(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе Бүген 13.00 сәгатьтә «Татмедиа»ның брифинг залында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 кат) «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак. Әлеге чарада «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Салават күпере» журналы редакциясе җитәкчесе... Читать дальше...
Левада үзәге уздырган сораштыруга күрә, халык исәбен алуда русияләрнең 57 проценты гына катнашкан. Шул ук вакытта Росстат җанисәптә халыкның 99 проценты катнашты дип белдергән иде.
Драма актёры, нәфис сүз остасы, диктор, эстрада режиссёры Айрат Гәрәй улы Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар театр техникумын, 1967 елда — Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгате институтын — ГИТИСны тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген ул 1949 елда, Татарстан өлкә радиотапшырулар комитетында диктор буларак башлый. 1956–1961 елларда, Татар академия театрында тамашачының күңелен яулаган рольләр иҗат итә: алар арасыннан К.Тинчуринның... Читать дальше...
Выставку фоторабот организовали в рамках проведения XVI съезда Совета муниципальных образований Республики Татарстан.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының 28нче утырышы узачак. Анда республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләячәк. «Күркәм гадәткә кергәнчә, быелгы соңгы утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика парламентының бер еллык эшчәнлеге турында мәгълүмат бирәчәк», - диде президиум утырышында ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина. Көн тәртибенә 17 мәсьәлә кертелгән, шуларның 13е – республика һәм федераль закон проектлары. Читать дальше...
От болезни, вызванной вирусом Covid-19, скончались 5 женщин 1939, 1945, 1946, 1947, 1950 года рождения и мужчина 1961 года рождения.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе елда 2,75 млн кв. метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта журналистларга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «Киләсе елда безнең ведомствоның бурычы — 2,75 млн. кв. метр торак, ә 2023 елда план буенча 2,8 млн кв. метр торак тапшыру», — дип ассызыклады ведомство башлыгы урынбасары. Экспертлар фаразларына караганда, планның якынча 40% — күпфатирлы йортлар, ә 60% — индивидуаль торак төзелеше өлешенә туры киләчәк. Читать дальше...
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның 22 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 507 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 414 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57% тәшкил итә. Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 290 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 877 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты... Читать дальше...
(Азнакай, 24 декабрь, «Татар-информ», « Азнакай-информ », Лиза Нурлыева). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев Азнакайда яшәүче балаларның хыялын чынга ашырды. Бүген дә ул Азнакайда яшәүче 7-13 яшьлек биш сабыйга Кыш бабайдан өмет иткән бүләкләр тапшырды. Әйтик, Радель боксер перчаткалары, Натан белән Рәзил велосипедлы булырга хыялланган, Адиләнең телефонлы буласы килсә, Анастасия планшеттан интернет дөньясына эләгергә теләгән. Аланы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев... Читать дальше...
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан үзәк Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы узачак. Шәһәрдәге иң биек 35 метрлы чыршы яктылык, динамика һәм анимация элементлары кулланылган гөмбәз белән бизәләчәк. Кунакларны «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында концерт программасы һәм бәйрәм сәүдә рәтләре көтә, алар шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән. Интерактив тамаша алдагы Цифрлаштыру елына багышлана. Бәйрәмнең төп герое — «QR–коты» — Казан халкының өйләренә кереп... Читать дальше...
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Алабуга районы мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте катнашында «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе» шәхси белем бирү учреждениесе директоры вазифасына ачык бәйге игълан итә. Кандидатка педагогик профиль буенча югары һөнәри белем һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукы булу, кимендә 5 ел педагогик эш тәҗрибәсе яки белем бирү учреждениеләрендә җитәкче вазифаларда кимендә 2 ел эшләү тәҗрибәсе (шул исәптән, директор урынбасары, мәктәп директоры урынбасары... Читать дальше...
Актаныш зиратында булган вакыйга артында ниләр тора? Татарстанда динара мөнәсәбәтләр нинди хәлдә? Галимнәр фикерләрен сораштык.
(Аксубай, 24 декабрь, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Ковидка каршы чаралар сәбәпле, быел Аксубайда полиция Кыш бабае балаларны шәхсән үзе йөреп котламаячак. Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә әкияти персонаж онлайн аша видео-котлау оештыра. Мондый видео-котлауларны балалар приютларында һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар алыр дип планлаштырыла.
(Арча, 24 декабрь, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Гөлнур Миннебаева). 30 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Арча районының Зур Бирәзә авылы мәчетенә ай кую һәм чишмә ачылу тантанасы була. Оештыручылар һәр теләгән кешене чарага чакыралар.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Чаллы һәм Казан күпфункцияле үзәкләрендә криптобиокабиналар урнаштырдылар. Күпфункцияле үзәкнең Түбән Кама филиалында 10 еллык чит ил паспортына гариза кабул итү мөмкинлеге бирә торган биометрик мәгълүматлар җыю өчен махсус комплекс эшли башлады. Элек биометрик чит ил паспортын алу өчен түбәнкамалыларга Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлек хезмәткәрләренә язылырга кирәк иде. Читать дальше...