(Саба, 15 ноябрь, «Татар-информ», « Саба таңнары »). Тимершык мәдәният йортында китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән «Теле барның — иле бар» дип исемләнгән иҗади очрашу узды Очрашуда «Ак калфак» һәм « Мизгел» клубы әгъзалары катнашты. Чараны алып баручы китапханәче кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунакларны Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсе белән таныштырды. Автор үзенең «Элвин Грей самый шулай» һәм «Рәйсәнә» исемле яңа китаплары белән таныштырды. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Читать дальше...
Вакыйга сүрәсе – Коръәндә 56 нчы сурэ, 96 аятьтән тора. Вакыйга сүрәсе Мәккә чорында иңгән сүрәләрдән санала, ләкин мөфәссирләр (Коръән белгечләре) бу сүрәнең кайбер аятләре Мәдинә чорына карый диләр. Бер хәдистә, кем һәр кич Ахшам намазыннан соң Вакыйга сүрәсен укый, аңа хәерчелек, фәкыйрьлек кагылмас, диелә. Вакыйга сүрәсе хакында кыскача мәгълүмат Бу сүрәдә Кыямәт хәлләре тасвирлана. […]
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлегендә котыру авыруы ачыклануга бәйле рәвештә карантин кертелде. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. «Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарда котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертергә», — диелә документта.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Шамил Усманов урамындагы 2 нче гимназиядән янгын аркасында балаларны һәм өлкәннәрне эвакуацияләделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә янгын турында хәбәр бүген 19.51 сәгатьтә килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк мәктәптән мөстәкыйль рәвештә алты кеше, шул исәптән өч бала чыккан. Беркем дә зыян күрмәде, диелә хәбәрдә. Янгынның сәбәпләрен ачыклана.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автомобиль хуҗаларын административ хокук бозу турында беркетмә төземичә штрафка тарта башлаячаклар. Аерым хокук бозулар өчен штрафлар турындагы карар махсус мобиль кушымталар аша алынган фото-һәм видеоматериаллар нигезендә чыгарылачак. Россия Президенты Владимир Путин РФ законнарына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. РФ Президенты йөкләмәсе буенча, үзгәрешләрне 2022 елның 1 июненә кадәр кертергә кирәк. Читать дальше...
QR-кодлар системы башта Уникс спорт-күңел ачу бинасы өчен кертеләчәк дип көтелә.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ике миллионнан артык күп балалы гаилә яши, аларда 6,6 миллион бала тәрбияләнә, дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Вовченко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «2010 елда гына да Россиядә 980 мең күп балалы гаилә бар иде, хәзер ике миллионнан артык, аларда 6,6 миллионнан күбрәк бала тәрбияләнә», - диде ул журналистларга.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). 30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ХІІІ «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале узачак. Проект афишасына 13 спектакль керде. Драма, комедия, шигъри әкият, документаль һәм пластик спектакльләр, яшьләр рок-драмасы — проект жанрларның күптөрлелеген үз эченә алган. Биредә һәркем үз зәвыгы буенча спектакль таба алачак. Проект кысаларында эшләр рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителәчәк. «Әгәр 10 ел элек Татарстан тирәнтен театр провинциясе булса... Читать дальше...
"Мемориал"ны юк итү – халыкны хәтереннән мәхрүм итү, коточкыч репрессияләр чоры кабатланмасын өчен без моңа юл куймаска тиеш" ди Русия фәннәр академиясе вәкилләре.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия җыелма командасында Татарстан вәкиле Ирек Ризаев, спорт дисциплинасы тарихына үз исемен язып, BMX-фристайл велосипед спорты буенча Европа чемпионатының көмеш медален яулады. Бу хакта Россиянең Велоспорт федерациясе башлыгы Вячеслав Екимов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән телеграммада язган. «Россия Велосипед спорты федерациясе исеменнән сезнең төбәк спортчысының уңышлы чыгышы белән котлыйм. Татарстан Республикасында... Читать дальше...
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең Гала-концерты уза. Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды, ул катнашучыларны проектның финалына чыгу белән котлады, шулай ук фестиваль хәрәкәтенең яңа формаларын табарга тәкъдим итте. «Минемчә, катнашучылар арасында лауреатларны аерып карау бик үк дөрес түгел. Бу проектта катнашучыларның һәрберсе җиңүче дип уйлыйм. Читать дальше...
