(Актаныш, 8 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). 2-6 ноябрьдә Польшаның Вроцлав шәһәрендә өстәл теннисы буенча Халыкара турнир булып узды. Россия данын яклап Татарстан теннисчылары командасы составында Актаныш егете Марат Солтанов та уенда уңышлы чыгыш ясады. Татарстан егетләре финал өлешендә хуҗаларны — Польша командасын җиңеп, I урын алды. III нче урында — Азия командасы. Турнирда Россия, Польша, Кытай, Чехия, Таиланд, Литва, Украина, Словакия, Хорватия, Финляндия командалары катнашты.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан Кәрим Рузмәтов көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә. Чемпионатка әзерлек кысаларында Кәрим Әлмәттә узган укыту-күнекмә җыеннарында катнашты. « Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, билбау көрәше һәм көрәш буенча Россия чемпионаты быел декабрь аенда Казанда узачак. Әлеге ярышлар илкүләм «Демография» проектының Россия Федерациясендә спорт резервын әзерләү һәм көрәшне үстерү максатыннан үткәрелә. Кәрим Рузмәтов — «Фортуна»... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2022-2023 уку елында югары уку йортларына керү өчен төрле фәннәр буенча БДИның тиешле минималь балларын раслады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «2022-2023 уку елында БДИның минималь балларын раслый торган Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыклары чыкты. 2021-2022 уку елында шундый ук таләпләр гамәлдә булачак». Аерым алганда... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Әхтәмов урамындагы 7нче йортта урнашкан Борнай мәчетендә төзекләндерү эшләре башланды. Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итүенчә, проект документларында күрсәтелгәнчә, бина периметры буенча фундаментны яңгыр, кар суларыннан саклау өчен отмосткалар эшләү, гидроизоляция эшләрен башкару һәм түбә ябу каралган. Эшләр ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш. Мәчетне 1872 елда беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Борнаев... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россельхозбанк «Своё Родное. За городом» (Үземнеке. Шәһәрдән читтә) платформасы базасында виртуаль практикум башлап җибәрде. Аның ярдәмендә кулланучылар үзләренең агротуристик бизнесларын камилләштерә яки аны нульдән башлый алалар. Онлайн укуны барлык теләүчеләр уза ала һәм ул һәм бөтенләй бушлай. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Виртуаль практикум — ул берничә блоктан тора торган комплекслы цифрлы сервис, алар түбәндәгеләр... Читать дальше...
Иван Павлов нигез салган "Команда 29" юристлар берләшмәсе дәүләткә хыянәт итү һәм шымчылыкта шикләнелүчеләрне яклап килгән.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта татар һәм башкорт эшкуарларын берләштерә торган яңа эшлекле клуб төзү өчен татар һәм башкорт эшкуарлары очрашты. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар үзләре һәм үз эшчәнлекләре турында сөйләде һәм төзелә торган берләшмәдән көтелгән планнары белән уртаклашты. «БАРС» бизнес-клубы Санкт-Петербургта бизнеслары булган Татарстан һәм Башкортстан эшкуарларын файдалы аралашу... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Пензада 5 ноябрьдә «Тургай-2021» төбәк балалар фольклор конкурсының читтән торып (сайлап алу) этабына йомгак ясау буенча жюри утырышы узды. Нәтиҗәләр фольклор конкурсының турыдан-туры этабында билгеләнә, ул 20 ноябрьдә М. Ю. Лермонтов исемендәге китапханәдә үткәреләчәк. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Җиһанша Туктаров җитәкчелегендә жюри әгъзалары иҗади номерларны сайлап алды. Бәйгедә катнашучылар бу номерларны киләсе этапта күрсәтәчәк, җиңүчеләр шунда билгеләнә. Читать дальше...
Батаршин Гильфан Абубакирович(биография) майор,Герой Советского Союза,командир батальона 157-го пограничного полка войск НКВД по охране тыла Центрального,Белорусского и 1-го Белорусского фронта родился 1 января 1914 года в посёлке Голубовка (город Кировск) Луганской области Украины в шахтёрской семье. Окончил семь классов средней… Далее
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 12 кеше — җиде ир-ат һәм биш хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 12 үлем очрагы расланган», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Covid-19 вирусыннан 1930, 1936, 1941, 1945, 1946, 1959 1961 елда туган ир-атлар үлгән. Вафат булган хатын-кызлар 1941 (ике очрак), 1947 һәм 1949 (ике очрак) елларда туган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллының ике югары уку йортында бәйрәмнәрдән соң уку процессы көндезге форматта дәвам итте. Коронавируска каршы вакцинацияне раслый торган QR-код булдыру студентлар өчен әлегә рекомендация буларак билгеләнә, дип яза «Челнинские известия» газетасы. Чаллы дәүләт педагогика университетында укулар элеккеге режимда дәвам итә. Монда Covid-19 коронавирусыннан студентларның 60 проценты һәм укытучыларның барысы да диярлек прививка ясаткан. КФУның Чаллы институтында студентлар шулай ук көндезге форматта укый. Читать дальше...
