(Кукмара, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районы Мәдәният йортында Кукмара балалар музыка мәктәбенең 55 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты булды. Юбилей концертында төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар катнашты. Әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев һәм башкалар килгән иде. Читать дальше...
(Арча, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Бүген, 3 ноябрьдә, «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе башланды. Әлеге акциягә безнең район халкы да кушылды. Арчада 5 мәйданчыкта район Иҗтимагый совет әгъзалары, Үзәкләштерелгән китапханә, Мәдәният йорты, Арчаның 6нчы мәктәбе, «Казан арты» тарих-этнография музее коллективлары белемнәрен сынады. 99 кеше 45 минутта 30 сорауга җавап язды. «Зур этнографик диктант» акциясе 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Читать дальше...
(Әгерҗе, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе муниципаль районы Советы аппаратына яңа җитәкчесе билгеләнде. Ул — Альбина Хафиз кызы Сайдиәхмәтова. Альбина Сайдиәхмәтова 1978 елда Әгерҗедә туган. 2001 елда Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча — икътисадчы. Хезмәт юлын 1997 елда район социаль тәэмин итү бүлегендә белгеч буларак башлаган. 1999 елдан соңгы хезмәт юлы район хакимиятендә оештыру бүлеге белән бәйле. Биредә ул белгеч, әйдәп баручы белгеч вазифаларын башкара. Читать дальше...
Мероприятия в честь Дня народного единства пройдут на официальных аккаунтах различных организаций.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның махсус туры эфирында йөрәк-кан тамырлары системасындагы проблемалар белән бәйле булган симптомнарны атады. «Беренче чиратта, күкрәк читлегенең авырта башлавы сагайтырга тиеш. Бу физик яки эмоциональ йөкләнешкә бәйле булырга, авырту күкрәккә генә түгел, аскы казналыкка, сул як калак сөягенә, аркага һәм кулларга да күчәргә мөмкин», — дип искәртте табиб. Читать дальше...
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур һәм Мәчәләй авылларында зират территориясен җыештыру буенча көзге өмәләр узды. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Яңа Мансур авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм тәртипкә китерүдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә. «Мәчәләй авыл җирлегендәге зиратларны тәртипкә китерү буенча көзге өмәләр дәвам итә. Әлеге чараларда катнашучы мәчет имамнарына, авылдашларга һәм чыгышы белән шушы авыллардан... Читать дальше...
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе чорында Россиядә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге турында санитария кагыйдәләренең гамәлдә булу вакыты 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Моңа кадәр кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварына кадәр иде.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте «Ансар-төньяк» мөселман яшьләре форумын үткәрде. Чара Юрга районы Зимник авылындагы «Кышлау нуры» мәчете базасында узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Көн дәвамында яшь мөселманнарга мавыктыргыч һәм бай программа (мөселманнар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр темасына лекцияләр, «Мөслимквиз» интеллектуаль уены, тирда ату һ.б.) тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар... Читать дальше...
Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьеваны "халыкны мәҗбүри вакциналауны гамәлдән чыгару яклы" санкцияләнмәгән чара уздыруда гаеплиләр. Аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ел ахырына кадәр яңа автомобильләрнең бәясе тагын 4-5 процентка артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Банкавто (РГС Банкның цифрлы платформасы) үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә. «Бәя арту 9 ай дәвамында тукталмады… Күпчелек модельләрнең тәкъдим ителгән ваклап сату бәяләре форматындагы прайс-битләре ел ахырына кадәр тагын 4-5 процентка артачак», — дип искәртә Банкавто эксперты. Бәя артуның сәбәбе — ихтыяҗның югары булуы һәм автомобильләргә кытлык. Читать дальше...
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 10 ноябрьдән башлап Чаллыда шәһәрнең хезмәт коллективларында тикшерүләр башлана. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) территориаль бүлеге хезмәткәрләре, мәҗбүри вакцинация кертелүгә дә карамастан, коронавируска каршы прививка ясатмаган предприятие хезмәткәрләрен ачыклаячак. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина Чаллы шәһәр Советының IХ утырышында шул хакта хәбәр итте. Читать дальше...
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстан татарлары Татарстан җитәкчелегенә һәм республика халкына үзләре өчен кыен вакытта булышлык иткәннәре, шул исәптән гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Алар шул хакта видеоролик яздырган. «Без, татарлар, Сари-Пуль провинциясенең Госфанди шәһәрендә, Татар дип аталган районда яшибез. Татарстанга һәм безне онытмаган барлык татарларга сәлам тапшырабыз һәм рәхмәт әйтәбез», - ди роликта җәмгыять аксакалларының берсе. Шунысын да искәртик... Читать дальше...
