(Чаллы, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллы театрында татар альтернатив музыкасы концертлары сериясен җырчы Илгиз Шәйхразиев ачып җибәрә. Концертларны театр Yummy Music лейблы белән берлектә оештыра. Бу хакта «Татар-информ»га театр каршындагы коворкинг-үзәк җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте.
Илгиз Шәйхразиев — автор-башкаручы, Yummy music лейблы артисты. Ул Татарстан дәүләт камера хоры белән дә чыгышлар ясый. 2020 елда «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында Нью-Йоркта, дөньядагы иң популяр концерт мәйданчыкларының берсе булган Карнеги-холлда татарча җыр башкарды.
Концерт 12 ноябрь көнне Чаллы театрының Зур залында 19.00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар фикеренчә, концертлар сериясе Чаллы халкына татар альтернатив музыкасы белән якыннанрак танышу һәм заманча татар мәдәнияте турындагы күзаллауларын киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк.
Илгиз Шәйхразиев концертыннан соң, 18 декабрь көнне Чаллы театрында ОММАЖ синти-поп төркеме концерты узачак. Ә 2022 елның 29 гыйнварында төрле музыкаль фестивальләрдә чыгыш ясаучы Juna инди-фолк төркеме концерты көтелә.
Билетларны «Билетон» сайтында һәм театр кассасында алырга була. Концертларны Пушкин картасы белән карау мөмкинлеге дә бар.