(Чаллы, 3 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «КАМАЗ» заводы ак төсле «КАМАЗ» машиналары пианист Денис Мацуев уйнаган көйгә биегән видеоны күрсәтте. Бу тамашаны беренче «КАМАЗ» машинасын ясауга 45 ел тулуга багышланган тантанада күрсәттеләр. Анда Денис Мацуев Григорий Свиридовның «Вакыт, алга!» композициясен тере тавышка башкара. Көй яңгыраганда, экранда ак йөк машиналары биюе күрсәтелә, шоферлар клаксоннарга синхрон һәм ритмлы итеп басып ала. Бу вакытта фейерверклар атыла. Бию йөк машиналарының... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР идарәсе төнлә кафе һәм рестораннар эшен яңарту мөмкинлеген өйрәнә. Хәзер республикада төнге уникедән иртәнге алтыга кадәр җәмәгать туклануы биналары эшен тыю гамәлдә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомствоның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде. «Рестораторлар Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. Читать дальше...
Язучылар берлеге рәислегенә Ркаил Зәйдулла һәм Рәмис Аймәт дәгъва иткән иде.
Сигез очракта коронавирус йоктыручы табиб һөнәре белән шөгыльләнгән булуы расланган, дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары.
В республику в ближайшее время поступит вторая отечественная вакцина от коронавируса «ЭпиВакКорона».
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга чиста татар мәктәпләре кирәклеген әйтте. «Полилингваль мәктәп кенә татар телен без теләгәнчә өйрәтү мөмкинлеге бирми. Безгә чиста татар мәктәпләре кирәк, алар бар, ләкин аз. Бу мәсьәлә буенча комиссия (Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия — ТИ искәрмәсе) эшли», — диде Президент. Ул җитәкчеләр өчен дә татар телен өйрәнү курслары оештырылуын әйтте. «Татарча белү генә түгел, фикереңне дә җиткерергә кирәк бит әле. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 2021 елга Башкортстан Башлыгының мәдәният һем сәнгать эшлеклеләренә грантлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Грант алучы проектлар арасында «күренекле шагыйрь һәм иҗтимагый-сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабич музеен үстерү, Әдәби музейда Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин экспозициясен ясау бар», дип « Башинформ » хәбәр итте. Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнгән... Читать дальше...
Владимир өлкәсендә урнашкан икенче номерлы төзәтү колониясе Җәзаларны үтәү федераль хезмәте ихтыяҗы өчен эчке киемнәр тегә.
В четверг, 4 марта, на федеральном Первом канале в программе «Доброе утро» покажут сюжет о нашем земляке - жителе села Чулпаново Анваре Насыбуллине.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Пандемия башланганнан бирле коронавирус аркасында Татарстанда 27 табибның гомере өзелгән. Сигез очракның һөнәри эшчәнлекләре белән бәйләнеш булуы расланган, ә тугыз очракта әле тикшерү бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта сөйләде. «Пандемия башланганнан бирле без медицина хезмәткәрләре арасыннан 27 кешене югалттык. Читать дальше...
Аны һәвәскәр тарихчы үзенең бабасының әтисен үтерүче дип атаган иде.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә кандидатлар Рафис Корбан белән Вахит Имамов Язучылар берлеге рәисе була алмаячакларын әйтте. «Мин „самоотвод“ алам. Анда Ркаил Зәйдулланы сайларга тәкъдим итәм», — диде Рафис Корбан. Ул аның программасын уңай бәяләде. Вахит Имамов ТР Дәүләт Советында татар язучылары күбрәк булырга тиешлеген әйтте. «Язучы депутатларыбыз күбрәк булса, сайлау мөмкинлегебез дә артыр иде», — диде ул.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык язучысы Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә үзенең программасын тәкъдим итте. Ркаил Зәйдулла үз чыгышында Тәрҗемә үзәге, Әдәби фонд кирәклеген әйтте. Әдәбиятны пропагандалау юлында «Казан утлары» журналын үрнәк итеп китерде. Татар әдәбияты үсеше өчен Язучылар берлеге сайтын активрак куллану планнарын, язучыларның сайтларын булдыру кирәклеген ассызыклады. Яшьләр белән эшләү кирәклеген әйтте. Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген «Таттелеком» АҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов «ШАЯН ТВ» каналына кунакка килде. «Таттелеком» абунәчеләре безнең каналны инде ике ел карый. Бүген исә компания җитәкчесе контент булдыру барышын үзе килеп күрде, дип хәбәр итте каналның матбугат хезмәте. Яшь журналистлар кунакка тапшыруларның ничек эшләнгәнен сөйләде. «ШАЯН ТВ» каналында хәзер егермедән артык программа эфирга чыга. Аларны алып бару гына түгел, биредә эшләүче малайлар һәм кызлар сюжет төшерергә дә, монтажларга да өйрәнә. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде. «Сез куркыныч зонасында, гел кешеләр белән контактта. Бу тема мөһим. Вакцинация кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов журналист хатын-кызлар белән очрашуда. Ул ничә кешенең прививка ясатканын, күпмесенең антитәнчекләре булганын сорашты. «Антитәнчекләр алар бетә. Барыбер сәламәтлекне карап торырга, тест тапшырырга кирәк. Вирус тиз генә бетмәячәген аңларга тиешсез. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанда төнге янгында һәлак булган ике кешенең абый һәм аның туганнан туган энесе булуы ачыкланган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га шул хакта сөйләде. Элегрәк «Татар-информ» республиканың Әлмәт районындагы Колшәрип авылында төнге сәгать өчтә 100 квадрат метр мәйданлы шәхси йорт януы турында хәбәр иткән иде. Һәлак булучылар 58 яшьлек абый кеше һәм аның туганнан туган 29 яшьлек энесе булган. Өченче ир-атның шәхесе билгеләнә. Хәзерге... Читать дальше...
