27 января отмечается День полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектау районында нибары бер невропатолог һәм бер психиатр җитми. Бу хакта Биектауда яңа сырхауханә ачылышы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә Биектау Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Зыятдинов әйтте. Районда бүген табиблар белән тәэмин ителеш 95 процент. «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программалары кысаларында, бер тапкыр бирелә торган 1 млн сумлык түләүләрне 2010 елдан башлап Биектауда 46 кеше алган, шулар арасыннан 42 табиб (2021 елда — 2 табиб) һәм 4 фельдшер. Читать дальше...
Фәтхулла Исхаков 60 елдан артык үзе кылмаган үтерү турындагы җинаять эшендә аклануга ирешергә тели.
Илшат Гафуров 90нчы елларда кылынган яллап үтерү эше нигезендә тоткарланган диелә.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). КФУ ректоры Илшат Гафуровны федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды. Гафуров КФУ белән 2010 елдан җитәкчелек итә. Тоткарлау сәбәпләре ачыклана. КФУның матбугат хезмәте агентлык хәбәрчесенә җавап биргәнчә, вуз гадәти режимда эшен дәвам итә, рәсми белешмә юк. Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, Гафуровны тоткарлау Чаллыда «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары... Читать дальше...
На официальном интернет-портале правовой информации опубликован текст закона.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 19 декабрьдә Үзбәкстанның Бохара шәһәренең 5нче музыка мәктәбендә Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге оештырган Яңа ел концерты узды. Концерт үзәк яшьләре тарафыннан оештырылды. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара югары дәрәҗәдә узган. Оештыручылар үзәкнең аксакалларын Яңа ел уңаеннан Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырган. Тамашачылар концертны бик яратып караган. Анда... Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Ачык дәрес кунакларга ошады» дигән язмасы чыкты. 5 — 9 декабрьдә «Южный город» бистәсендәге белем бирү үзәгендә Калининград һәм Самара өлкәсе мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары өчен «Стандарт бурычлар — креатив чишелешләр» дип аталган методик марафон үткәрелде. «Дәрестән тыш белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе» секциясендә Нурия Дәүләтша кызы Якупова чыгыш ясады. Ул үзе алып... Читать дальше...
Специалисты сервиса Superjob.ru опубликовали список самых необычных вакансий.
Не справились с болезнью 4 женщины 1941, 1954, 1955, 1956 года рождения и мужчина 1958 года рождения.
В Татарстане конкурс проводится с 2004 года, количество участников растет с каждым годом.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектауда бала табу яшендәге яшь хатын-кызлар саны 314 кә арткан. Моңа бәйле рәвештә, яңа туган сабыйлар да арта дип фаразлыйлар. «Төрле программалар буенча йортлар Төзелә, инфраструктура да үсеш ала, яшьләр арта безнең районда, шуңа күрә балалар саны да арта», — диде Биектау Үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы Дамира Галиәкбәрова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Быел 10 айда Биектауда 526 бала дөньяга килгән. Былтыр 608 хатын-кыз бала тудырган. Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсендә 24 декабрьдә «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» өч томлыгы тәкъдим ителәчәк. Башлана 14:00 сәгатьтә. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, басма авторлары — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре. Бу басманы алар 2017 елда, Тукай турында башка күләмле проектлар дәвамы буларак башлап җибәргәннәр. Яңа басмада китерелгән документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары... Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы (Несмелов ур., 7) фасадында очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка мемориаль такта ачылды. «1934-1937 елларда Казан елга техникумында фашист концлагереннан дошман самолетында легендар очыш ясаган Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев укыды», - диелгән истәлек билгесендә. Сугыштан соң Девятаев Казанда елга метеорларында капитан булып эшли, шушында беренче һөнәрен ала... Читать дальше...
(Алабуга, 22 декабрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга шәһәре һәм район җитәкчеләренең киңәшмәсендә «Форпост» отряды спортчыларын һәм командирларын бүләкләделәр. 9-10 декабрьдә Казанда «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең республика үзәге агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республика слетын үткәрде. Районның «Форпост» үзәге «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең „Форпост“ җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең иң яхшы үзәге» исеменә республика конкурсы призеры булды. Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Балык Бистәсе районы Зәңгәр күл авылында яңа мәчет ачылды. Районда 45нче булып ачылган мәчетне бер ел эчендә төзегәннәр. Аның ачылышы тантанасында мөфтият вәкилләре, кайткан кунаклар, район имамнары, авыл халкы, төзүчеләр катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәхәллә халкы 2021 ел башында авылда эшләп торган мәчеткә ремонт үткәрү өчен ярдәм сорап «Кулон» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдиновка мөрәҗәгать итә. Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе -2021» республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Түбән Камадан бәйгедә 22 яшьлек Ксения Четыркина һәм 33 яшьлек Гүзәл Зиннурова катнашты. VII Республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы 18 декабрьдә Казанда булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Нәтиҗәләр куанычлы: Ксения Четыркина — «Сөйкемле энҗе бөртеге», ә Гүзәл Зиннурова «Зифа буйлы энҗе бөртеге» исеменә лаек булды.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Арча муниципаль районында фермерларның хисап җыелышы узды. Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре агымдагы елга йомгаклар ясады һәм 2022 елга бурычлар билгеләде. Киңәшмәне Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ачты. Ул мондый җыелышларның кирәклеген билгеләп үтте, Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыкларына районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Зәй, 22 декабрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Карман авылында төзекләндерелгән чишмәне карады. «Чишмә „Экология“ илкүләм проекты нигезендә, шулай ук Бигеш авыл җирлеге депутаты Олег Герасимовның иганәчелек ярдәме белән яңарды. Элек чишмә суына авыл кешеләренә текә сукмак буенча төшәргә туры килә иде», — дип сөйләде Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев. Хәзер чишмәгә керү юлында аның тарихы тасвирланган һәм суның химик составы язылган элмә такта тора. Читать дальше...
Томски шәһәрендәге Татар бистәсе мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән булса да анда яңа биналар төзү очраклары булгалап тора. Хәзер Кызыл мәчет янында күпкатлы йортлар төзелергә мөмкин.