(Яшел Үзән, 27 ноябрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәндә Татарстанның социаль яклау министры Эльмира Зарипова халыкны кабул итте. Төрле сораулар буенча 10 кеше кабул итүгә язылган.
Мәсәлән, бер хатынның эшкә урнашу проблемасы бар, өстәвенә ул үзенең яше һәм улының хөкеме аркасында теләсә нинди эшкә риза. Министр әлеге бурычны хәл итү өчен бу ханымга җирле социаль яклау хезмәткәрен беркетергә кушты.
Яшел Үзәннең бер өлкән яшьтәге кешесе, социаль яклау линиясе буенча пенсионерларга шифаханәгә юлламаларны ешрак бирсәләр иде, дигән теләген белдерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үз вакытында министр Эльмира Зарипова ветераннар өчен җирле шифаханәләргә юл ачты. Моңа кадәр аларга үз чиратларын 8-10 ел көтәргә туры килә иде, диелә хәбәрдә.