,9 мең вакансия турында хәбәр итә. Бер атна эчендә генә дә эш бирүчеләр 4995 яңа вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Эшсез булып яңа гына теркәлгән 658 кешенең элек рәсми эш урыны булган, тагын 18 кеше оешма ликвидацияләнү яки хезмәткәрләр штаты кыскару сәбәпле эшсез статусын алган», – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, бер атна эчендә республиканың дүрт моношәһәрендә – Чистай, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Менделеевскида эшсезләр саны кимегән. Чаллы, Алабуга һәм Түбән Камада эшсезләр саны арткан.