Россиядә югары уку йортларына контроль саннар буенча кабул итү структурасы яңадан каралачак, дип белдергән вице-премьер постына кандидат Денис Чернышенко. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
«Без кабул итү структурасын яңадан караячакбыз. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәк булган белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча контроль саннар күләмен арттырачакбыз», - дигән ул Дәүләт Думасында фән комитеты утырышында.
Бу технологик лидерлыкны тәэмин итү юнәлешләренә дә кагыла, дип өстәгән Чернышенко.
Чернышенко шулай ук Россия Федерациясендә чит ил студентларын укыту темасына да тукталган. Чит ил студентлары санының артуы – Россия Федерациясе мәгарифенең абруе күрсәткече, дип билгеләп үткән ул.