(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Чистай урамындагы Petzold рестораныннан барлык килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Сәбәбе — электрон почтага бинага мина куелу турында хәбәр алынган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, хәзер вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килгән инде. Нәтиҗәдә, мина куелу турындагы хәбәр расланмаган — бинада берни дә тапмаганнар.