(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бельгиядә талантлы татар рәссамы Гүзәл Макудинованы искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Иҗат кичәсе рәссамның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичәдә талантлы рәссам иҗаты, аның сәнгать мирасы турында Бельгиядә яшәүчеләргә җирле татар оешмасы активистлары сөйләде. Әлеге иҗат кичәсенә Казаннан «Сәйдәш» бию театры солистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин килде. Алар матур сәхнә костюмнары һәм милли биюләре... Читать дальше...
QR-код после болезни у вакцинированных граждан будет действовать в течении 6 месяцев после выздоровления.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән Россиядә өч ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә була. «Аерым илләрдәге эпидемиологик хәлләрне исәпкә алып, 2021 елның 1 декабреннән Россия белән Куба, Мексика, Катар арасында даими һәм даими булмаган очышларны башкаруга чикләүләрне бетерү турында карар кабул ителде», — дип белдерделәр РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә үткән утырышта. Куба, Мексика һәм Катарга һава юлы ачылу турында коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб вәкилләре сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Читать дальше...
Поклонники YouTube-проекта смогут повеселиться в Новом году под премьерный трек «СалаваTik’ов» – «Чыршы-чыршы».
Татарның талантлы яшьләре урыс кинематографын үстерә, дип белдерде танылган драматург Мансур Гыйләҗев.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казан хастаханәсенә бер-бер артлы метил спирты белән агуланган унбер кеше килә. Билгеле булганча, зыян күрүчеләр арасында Казан югары уку йортларында укучы Башкортстан яшьләре дә бар. «Татар-информ» чыганагы мәгълүматларына караганда, яшьләр зур компаниядә булып, спиртлы эчемлек кулланган. Хәмерне исә биш литрлы баллонда сатып алганнар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә агулану турындагы мәгълүматны агентлыкка расладылар. «11 кеше 7нче шәһәр... Читать дальше...
В Нурлатском местном отделении партии «Единая Россия» прошла церемония награждения победителей и призеров муниципального конкурса творческих работ «Вместе – мы сила».
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Драматург, «Исәнмесез?» фильмының сценарий авторы Мансур Гыйләҗев татар киносына йөрү гадәтен барлыкка китерергә өнди. «Бездә театрга йөрү гадәте бар. Казанга килгән кунакларны без сауна, ресторанга түгел, ә театрга алып барабыз. Бездә кинога йөрү гадәте барлыкка китерергә кирәк. Гаилә, дуслар, туганнар белән кинога бару, милли татар фильмнарын карау гадәте барлыкка килсә, ул зур алга китеш булыр иде. Ул гадәт ныклап урнашсын өчен без бик тырышырга тиеш», — ди ул. Читать дальше...
Очкычта чамадан тыш йөк булуы, шулай ук рөхсәт бирү кәгазьләре һәм очыш документларында хәрәмләшүләр ачыкланган.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакытын 2024нче елга кадәр озайтты. Мондый карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты, дип яза РИА Новости. «Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибының 22.05.2020 чыккан 15нче санлы «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне раслау СП 3.1.3597-20 «(COVID-19) яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау»... Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Дәүләт архивы Столбище авылына күчкәч, уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачак, архивта эзләнүчеләр өчен еракка йөрергә туры килмәячәк. Дәүләт архивының Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда сакланган фондлары 10 декабрьгә кадәр Столбище авылындагы яңа бинага күчереләчәк. Шул ук вакытта, документларны 8 Март урамындагы уку залыннан сорату мөмкинлеге сакланачак. Бу турыда Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара... Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Чувашстан һәм Мордовиядән кертелгән 786 кг ит продукциясе яндырып юкка чыгарылган. Бу иттә Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте. Республика ветеринария лабораториясендә ит үрнәкләрен тикшереп, Чувашстанның «Приволжские колбасы» ит эшкәртү предприятиесе һәм Мордовиянең «Атяшевский» ит комбинаты колбасаларында Африка чумасы вирусы табылган. Республикага... Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары бүген Берлек идарәсе утырышында үзләренең Россия иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү форматын карап, алга таба да мөстәкыйль берлектә калып иҗат итү теләкләрен җиткерделәр. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты Идарә утырышында төп мәсьәлә буларак, әдәби процессларны оештыру, шул исәптән, башка төбәкләрдәге иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре куелган иде. Читать дальше...
