(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада көн болытлы булачак. Атлантик циклонның атмосфера фронтлары узганда яңгыр яварга мөмкин, ә кичен кар явачак. Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан талгын җил төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар. Төбәк буенча төнлә һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр (Казанда — +3тән +5 градуска) тәшкил итәчәк. Көндез һава 3-8 градуска (республика башкаласында - 5-7 градуска) кадәр җылыначак Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, чәршәмбе, 11 ноябрьдә үк Татарстанда температура торышының сизелерлек кимүе көтелә.