(Түбән Кама, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Түбән Камада Николай Лемаевның тууына 92 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.
Чарада шәһәр һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ җитәкчеләре, нефть химиясе тармагы ветераннары, көллият студентлары һәм педагоглар, химикларның яшьләр һәм профсоюз берләшмәсе, шулай ук шәһәр халкы катнашты, дип хәбәр итә « Түбән кама районы рәсми сайты ».
«Шәһәр һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзегәндә, шундый күренекле кешеләр булуы белән без бәхетле. Шунысы куанычлы, бүген безнең сәнәгатьчеләребез һәм шәһәр җитәкчелеге традицияләргә хөрмәт белән карыйлар һәм аларны дәвам итәләр», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.
«Мин Түбән Камага 1964 елда химия комбинатына эшкә урнашырга килдем һәм мине Лемаев кабул итте. Ул минем кем булып эшләргә теләвемне бик озак сорашты. Шуннан мин 10 ел дәвамында ЦГФУ мәйданчыгын төзүдә эшләдем, соңрак анда химкомбинатның беренче продукциясе алынды. Бу вакытта шәһәр төзелеше дә барды», — дип сөйләде Әнәс Хәйруллин, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Чарада катнашучылар Николай Лемаевның һәйкәленә чәчәкләр салдылар, хатирәләр уртаклаштылар.