Экологический диктант пройдет с 14 по 21 ноября. Принять участие может любой желающий.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда температура торышының җитди үзгәрүе көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразларда шул хакта хәбәр ителә. Иртәгә, 9 ноябрьдә, республикада чагыштырмача җылы һава торышы саклана әле. Әмма чәршәмбе, 10 ноябрьдә, һава шартлары үзгәрәчәк. Төнлә Татарстанда,нигездә, җепшек кар яварга мөмкин. Көндез төбәктә явым-төшем көтелми. Җил төньяктан булачак, һава температурасы төнлә -1.. -6, көндез 0.. -4 градуска кадәр төшәчәк, дип белдерә синоптиклар. Читать дальше...
Дәгъва белдерүчеләр фикеренчә, хакимиятнең вакцина ясатмаучыларны коронавирус таралу чыганагы дип санарга нигезе юк.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов бу өлкәдә 40-50 яшьтән узган татар кешеләре арасында туган телен белмәгәненә үкенүчеләр күп булуын әйтте. «Свердловскида 40-50 яшьтән узган татар кешеләрен очратканым бар, алар татарлыкларын сагына башлый. Татар булып тугансың икән, син бервакытта да рус та, яһүд тә була алмыйсың. Бер тел белгән кеше — бер кеше, ике тел белгән кеше — ике кеше, дигән әйтем бар. Тел белү — байлык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын ( www.gosuslugi.ru ) файдаланган. Моңа кадәр Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, дип язган идек. «Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», — ди Татарстанның беренче Президенты.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы белән Россиягә дуңгыз һәм сыер итен пошлинасыз кертү мөмкинлеге турында фикер алыша, дип хәбәр итә РИА Новости. 2022 елга 200 мең тоннадан артык булмаган, шулай ук киләсе елның гыйнварыннан 31 июненә кадәр 100 мең тоннадан артык булмаган читтән кертелгән туңдырылган дуңгыз итенә пошлиналарны гамәлдән чыгару планлаштырыла. Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, импортерларга максатчан кертүне гамәлгә ашырырга кирәк булачак... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан югары танк команда училищесы полигонында Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының (ККШО) күмәк тынычлык урнаштыру көчләре белән «Какшамас туганлык — 2021» дигән уртак өйрәнүләр башланды. Уртак гамәлләр башкару өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстанның хәрби контингентлары җәлеп ителә. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапин... Читать дальше...
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә Башкортстанда октябрь ахырына коронавирус инфекциясен йоктырып 12 700гә якын медицина хезмәткәре авырган, аларның сигезенә авырганнан соң инвалидлык бирелгән.
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 9 ноября 2021 года.
Нурлатские школьники-активисты в творческой форме рассказали горожанам о внимании на дорогах, о необходимости использования световозвращающих элементов в темное время суток. Нурлатские автоинспекторы, специалисты отдела профилактики «Безопасности дорожного движения» раздавали информационные буклеты, световозвращающие элементы.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада көн болытлы булачак. Атлантик циклонның атмосфера фронтлары узганда яңгыр яварга мөмкин, ә кичен кар явачак. Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан талгын җил төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар. Төбәк буенча төнлә һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр (Казанда — +3тән +5 градуска) тәшкил итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендә тугыз яшьтән кечерәк балаларның коронавирус белән авыруы 1 процентка арткан. Ике авыру бала ИВЛга тоташтырылган. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Светлана Стригункова сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Министр сүзләренчә, өлкәдә Covid-19 коронавирусыннан авыручы балалар өчен 250 койка каралган. Шул ук вакытта урыннар пневмонияле балалар госпитализацияләнү аркасында һәрчак якынча 90 процентка тулы. «Игътибарны яшь структурасына юнәлтәсем килә. Читать дальше...
Биредә икенче чиратта төзекләндерү эшләре дәвам итә.Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Куйбышев тимер юлы җитәкчесенең территориаль төзекләндерү буенча урынбасары Шамил Шәйдуллин шул хакта сөйләштеләр.Очрашу барышында башка мәсъәләләр дә каралды.
На платформе «Свое Родное. За городом», разработанной Россельхозбанком, появился онлайн-цифровой сервис.