(Чирмешән, 25 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Бу көннәрдә Чирмешән районы оешмалары һәм учреждениеләре ишегалларын Яңа ел бәйрәменә әзерли башлады. Чыршыларын иң матур бизәүчеләрне быел да бүләкләячәкләр. Район башкарма комитетының территорияләрне Яңа елга бизәү уңаеннан чыккан карары нигезендә игълан ителгән бәйге 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәне 24 декабрьдә ясаячаклар. Конкурста җиңү өчен авыл җирлекләре — бер, район үзәге оешмалары икенче номинациядә көч сынаша. Читать дальше...
Башкортстанга күчәсе җирләрнең мәйданы 2,7 гектар тәшкил итә.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Сыйфатлы медицина ярдәме һәр төбәктә яшәүче һәр кешегә ачык булырга тиеш, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Хөкүмәт башлыгы пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәт координация үзәгендә сәламәтлек саклау хезмәтен үстерү буенча киңәшмә үткәрде. «Сыйфатлы медицина ярдәме, әлбәттә, илебезнең һәр төбәгендә яшәүчеләргә ачык булырга тиеш», — диде ул. Мишустин Хөкүмәт моның өчен барысын да эшләвен дәвам итә, дип искәртте. «Безнең эштә ориентирлар... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзер Татарстанның 50 мәктәбендә яңа федераль белем бирү стандарты сынала. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Ул яңартылган стандартлар 2022-2023 уку елының 1 нче сентябреннән гамәлгә керәчәген искәртте. Ул туган тел һәм туган тел әдәбияты предметына юнәлдерелгән. Министр татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгәнен әйтте. «Туган телләр буенча 15 тән артык дәреслекнең... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл мәктәпләрен һәм милли белем бирү оешмаларын саклап калу бурычы куела. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. «Республикада аз комплектлы 99 башлангыч авыл мәктәбе, 342 төп мәктәп, 835 урта мәктәп исәпләнә. Моңа кадәр ремонтка ябу кебек эшләр аркасында кайбер мәктәпләр вакытлыча ябылган иде, бу күренеш дәвам итәр дип уйламыйм. Авыл мәктәпләрен япмыйбыз», — дип белдерде министр. Аның сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ). Татар милли хәрәкәте активисты Илдус Садыйк вафат. Бу хакта музыкант Рамил Хәйретдинов инстаграм аккаунтында хәбәр итә. «Бүген, 25 ноябрь, хөрмәтле Илдус абыебыз Садыйк вафат булды. 20 ел элек беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев белән татар балаларына Казанда милли-дини үзәк ачып, бик күп милләтпәрвәр егетләр, дистәләгән мөфти, йөзләгән хәзрәтләрне балачактан ук тәрбияләп үстергән халкыбызның бөек шәхесе иде ул», дип язган ул. Иртәгә җомга көнне, 13.00 сәгатьтә... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Еленеа Сәлахова). Казанның Киров районы суды су ташый торган «КамАЗ» машинасын йөртүче 65 яшьлек Илдар Саттаровны кулга алган, ул кичә 7 яшьлек малайны бәрдергән . Фаҗига Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә була. Бала яшел утка җәяүлеләр кичүеннән чыга торган була, шулчак аны «КамАЗ» машинасы бәрдереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән малай шунда ук үлә. Барысы да әнисенең күз алдында була, ул аны мәктәпкә озата торган була. Процесс башланганчы, ир баланы күрмәвен... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 ноябрьдә, Татарстанда циклон белән бергә республикага кайткан шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар көтелә, көндез җепшек кар фаразлана. Моннан тыш, көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, җиңелчә буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан исә торган талгын җилнең көндез вакыты белән 15-18 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Республикада төнлә һава температурасы 3-8 градус... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елдан Татарстан «Авыл укытучысы» федераль программасында катнаша. 13 педагог мәктәпләр белән хезмәт килешүе төзеп, бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум акчаны алган. Бу хакта бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда мәгариф үсеше программалары турында сөйләгәндә, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Республикада конкурс нигезендә сайлануга Россиянең 21 төбәгеннән 68 укытучы дәгъва белдергән. Министр кадрларга кагылышлы сорауга җавап бирде. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханә «Ел китабы — 2019» конкурсына нәтиҗә ясады һәм бүген лауреатларны билгеләде. Тәбрикләү тантанасы Милли китапханәнең конференц-залында узды. Җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова котлады. «Татар телендәге проза» номинациясе: 1 урын — Нәбирә Гыйматдинова «Үлмәс»; 2 урын — Равилә Шәйдуллина «Карт шомырт хатирәсе»; 3 урын ... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәдәният министры Ирада Әюповага Казан циркындагы вазгыятькә вакытында чара күрергә кушты. Элегрәк социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеода Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның бер хезмәткәр яшеренгән кабинетны ачарга маташуы һәм берничә тапкыр ишеккә пычак белән бәргәнлеге күренә. Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелектә резонанс тудырган хәл тиешле дисциплинар җәза бирүне таләп итә, дип белдерде. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәткә инде хәзер үк илнең пандемиягә кадәрге демографик күрсәткечләрен кайтарырга, шулай ук илнең гражданнар саны һәм көтелә торган гомер озынлыгы артуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк төгәл гамәлләр планы кирәк, дип белдерде Премьер-министр Михаил Мишустин сәламәтлек саклауны үстерү буенча киңәшмәдә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Президент тарафыннан 2030 елга халыкның тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычы куелган, дип искәртте ул. Әмма яңа коронавирус... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 10 кеше коронавирус корбаны булган. Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1215 үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ведомство хәбәрендә. 1944, 1949 һәм 1954 елларда туган өч ир-ат һәм 1938, 1949, 1947, 1954, 1955, 1959 1962 елларда туган җиде хатын-кыз вафат булган.
