(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар берьюлы ике бәйрәм уздырды. Татар мәдәнияте көне һәм Халыкара толерантлык көненә багышланган концерт шәһәрнең 5нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә үткән. Бәйрәмне Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни-агарту үзәге оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге. Милли үзәк рәисе Равил Зәбиров сәламләү сүзендә катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын котлады. Үзбәкстанда 130 милләт һәм халык вәкилләренең дус, тату, аңлашып яшәүләрен әйтеп узды. Бохара халкы һәм кунаклар катнашында оештырылган концерт күңелле һәм дустанә шартларда үткән, диелә хәбәрдә.