В Кремле и правительстве обсуждают возможные названия документа вместо уже столь привычного и негативного слова, по мнению большинства россиян, «QR-код».
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда узган атна эчендә ОРВИ белән авыручылар саны 80 процентка арткан. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең җирле территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, бу күрсәткеч күпьеллык уртача күрсәткечтән өч тапкыр артык, дип яза «Челнинские известия». Шәһәрдә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 8730 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта грипп белән авыруның бер генә очрагы да юк. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 166,2 очрак тәшкил иткән. Читать дальше...
В преддверии празднования Дня Конституции Российской Федерации Молодежный парламент при Госсовете РТ проведет правовую онлайн-встречу для молодежи республики.
Нурлатская городская прокуратура провела проверку исполнения законодательства в части обеспечения жилыми помещениями лиц из числа детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Бухарестта кул көрәше буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге уза. Бүгенге көндә спортчылар 7 медаль яулады. Ярышларда ТР Түбән Кама муниципаль районының «ДИНАМО» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Спортчылар түбәндәгечә чыгыш ясадылар: Сул кулга: 3 урын - Урезов Владислав, 60 кг. га кадәр авырлык категориясе, 14-15 яшь; 3 урын - Куликов Ярослав, 70 кг. нан артык авырлык категориясе... Читать дальше...
Умерли 6 женщин 1932, 1937, 1938, 1949, 1953, 1953 года рождения и мужчины 1942 и 1964 года рождения.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда һава шартлары начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Бүген, 30 ноябрьдә, кичке 18:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә көчле җил көтелә. Моннан тыш, урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан булачак.
(Питрәч, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» ). Питрәч авылына керү юлында беренче тапкыр шугалак ясарга җыеналар. Кощак, Күн, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Пановка, Шәле, Пимәр һәм Чыты авылларында, шулай ук Көек авылы мәчете янында шугалаклар ясау планлаштырыла. Һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле эшләр башланмаган әле. Беренче салкыннарны көтәбез», — дип уртаклашты район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова. Узган ел шугалаклар балалар шәһәрчегендә һәм наратлыкта чаңгы базасы янында ачылган иде. Читать дальше...
(Бөгелмә, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмә театры фестивальгә күрше Марий Эл Республикасына китте. Йошкар-Олада 20 ноябрьдән «Дуслык күпере» дип аталган 18 халыкара рус милли республикалары театрлары фестивале уза. Бөгелмә театры конкурс программасын ябучыларның берсе булачак. Бу юлы бөгелмәлеләрне «Ходай велосипедта йөри» дигән яшүсмерләр бунтын күрсәтү өчен алып баралар. Анда И.Васькова һәм Д.Уткинаның хәзерге заман драматурглары пьесасы буенча куелган спектакль тәкъдим ителәчәк. Читать дальше...
(Аксубай, 30 ноябрь, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубай районында роботлаштырылган ферма эшли башлады, анда барлык процессларны автоматика контрольдә тота. Ильяс Сөләйманов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә терлекчелек фермасын үстерү грантын отып, яңа корпус төзеде һәм аны иң заманча җиһазлар урнаштырды. Роботлаштырылган ферма файдалануга тапшырылганнан бирле һәр сыердан көнлек савым 4-5 килограммга арткан. Савым буенча барлык процессларны робот башкара. Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Чунский бистәсендә яңа мәчет төзелешенә кадәр намаз уку бина ачылды. Анда җомга намазлары узачак. Тантанага Иркутск мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев белән хәләл җефете һәм күрше шәһәрләрдән килгән кунаклар чакырылган иде. Бәйрәм бик җылы шартларда үтте. Фәрит хәзрәт татар мөселман җәмгыятенең бердәм эшләвен билгеләп үтте. Җәмгыятьне теркәгәннән соң, кыска гына вакыт эчендә мәчет төзү өчен җир кишәрлеге алынды һәм эшләр башланды. Бу турыда Иркутск... Читать дальше...
(Әлки, 30 ноябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Лаеш районының Комлы Кавал авылында яшәүче Равил Камалов үз гаражында музей ачкан. Ул Әлки районының Карамалы авылында туып-үскән. Хәзер ул авылдашларын үзе оештырган музейга чакыра. «Олыгая барган саен яшь вакытлар, ул еллардагы авыл тормышы, шәһәр халкының яшәү рәвешләре ешрак искә төшә икән. Төгәл әйтүе кыен, бәлки, шул этәргеч булгандыр, мин элеккеге заманнардагы көнкүреш әйберләрен туплый башладым. 2018 елның 9 май көнендә гараж белән берләштерелгән бинада музей ачып җибәрдем. Читать дальше...