Богданов Хамза Салимович(биография) полковник,Герой Советского Союза,командир мотострелковой бригады родился 15 ноября 1904 года в деревне Старое Тимошкино (поселок Старотимошкино) Барышского района Ульяновской области. В 1926 году окончил Ульяновскую пехотную школу, в 1929 году Ленинградские броневые командные курсы, в 1939 —… Далее
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан «Пушкин картасы» буенча билетлар сатуда лидерлар бишлегенә керде. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте. «Бөтен ил буенча программага өч меңгә якын мәдәният оешмасы кушылды, бу - 24 меңнән артык чара. Монда „Пушкин картасы“ буенча билетлар сатуда Мәскәү, Петербург, Татарстан, Волгоград һәм Новосибирск өлкәләре лидер-төбәкләр булды», — дип хәбәр итте ул дәүләт башлыгына. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ташламалы транспорт карталарын блокировкалау һәм блокировкадан азат итү буенча сервис эшли башлады. Ул social-card.ru сайтында эшли, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. «Ташламалы транспорт картасы белән йөри торган 60 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга мәгълүматны сайтта тикшерергә киңәш ителә», – диделәр министрлыкта. Сайтның махсус бүлегендә карта номерын кертергә кирәк. Әгәр чикләүләр юк икән, картаның актив булуы турында хәбәр барлыкка киләчәк. Читать дальше...
Соңгы елларда ул каты авырды. Активист белән хушлашу җомга көнне Казанның Яңа бистә зиратында узачак.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Мәскәүнең Тверь район судында утырыш узды, анда «Finiko» финанс оешмасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинга арестны озайту турындагы үтенечнамә каралды. Суд үтенечне канәгатьләндерде һәм Finiko оештыручысын СИЗОда калдырды. Искәртеп узабыз, Доронинны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаеплиләр. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Finiko» оешмасына нигез салучы Кирилл Доронинның оешма таркалуда аның партнерлары гаепле дип белдергәнлеген хәбәр иткән иде.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Үзәк сайлау комиссиясе узган сайлау нәтиҗәләре буенча кандидатларын сайлаучылар хуплаган партияләр исемлеген раслады. Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына сайлауларда катнашу өчен аларга сайлаучыларның имзаларын җыю таләп ителми. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау кампанияләре нәтиҗәләре буенча һәм аларга нәтиҗә ясаганнан соң, сайлауларда имза җыюсыз катнашырга хокуклы партия исемлекләре яңартыла. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсендә яшәүче татарлар Самара Губернаторы Дмитрий Азаров исеменә Урта Азия дәүләте әмире Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы булулары турында хат юлларга җыена. Хат текстын Самара өлкәсе галиме, туган якны өйрәнүче Шамил Галимов әзерләячәк. Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә (Тамерлан, Амир Темур) һәйкәл куюга конкурс үткәрергә ниятләве хакында хәбәр итте. Бу хакта Үзбәкстан Министрлар Кабинетының турындагы карары чыккан. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар өчен ватрушка дип йөртелә торган тюбингларда таулардан шуу бик куркыныч. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Балалар Республика клиник хасаханәсе травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов сөйләде. «Ватрушкалар – җәрәхәт ала торган иң куркыныч күңел ачу төре. Чөнки бала беркетелмәгән, бәрелгәндә авыр җәрәхәтләр муен, оча сөяге, балтыр сөякләренә туры килә», — дип аңлатты белгеч. Табиб искәртеп узганча... Читать дальше...
Моңа кадәр Казан полициясе активистларны хакимият белән килештерелмәгән киңкүләм чаралар уздырырга ярамавы турында кисәткән иде.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Халыклар дуслыгы йортында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленә йомгак ясалды. Фестиваль 2016 елдан бирле Министрлар Кабинетының «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «ТАТМЕДИА» АҖнең «Сәхнә» журналы тарафыннан үткәрелә. Быел 300ләп гариза кабул ителде, бары тик 100 коллектив кына икенче этапка үтте... Читать дальше...
БМО әзерләгән хисапта әйтелгәнчә, пандемия башланганнан соң хатын-кызларга карата көч куллану очраклары ешайган.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). «Чикләвек» уены – команда интеллектуаль уены ул. Аның барышында катнашучылар татар гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте һәм теле турындагы сорауларга җавап бирә, дип хәбәр итә оештыручылар. «Чикләвек» интеллектуаль уены 2019 елдан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы тарафыннан уздырыла һәм һәр уенда күп итеп катнашучылар җыя. Уен яшьләрне берләштерә һәм тарихи китаплар укырга, татар халкының мәдәниятен һәм телен өйрәнергә этәрә. Читать дальше...