(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы Камка авылы имам-хатыйбы Абдулкадер Кәримов вафат булуын хәбәр итте. Мәрхүмне 15 ноябрьдә җирләгәннәр.
«Үзгәртеп кору җилләре белән туган авылы Камкага иман нуры алып килгән, Тарихи мәчетне җирле мөселманнар кулланышына кайтарган һәм авылдашларының рухи ихтыяҗын озын-озак еллар имам-хатыйб вазифасында канәгатьләндереп торган Абдулкадер хәзрәт Кәримовны бүген соңгы юлга озаттылар», — дип язылган газета хәбәрендә.
83 яшьлек Абдулкадер хәзрәт белән хушлашырга күрше авыл, район имамнары, күп санлы авылдашлары килгән. Аның җеназасын өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров башкарган, мәрхүмнең динебезне кабат торгызуга куйган игелекле гамәлләрен искә алды, укымышлы мулла булуын искәрткән.
«Абдулкадер хәзрәт безнең „Туган як“ газетасы редакциясенең дә якын дусты иде, аның тирән эчтәлекле, тарихи вакыйгаларны да үз эченә алган материаллары өлкә татар басмасында еш басылып чыга торган иде. Аннары алар икенче хөрмәтле авылдашы Алимҗан абый Орлов белән туган авыллары турында китап та бастырып тараттылар», диелә хәбәрдә.
«Туган як» газетасы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.