(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Эшләми торган көннәр режимының дәвамлылыгы буенча имеш-мимешләргә түгел, ә рәсми мәгълүматларга ориентлашырга кирәк. Бу хакта журналистларга президент матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета». «Имеш-мимешләргә ышанмаска, рәсми мәгълүматка ориентлашырга кирәк», — дип искәртте Песков. «Президент указында әйтелгән гамәлләр планы 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимының федераль дәрәҗәдә билгеләнүе турында сөйли», — дип искәртте дәүләт башлыгы матбугат секретаре. Шул ук вакытта төбәкләрнең пандемия чорына карата аерым вәкаләтләре бар. «Эпидемиологик вазгыятьнең ничек үсеш алуына карап, алар үз төбәкләре контекстында мөстәкыйль карарлар кабул итә алалар», — диде ул.