Питимиров Матвей, воспитанник 1 младшей группы, участник творческого конкурса "Мамы разные важны".
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт советы составына үзгәрешләр кертә торган указны имзалады. Әлеге документ хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты. Президент Владимир Путин Дәүләт Советы составына Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев, «Новые люди» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев, Себер федераль округында үзенең вәкаләтле вәкиле Анатолий Серышев, Белгород өлкәсе һәм Хабаровск крае губернаторлары Вячеслав Гладков һәм Михаил Дегтярев... Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Исәнмесез?» фильмы беренче тапкыр тәкъдим ителгәннән соң, ул татарларга каршы дигән фикерләр булган. Картина авторлары җавап кайтарды. «Фильм татарларга каршы дигән фикер мине гаҗәпләндерде. Без үзебезне патриотлар, халыкка тугры кешеләр дип саныйбыз. Татарларга каршы булырлык нәрсә бар? Мин бик озак уйладым. Бәлки, фильмда Иван Грозный һәм Казанны алу темасы булу халыкка ошамагандыр. Аны без уйлап чыгармадык. Тарихчы Миркасыйм Госманов ул вакыйга турында минем әтигә сөйләгән. Читать дальше...
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Ковидка каршы прививка ясатучылар авырулар белән аралашудан соң изоляциягә җибәрелми. Бу коронавирус белән авырган яисә вакцинаның ике этабын да ясаткан кешеләргә кагыла һәм хәзерге вакытта авыру билгеләре булмаска тиеш. Тиешле карарны РФ баш санитар табибы Анна Попова имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. «Covid-19га каршы вакцинациянең тулы курсын узган һәм соңгы алты ай дәвамында коронавирус белән авырган кешеләр, авыруның симптомнары булмаганда... Читать дальше...
Церемония объявления победителей и финалистов национального конкурса региональных брендов «Вкусы России».
"Яңа гасыр" каналында "Юлчы" тапшыруын алып баручы журналист, белеме белән сәясәт белгече Альберт Шакиров белән татар-башкорт халкының сәяси активлыгы, Татарстан белән Башкортстандагы татар авылларының аермасы, документаль фильмнарга ихтыяҗ һәм башкалар хакында сөйләштек.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда киләсе елда барлык дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрен саклауга 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Әлеге сумма республика бюджетына салынган. ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте. «Дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрен саклау өчен 1,1 млрд. сум каралган. Эш хосусый сакчылык предприятиеләре тарафыннан башкарылачак. Читать дальше...
Мужчину арестовали и возбудили уголовное дело по статье «Умышленное причинение тяжкого вреда здоровью».
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова фикеренчә, «Исәнмесез?» фильмы татарлар яшәгән барлык төбәкләргә барып җитәргә тиеш. 18 ноябрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга . «Фильмны прокатка чыгаруда өч этап була.18 ноябрьдән 27 райондагы 86 ноктада күрсәтәбез. Икенче этап — коммерциягә нигезләнгән кинотеатрларда күрсәтү. Кинотеатрларга тәкъдимнәрне җибәрдек. Өченче этап — Россия төбәкләрендә татар диаспораларына күрсәтү. Читать дальше...
Моннан тыш, 1 декабрьдән Кубага, Мексикага һәм Катарга даими һәм даими булмаган очышларга чикләүләр бетерелә. Шулай ук 12 декабрьдән Русия Финляндиягә тимер юл йөрешләрен торгызачак.
В Казани 153 новых случая, в Набережных Челнах – 27.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авырган 70 кешене хастаханәгә яткырганнар, 197 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Коронавирус очраклары көннән-көн артып, узган тәүлектә 267 кешедә ковид теркәлгән. Өчесе — читтән кертелгән очраклар, 264 кеше авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Коронавирусның 153 очрагы Казанда расланган. Чаллыда — 27, Чистайда — 16, Түбән Камада 14, Нурлатта 6 кешедә вирус табылган. Читать дальше...