Әлеге ике музей һәм тагын сигез проект өчен 150 мең сум акча биреләчәк.
Туристның үпкәләре шешкән, бизгәк чире ачыкланмаган.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары Берлек рәислегенә Ркаил Зәйдулланы, Рәмис Аймәтне, Рафис Корбанны, Вахит Имамовны тәкъдим итте. Халык язучысы Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә Ркаил Зәйдулланы тәкъдим итте. Фуат Галимуллин Рәмис Аймәт кандидатурасын яклады. Нәҗибә Сафина Вахит Имамовны күрсәтте. Рафис Корбанны Рахман Шәфигуллин тәкъдим итте. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Ркаил Зәйдулланың күренекле язучы булуын... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясе 2021 елның уртасында — аерым алганда, халыкны вакцинацияләү хисабына тәмамланачак. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк федераль округы буенча штаттан тыш баш пульмонологы Андрей Малявин шул хакта белдерде, дип хәбәр итә «Мәскәү 24» телеканалы. «Ел уртасына без пандемия [коронавирус] турында онытырбыз дип уйлыйм», - дип фаразлый белгеч. Шул ук вакытта Малявин аңлатканча, инфекция таралу массакүләм вакцинация һәм... Читать дальше...
(Казан. 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклегенә басым ясады. Ирада Әюпова татар әдәбиятын оештыру эшчәнлегенең заман таләпләренә туры китереп оештырылу кирәклеген әйтте. «Татарстан Язучылар берлеге тирәсендәге шау-шу аерым шәхесләрнең генә түгел, татар язучысы исеменең абруен төшерә. Үзгәрешләр кирәк. Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәк», - диде Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бакуда Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасында Татарстан китап нәшриятының әсәрләрен тәкъдим итәләр, шулай ук «Татар әдәбияты үзәге» сайты турында сөйләячәкләр. Чарада нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин катнашачак. «Татарстан китап нәшриятының бер гасырлык тарихы бар, 2019 елда аңа 100 ел тулды. Бүгенге көндә ул яшьләр өчен дә, олылар өчен дә төрле юнәлештәге китапларның киң ассортиментын тәкъдим итә», — дип хәбәр ителә Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәгенең Инстаграм битендә. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2016-2020 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Данил Салихов Татарстанда алдагы дүрт елдагы әдәби процессларга нәтиҗә ясады. Сүз язучыларның очрашулар уздыруы, юбилейлар, Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар турында барды. Данил Салихов язучылар инициативасы белән башланган чараларга хәерхаклы булган өчен Татарстан Президентына, мәдәният министрлыгына, шактый гына район башлыкларына рәхмәтләрен җиткерде. «Татарстан язучылар берлегенең төп максатларының берсе ... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучыларына ТР Президенты сәламләвен ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җиткерде. Президент татар әдәбияты үсешен бәяләгән. «Татарстан язучылар берлеге корылтаенда кабул иткән карарлар милләтебез үсешенә өлеш кертер дип ышанам», диелгән иде сәламләүдә. Тинчурин театры залында Татарстан язучылар берлеге съезды башланып китте. Съездның Тинчурин театры залында барган төп мәйданчыгына видеоконференцэлемтә аша берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла. Читать дальше...