(Яшел Үзән, 26 ноябрь, «Татар--информ», « Яшел Үзән »). 2012 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге 20 һәм 21 ноябрьдә «Маяк» спорт комплексында узды. Ярышларда «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбенең 6 командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча алтынны «Мирный-1» командасы отты, көмеш медальне «Мирный-2» командасы алды. Әлеге командаларның хоккейчылары Ульяна Пашанина һәм Вероника Лаврухина, шулай ук, «Иң яхшы уенчы» номинациясендә җиңүче булды. Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Баланы наркотиклар белән танышудан саклау өчен беренче чиратта үз балаларың белән аралашырга кирәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркодиспансеры психологик лабораториясе мөдире Лилия Зайцева турыдан-туры эфир вакытында шул хакта әйтте. «Балаларны куркытырга кирәкми. Алар өчен һәрвакыт ачык булырга, алар белән диалог алып барырга һәм ышаныч уятырга кирәк. Шул чакта балалар әти-әниләренә наркотиклар турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты «Ак җомга»га акциясе игълан итте. Биредә түбән бәядән китаплар сатып алырга мөмкин. Китапларны нәшриятның фирма кибетләрендә сорарга яки сайтта заказ бирергә була. 90 процентка кадәр ташламады басмалар да бар. Бу турыда нәшрият социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Календарь алганда, Татар китап нәшриятының теләсә нинди китабы 15 процент ташлама белән сатыла. Нәшрият сайтындагы китапка заказ биргән очракта, бүләккә календарь бирелә, диелә хәбәрдә.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 ноябрьдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлану көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. «Атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле», төбәк буенча урыны белән бераз җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәя, юлларда бозлавык барлыкка килә, ди синоптиклар. Республикада төнлә һава температурасы 2 градустан 7 градуска кадәр салкын була. Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). «Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия педагогик хезмәткәрләр конкурсында Төмән районы, Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәйнуллина катнаша. Төмәннең «Яңарыш» сайтында Ләйлә Мадьярованың шул хактагы язмасы чыкты. Конкурс Россия Федерациясенең рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү буенча инновацион педагогик тәҗрибәнең яңа формаларын, практикасын ачыклауга һәм трансляцияләүгә юнәлтелгән. Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Сочида Гран-при вакытында кыска программа буенча дөнья рекорды куйды. РИА Новости хәбәр иткәнчә, Камилә Вәлиева 87, 42 балл җыйды. Аңа кадәр рекордны Алена Костороная куйган иде (85,45 балл). Камилә Вәлиева ирекле программада (180,89 балл) һәм баллар суммасы буенча да (265,08 балл) рекорд куйды, диелә хәбәрдә.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Милли музеенда 27 ноябрь көнне «Әниләр көне» билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм программасында — җанлы музыка, мода театрыннан дефиле, шулай ук балалар өчен мастер-класс, дип хәбәр итте Казан мэриясе. 11:00 сәгатьтә музей буйлап иммерсив экскурсия була. Биредә кунаклар хатын-кызларның элек нинди һөнәр белән шөгыльләнүләре, йорт хуҗалыгын ничек алып барулары, киенүләре һәм нәрсә белән бизәнүләре турында беләчәк. Аларны тарихи персонажлар — Екатерина II һәм Сөембикә каршы ала. Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусына коллектив иммунитет дәрәҗәсе 51,8 процентка җиткән. Бу федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренә. Коронавирустан прививканы вакцинаның беренче компоненты белән илнең 69 486 166 кешесе ясаткан. Икенче компонентны 60 795 702 россияле алган. Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова пандемиягә каршы көрәш өчен Россия халкының кимендә 80 проценты вакцина алырга кирәклеген белдергән иде. РФ Президенты Владимир Путин, Covid-19 инфекциясе белән авыручылар санын киметү өчен... Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган, алар өч ир-ат һәм биш хатын-кыз. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән сигез үлем очрагы расланган», — дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Covid-19 вирусыннан 1948, 1949 һәм 1954 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1931, 1936, 1938, 1948 һәм 1952 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Узган җомга «„Казан Кремле“ дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифасында Айрат Сибагатуллинның соңгы эш көне булды. Бу хакта «Татар-информ»га музей-тыюлыкның коммуникация-маркетинг бүлеге башлыгы Әлфия Мөшәрәпова хәбәр итте. «Хәзерге вакытта бернинди рәсми гаризалар да булмады. Киләчәктә директор вазифасын кем башкарачагы билгеле түгел. Айрат Миңнемулла улы үзенең китү сәбәбен аңлатмады»... Читать дальше...
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Самарадан Сабир Мөхәммәтҗанов һәм Лиза Шереметьева Беренче каналда Максим Галкинның «Лучше всех» тапшыруында катнашкан. Тапшыру 28 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 19 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак, диелгән «Самара татарлары» сайтындагы хәбәрдә. Сабир Мөхәммәтҗанов һәм Елизавета Шереметьева Самара шәһәренең «СКА» бию спорт клубында шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә «Туган ягым мәчетләре» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста өлкә Диния нәзарәте мөселман якшәмбе мәктәпләренең укучылары катнашкан. Конкурс эшләре 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр кабул ителгән. Жюри хөкеменә Төмән өлкәсенең төрле почмакларыннан барлыгы 30 эш тәкъдим ителде, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтындагы хәбәрдә. Жюри катнашучыларның эшне башкаруга иҗади якын килүен, конкурс темасын ачуын, үзенчәлекле булуын... Читать дальше...
Татарның азатлыгы, Татарстанның суверенитеты өчен көрәшкән өлкән буын вәкилләре бер-бер артлы китеп бара. Дөнья кем кулына калачак? Чын зыялы, милләтпәрвәр, Казанны татарлаштыруга күп көч куйган шәхес Илдус Садыйкны шушы уйлар һәм киләчәк өчен борчылулар белән соңгы юлга озаттылар.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән төп прививкалардан соң «Спутник Лайт» белән ревакцинация ясату коронавирустан 92 проценттан артык саклауны тәэмин итә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Әле кичә генә вакцина алучылар регистрыннан „Спутник“ вакцинасы һәм „Спутник Лайт“ ревакцинациясе комбинациясенең иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе, чирдән саклануның 92 проценттан артыгына ия булуы турында мәгълүмат алдым»... Читать дальше...
Айткулов Салим Нигматович(биография) гвардии младший лейтенант,Герой Советского Союза,командир взвода родился 10.01.1913 года в поселке Мухорский Джангалинского района Уральской области в крестьянской семье. В 1930 году окончил 9 классов в городе Уральск Казахстана. С 1930-41 гг. работал на заводе Уральска. С… Далее
Штрафлар күләме биш меңнән ун мең сумга кадәр.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Ильяс Хаҗиев). Татар милли азатлык хәрәкәтенең аксакалы, Татар иҗтимагый үзәгенә нигез салучыларның берсе Илдус Садыйкны Казандагы Яңа бистә зиратында, туганнары янында, Габдулла Тукай кабереннән ерак булмаган урында җирләделәр. Илдус Садыйков 1936 елда Казанда, Яңа бистәдә туган. 1990 елларда милли хәрәкәт активисты буларак танылды, вафатына кадәр Хәтер көне кебек чараларны оештыруда катнашты. Яңа бистә зиратында 13:00 сәгатьтә башланган дәфен йоласына 30-40 кеше килде. Читать дальше...
Музей җитәкчесе вазифасына хәзер Универсиада авылы мэры булып торучы, 33 яшьлек Илнур Рәхимов киләчәк дигән хәбәрләр бар.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Вакцинаның беренче дозасын алган кешеләргә һәм прививканы тулысынча алган хәрбиләргә бирелгән республика QR-коды җәмәгать транспортында гына гамәлдә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Бу QR-код белән сәүдә үзәкләренә кереп булмый, ул җәмәгать транспорты өчен каралган», — диде министр урынбасары. Хәрбиләр өчен республика QR-коды ярты ел гамәлдә булачак... Читать дальше...
У природы нет плохой погоды.
Победителям и активным участникам были вручены благодарность, дипломы и подарки.
В творческом конкурсе, приуроченном ко Дню матери, приняли участие порядка 170 нурлатцев.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Чистай урамындагы Petzold рестораныннан барлык килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Сәбәбе — электрон почтага бинага мина куелу турында хәбәр алынган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, хәзер вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килгән инде. Нәтиҗәдә, мина куелу турындагы хәбәр расланмаган — бинада берни дә тапмаганнар.
Озеро Шашина с недавнего времени стало местом отдыха и прогулок жителей города. Вечером здесь особенно многолюдно.Основные посетители – дети. Одни-занимаются на тренажёрах, другие - просто любуются озером. А есть те, кто, несмотря на запрет, выходят на лед и пытаются подвергнуть себя опасности или бросают камни в озеро.
Она -молодая нурлатская мама, а как бизнес-леди создаёт «съедобные» букеты. В своей деятельности использует «налог на профессиональный доход».Она - одна из 1812 нурлатцев, зарегистрированных в статусе «самозанятого гражданина».