Завтра мы отмечаем один из главных государственных праздников – День народного единства.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Полиция хезмәткәрләре Түбән Камадагы сәүдә үзәкләренең берсендә билгесез кешеләрнең QR-кодларны тикшермичә генә халыкны үткәреп җибәрүен сурәтләгән видео чыкканнан соң тикшерү эшен башлады. Шул рәвешле, алар республикада коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары турындагы ТР Министрлар Кабинеты карарын бозган. Бу хакта сәүдә үзәгендә каравылчы булып эшләүче кеше хәбәр иткән. Әмма полиция хезмәткәрләре килгәндә закон бозучылар инде урында булмаган. Читать дальше...
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминов Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен Казандагы стационар участокларның берсенә килде. Ул милләте белән горурлануын әйтте, татар халкы — Россиядә дәүләт төзүче халыкларның берсе булуын искәртте, шуңа күрә аны сакларга һәм ярдәм итәргә кирәк. «Россиядә татар булу — бик шәп. Татар — горур яңгырый», — диде ул, җанисәп анкетасын тутыргач. 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу уза. Беренче этап нәтиҗәләрен 2022 елның 31 маенда... Читать дальше...
В Великой Отечественной войне из Нурлатского района участвовали 294 женщины.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Иркутск янында Ан-2 очкычы һәлакәткә очраган, ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Самолет техник төзексезлек яки һава шартлары начар булу аркасында һәлакәткә юлыккан дип фаразлана. Очкычта барлыгы җиде кеше булган, хәзерге вакытта калган биш кешенең язмышын ачыклыйлар. ТАСС агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, самолет бортындагы барлык кешеләр дә һәлак булган.
В этом году поисковый отряд местной общественной организации ветеранов войны в Афганистане и других локальных конфликтов принял участие в двух поисковых экспедициях в Волгоградской области.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Быелгы җәйдә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Актаныш авылының 4 кварталы төзекләндерелде. Район җитәкчелеге һәм төзүчеләр 4 кварталда яшәүчеләр белән төзелеш дәвамында очрашып торды. Халык киңәше белән, проектка үзгәрешләр дә кертелгән. Мәсәлән, кварталга керү юлы моңарчы берәү генә булып кыенлыклар тудырса, хәзер автомобильләр ике юлдан керә-чыга ала. Чүп түгү контейнерлары яңартылган, балалар мәйданчыклары да зурайтылган, яңа җиһазлар куелган. Читать дальше...
Русиянең юстиция министрлыгы Мәскәү татарлары штабын ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының үсеш стратегиясен әзерләүгә багышланган киңәшмә үткәрде. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка стратегиянең төп элементларын тәкъдим иттеләр. Велоҗәяүле маршрутлары, яр буе парклары, көймә станцияләре, «Татарстан көзгеләре» экотуристик кластерын булдыру һәм яңарту хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, әлеге стратегия ярдәмендә Татарстан башкаласында берничә экологик проект гамәлгә ашырылачак. Читать дальше...
Напомним, что участие в электронной переписи доступно только тем пользователям, у которых учетная запись на Госуслугах РТ имеет стандартный или подтвержденный статус.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Горький шоссесында күп катлы йортның алтынчы катындагы тәрәзәдән ике яшьлек бала егылып төшкәннән соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү эшен оештырды. Якынча мәгълүматлар буенча, сабый тәрәзәне үзе ачкан һәм җиргә егылып төшкән. Бу вакытта аның әнисе – өйдә, әтисе эштә булган. Фаҗига булган урынга Казанның Киров районы прокуроры Илдар Сабиров килгән. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына... Читать дальше...
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары », Ләйсән Газизова). Бүген Актаныш районының ике авылында — Иске Җияш һәм Уръядыда заманча медицина пункты ачылды. Иске Җияштә озак еллар фельдшер булып эшләгән Нурания Харрасова «Без бу көнгә озак килдек», — ди. Моңарчы фельдшерның эш шартлары бик авыр булган, бина иске, җылылык юк. Авыруларны кабул итү, медицина ярдәме күрсәтү аңа карап тукталып тормаган. Нурания апа укол ясарга, система куярга авылдашларының өенә йөргән. Юллар пычрак булу сәбәпле... Читать дальше...
Это и дальнейшие планы по благоустройству сквера обсудил глава Нурлатского района Алмаз Ахметшин при встрече с заместителем начальника Куйбышевской железной дороги Шамилем Шайдуллиным.