(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якшәмбе, 28 ноябрьдә, татарстанлыларны һава шартларының бозылуы хакында кисәтте.
Татарстанда җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитүе көтелә, шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәк һәм томан төшәчәк.
Көннең беренче яртысында кар яварга мөмкин.
Һава температурасы -5..-1 градус тәшкил итәчәк.