(Питрәч, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» ). Питрәч авылына керү юлында беренче тапкыр шугалак ясарга җыеналар. Кощак, Күн, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Пановка, Шәле, Пимәр һәм Чыты авылларында, шулай ук Көек авылы мәчете янында шугалаклар ясау планлаштырыла.
Һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле эшләр башланмаган әле. Беренче салкыннарны көтәбез», — дип уртаклашты район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Узган ел шугалаклар балалар шәһәрчегендә һәм наратлыкта чаңгы базасы янында ачылган иде.
Быел питрәчлеләр шулай ук 2020 елда ачылган чаңгы базасында да шуа алачак.
Стадионда төзекләндерелгән чаңгы трассасының озынлыгы 3 км тәшкил итә, шуның 1,5 километры 17.00дән 22.00гә кадәр яктырту җайланмалары белән җиһазландырылган. Эш көннәрендә чаңгы базасы 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли.