(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Казанның Курган зиратында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева каберенә таш куйганнар. Тик кабер ташына җырчының үлгән көнен һәм әтисенең исемен хата белән язганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар дәүләт филармониясе музее җитәкчесе Алсу Хәкимова хәбәр итте. Җырчыга кабер ташын Башкортстанда яшәүче бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев куйдырган. «Бу чараның максаты — Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер ел тулу уңаеннан аны искә алу... Читать дальше...
Обозначить свои предпочтения в политических вопросах пожелали более 5 тысяч татарстанцев.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» заводының төп җыю конвейерында булды, анда предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Ул «КАМАЗ» заводының ашина төзелеше бренды булуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, компания финанс күрсәткечләре үсешен күрсәтә, заводта җитештерү куәтләрен яңарту буенча зур эш алып барыла. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте. ... Читать дальше...
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов мишәрләрне татар халкының үзенчәлекле төркеме дип саный. «Мишәр дигән этносның үзенчәлеге бар. Ул аның телендә, гореф-гадәтендә, мәдәниятендә, милли ашларында да чагыла. Мишәр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме. Мишәрләр бервакытта да татар халкын сатмый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсенең Октябрь районы Актук авылында туып үскән. Читать дальше...
Соблюдение правил использования средств бытовой химии поможет сохранить трудоспособность и здоровье нурлатцев.
За минувшую неделю автоинспекторы Нурлатского отдела ГИБДД выявили 6 фактов управления автомобилем с признаками алкогольного опьянения.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов төбәкләрдә яшәүче татар яшьләренә җанисәпнең әһәмиятен аңлатты. «Җанисәптә актив катнашу татарлар өчен зур әһәмияткә ия. Ул ничәнчедер урында [сан буенча - ТИ иск.] булуны күрсәтү өчен генә кирәк дип уйлау дөрес түгел. Безгә кайсы төбәктә күпме татар яшәвен, нинди күләмдә ярдәм, күпме кадрлар, күпме чаралар уздырырга, күпме китаплар кирәк булуын аңлар өчен кирәк», — ди ул. Читать дальше...
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 13.17 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Татарстанның Лаеш районы Габишево авылында Совет урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга 119нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар ике катлы кирпеч йортның янкорылмасын янгын чорнап алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр йорттан 71 яшьлек ир-атны һәм аның 46 яшьлек улын алып чыккан. Кызганычка, табиблар ир-атларның үлемен раслаган. Янгын 18 кв метр мәйданга зыян китергән. Читать дальше...
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «КАМАЗ» гаммәви акционерлар җәмгыятенең автомобиль заводында булды. Республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, Президент предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан Президентының завод эшчеләре белән әңгәмәсе төп җыю конвейерында узды. КАМАЗ хезмәткәрләре компания җитештергән продукциянең экспорты перспективалары белән кызыксынды. Моннан... Читать дальше...
Глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин посетил очистные сооружения «Промочистки», где в рамках большой реконструкции уже выполнен солидный объем работ.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. «21 кеше хастаханәгә озатылды, 30 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хәбәрдә. Казанда 20 кеше авырый, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында — өчәр, Әлмәт, Биектау, Алабуга районнарында — икешәр, Аксубай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр кеше авыру йоктырган. 14 сентябрьгә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 26 166 очрагы теркәлгән. Читать дальше...
На мемориале появилась стела именитого земляка Николая Плониша, а также бюст Ивана Мичурина.
Үзе белән очрашкан кешеләрдә COVID-19 табылу сәбәпле, Путин үзизоляциягә киткән. Берникадәр вакыт президент белән күзгә-күз очрашуны күз уңында тоткан чаралар оештырылмаячак.
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә узган имамнар җыелышы вакциналаштыру мәсьәләсенә багышланган иде.
Башкортстаннан «Гадел Русия» фиркасеннән намзәт Вадим Искәндәров һәм тагын җиде кешене Стәрлетамак шәһәр мәйданнарының берсендә агитация чарасы уздырганда тоткарлаганнар. Алар полиция бүлекчәсендә өч сәгатьтән артык тотылган.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Гадел Әхмәтҗанов «Тәртип» радиосында «Хәбәрләр» тапшыруын алып бара. «Бездә „Яңалыклар“ чыга башлады. Бу тыңлаучылар теләге һәм үзебезнең хыял буенча эшләнде. Хәбәрләрне Гадел Әхмәтҗанов алып бара», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Аның сүзләренчә, алып баручы төпле фикерле булырга тиеш. «Яшь булуына карамастан, Гадел — „Тәртип“нең тыңлаучысы. Читать дальше...
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган «Шәмаил арт» күргәзмәсендә булды. Республика башлыгының матбугат хезмәте язганча, Рөстәм Миңнеханов экспозиция һәм заманча ислам сәнгатенең төрле жанрлары белән танышты. Аерым алганда, ул төрек каллиграфы Левент Карадуман эшләрен карады, шулай ук бер картинаны ясауда катнашты. «Шәмаил арт» күргәзмәсе гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате темасына мөрәҗәгать итүче рәссамнар иҗатын берләштерә. Читать дальше...
Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин Дәүләт думасына сайлауда катнаша. Чит илләрне даими тәнкыйтьләгән Сидякин буш вакытларын АКШ һәм Британиядә үткәрә.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков очрашты. Минтимер Шәймиев казах дипломатын яңа вазифага керешүе һәм Татарстандагы эшчәнлеге башлану белән котлады, аңа уңышлар теләде. Ул Казахстан белән Татарстан арасындагы актив хезмәттәшлекнең традицон рәвештә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең дә ныгуына китерүен әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов быел 3 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Казанда шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты булачагын әйтте. «Казанда шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестивален башлап җибәрәбез. Без бөтен төрки эстраданы колачларга телибез. Киләчәктә фестиваль кысаларында төрки эстрада башкаручыларының конкурсын, аерым йолдызларның концертларын үткәрүне дә күздә тотабыз»... Читать дальше...
Азатлык белгечләр белән сөйләшеп, яңа гына яшьләр эшләре министры вазифасына керешкән Тимур Сөләйманов алдында торган төп мәсьәләләрне барлады.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, «Тәртип» радиосының туры эфирдагы иртәнге тапшырулары киләчәк эшчәнлеккә зур адым булып тора. «Радиода турыдан-туры эфирда иртәнге программалар барлыкка килде. Берничә көн элек мин үзем дә тапшыруда кунакта булдым. Туры эфирда студиядә булу — бик күңелле, рәхәт тойгы. Әлбәттә, туры эфирдагы иртәнге тапшырулар — алдагы эшчәнлеккә зур адым», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...
Чарага төрки республикалар җырчыларын чакырырга уйлыйлар.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Россиянең гражданнар авиациясе очучысы, Россия Герое Дамир Йосыпов үзенең туган көнен билгеләп үтте. Очкычны кукуруз басуына утыртып, 233 кешенең гомерен саклап калган легендар очучыга 44 яшь тулды. «Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Сызрань шәһәренең 23 нче мәктәбенең 7 «А» сыйныфы укучылары Дамир Йосыповка бүләк итеп очкыч һәм тулы бер кукуруз басуы ясаган. Укучылар геройга үзләре ясаган рәсемнәрне тапшырды, алар арасында портретлар һәм кукуруз басуында ясалган очкыч сурәтләре дә бар. Читать дальше...
Ответы на все вопросы по данной теме жители республики могут получить не выходя из дома.