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлгән. Өч ир-ат һәм ике хатын-кыз вирус корбаны булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1946, 1955 һәм 1957 елгы ир-атлар, шулай ук 1939 һәм 1962 елгы хатын-кызлар вафат булган. Covid-19 пандемиясе вакытында республикада барлыгы 1127 кешенең гомере өзелгән. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлану очракларының максималь саны ачыкланган.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аргентинаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуард Антонио Зуайн белән очрашты. Фикер алышуда төп тема республикаларның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре турында булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. «Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Без Россия - Аргентина мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез», - диде ТР Президенты. Читать дальше...
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә кертелгән эшләми торган көннәр Covid-19 белән авыручылар санын киметергә ярдәм итте. Моннан тыш, төбәкләргә пандемия белән көрәшү һәм зарарланучылар санын киметүгә ярдәм итү өчен акча бүлеп бирелә, дип сөйләде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин. «Кайбер төбәкләрдә авырулар санының темплары кимүгә бара. Анда аларны, шул исәптән дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча эшләми торган көннәрне кертү нәтиҗәсендә, киметергә мөмкин булды»... Читать дальше...
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаразлаулар буенча, якын көннәрдә Татарстан Республикасында һава шартларының начарлануы күзәтелә. Республика территориясендә буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә. ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Юлда куркынычсыз тизлек сайларга, иминлек каешларын эләктерергә, кисәк тизлектән яки тормозга басудан тыелырга кирәк. Балаларны автомобильгә бары тик махсус балалар автокреслосында гына йөртергә киңәш ителә. Читать дальше...
Бүген нәшрият рус телендә язылган китапларны тәрҗемә итәргә мәҗбүр.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). ТНВ каналы Халык санын алуда катнашучылар арасында бүләк уйнатты. Бүген, 15 ноябрь, катнашучылар һәм барлык шартларны үтәүчеләр арасында очраклы рәвештә җиңүче сайланды. Ульяновск өлкәсендә яшәүче Назлыгөл Фәйсханова җиңүче булды. «Яңа Гасыр» уздырган конкурста барлыгы 3849 кеше катнашты. Катнашучылар ТНВның @tvtnv һәм @newstnv аккаунтларына язылган булырга, бәйге турындагы постны сториска куярга һәм пост астында «катнаштым» дип комментарий калдырырга тиеш иде.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин губернаторларны коронавируска каршы көрәшне шәхсән контрольгә алырга чакырды. Бу хакта Федераль Министрлар Кабинеты башлыгы инфекциягә каршы көрәш буенча координация советы утырышында әйтте. «Вазгыятьне бик игътибар белән күзәтергә, чикләү чараларын үтәүне тәэмин итәргә, вакцинация темпларын тизләтергә кирәк», - дип искәртте ул. Мишустин медицина оешмаларында кирәкле дарулар булырга тиешлеген искәртте. «Моңардан медицина... Читать дальше...
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Россиядә 3,2 миллионнан артык кеше вакцинация узды. Прививка ясау кампаниясе темплары 6 процентка арткан. Бу хакта коронавирус белән көрәш буенча координацион совет утырышында РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде. «Без актив рәвештә вакцинация эшен алып барабыз<...>. Атна эчендә барлыгы 3 млн 216 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Бу яхшы темплар», - дип нәтиҗә ясады министр. Ул шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә темплар сизелерлек ... Читать дальше...
Ишембай районын 2019 елның февраленнән җитәкләде. 2020 елда Куштау шиханы белән бәйле хәлләрдән соң "танылу алды". Ул экоактивистларны куып таратуда катнашты.
Врачи убеждены, что сформировавшийся после болезни иммунитет к Covid-19, гораздо сильнее, чем после вакцинации.
Первым серьезным испытанием для воспитанниц Нурлатской студии художественной гимнастики «Стремление» в новом учебном году стал открытый турнир «Краски осени».
Кадры опубликовали в соцсети Инстаграм.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасы фаразлары буенча, дүшәмбе, 15 ноябрьдә, кичен республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һәм кунакларга һава торышы бозылганда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә. Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп торырга... Читать дальше...
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыдагы көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән 48/20нче йортта төзекләндерү эшләре дәвам итә, хәзер биредә бишенче катның стенасын өяләр. Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Исхаков мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Бу атнада төзүчеләр аскы катларда бизәкләү эшләренә керешәчәк. Бүген бишенче катның стенасын өяләр», - дип искәртте докладчы. Чаллы мэры Наил Исхаков билгеләп үткәнчә, 48/20нче йортта фаҗига 20 октябрьдә булды. Читать дальше...