(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашау киңәш ителми. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте. «Балаларга гөмбә ашарга ярамый. 14 яшьтән, организмның фермент системалары формалашкач, органнар олы кешенеке кебек эшли башлагач, фермент системалар шушы авыр ризыкны эшкәртә башлагач кына гөмбә ашарга була. Ә 14 яшькә кадәр тыела! Хәтта... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Казан авиация-техник көллиятенең өч студенты WorldSkills илкүләм чемпионатының алтын медальләренә лаек булды. Җиңүче егетләр металл белән эшли. Абыйлы-энеле Нуруллиннар тимердән төрле әйбер ясый. Өлкәне — Фаил камин, кечесе Ирек мини-төягеч җыю белән мәшгуль. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бер ел шөгыльләндек, көллияттән ярдәм булгач, бик авыр булмады», — дип сөйләде «Табаклы металл эшкәртү» компетенциясендә WorldSkills-2020... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Президентының указлары нигезендә 3 яшькә һәм 16 яшькә кадәр балаларга түләнә торган пособие акчасын алып өлгермәгән ата-аналарга Пенсия фондына гариза язуның соңгы көне 30 сентябрьдә була. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте. «Татарстанда быел 765 меңнән артык бала яңа төрдәге пособие алды. Моның өчен Россия Пенсия фонды республикага 16 млрд сум акча күчерде. Читать дальше...
Нурлатский район электрических сетей сообщает о плановых отключениях электроэнергии 30.09.2020 г.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 28 сентябрьдә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка өстәмә медицина җиһазлары алырга сертификат тапшырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. 5,7 млн сумлык сертификат республика башкарма хакимият органнары оешуга 100 тулуга һәм Татарстан сәламәтлек саклау системасының бер гасырлык юбилеена багышланган хәйрия акциясе кысаларында тапшырылды. Алексей Песошин билгеләгәнчә... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлгенә Шиһапова). Заһидуллиннар гаиләсе хакында узган ел «Нечкәбил» бәйгесеннән соң «ВТ»да язма чыккан иде. Алар үзләренең авылда яшәүләре хакында горурланып сөйләде, авыл тормышын сәхнәләштереп күрсәтте. Баксаң, әнә шул чакта аларга Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе «Ныклы гаилә» дигән номинациядә дә котлаган булган. Мәскәүдә үткән бәйгедә катнашуны да алар тәкъдим иткән. — Җиңәрбез дип уйламадык та. Интернет аша гариза тутырдык. Бәйгенең шартлары буенча нәрсә таләп ителә, шуны эшләдек.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 28 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында узган утырышта төбәкләрдә 2030 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатлары турындагы Указны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга да карамастан, илкүләм максатлар үзгәрешсез кала. Читать дальше...
К проведению спортивного мероприятия "День здоровья" наш коллектив подошел творчески.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре рапс җыюны төгәлләде. 141480,4 тонна җыеп рапс җыеп алынды. Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары бу эшне тәмамлап килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә Татарстанның Питрәч районы Пановка авылында «Хәлил» мәчетен ачу тантанасы була. Аны төзү эшләре 2018 елда башланган иде. Бу хакта «Пановка авыл җирлеге муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм күрсәтү» фондыннан хәбәр иттеләр. Инде күп еллар дәвамында авылны төзекләндерү белән шөгыльләнә торган фонд иман йортын сафка бастыру инициативасы белән чыккан. Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Җәядән ату буенча Россия җыелма командасы Төркиянең Анталья провинциясендәге Кемер туристик районында җыеннар үткәрә. Составында 40 кеше булган Россия җәядән атучылар командасы Кемерга ике атна элек килде. Спортчылар Кириш кварталындагы бер кунакханәгә урнашты. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Россия җыелмасы киләсе айда үткәрү күздә тотылган халыкара чемпионатка әзерләнә. Кемер муниципалитеты башлыгы Неджати Топалоглу спортчыларга уңышлар теләде. Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрь көнне Уфада «Россиянең төрки телле мәдәни парадигмасында башкорт халкының урыны» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Анда катнашу өчен Россия һәм якын-тирә илләрдән йөзләгән тюрколог гариза биргән. Галимнәр төрек һәм Россия парадигмасында башкорт халкын үстерүнең төп мәсьәләләре хакында фикер алышыр дип көтелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Биредә XVII гасырдагы этник тәңгәллек билгеләрен, башкорт телен һәм аның диалектларын... Читать дальше...
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Әдирнәкапы зиратында урнашкан татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Гаяз Исхакыйның каберендәге язуларның яңартылуын җиткерде. "Узган елларда Төркиягә баргач Гаяз Исхакый каберенең каралмаган булганын күреп кайткан идек. Кабердәге язуларның әкрен генә бетә баруын күреп йөрәк әрнеде. Бу турыда социаль челтәрләргә язып аяныч хәлне аңлатып карадык, кем дә булса бу проблемны хәл итер дип өметләндек. Читать дальше...
Документ находится на стадии публичного обсуждения до 16 октября, а постановление должно вступить в силу с 1 июня 2021 года.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда йөз яшьтән өлкәнрәк 24 ир-ат һәм 163 хатын-кыз яши. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте. «Татарстанда ел саен озак яшәүче кешеләр саны арта. Быел йөз яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 187гә җитте. Өч ел элек озак яшәүчеләрең саны 170 иде», — диде Эльмира Зарипова. Министр сүзләренчә, республикада... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Беларусь һәм Россия төбәкләре форумы ике ил җитештерүчеләрен тагын да тыгызрак кооперациягә һәм яңа логистик чылбырлар төзүгә этәрә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип саный. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Россия һәм Беларусь төбәкләренең җиденче форумы, быел гадәти булмаган форматта, дистанцион режимда узуына да карамастан, һаман да хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача. Шунысы мөһим, без эшне туктатмыйбыз, элемтәләрне... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Питрәч районында кырда бер трактор тулысынча янып беткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Кырда тракторга ут кабу турында бүген төш вакытында 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Гадәттән тыш хәл Аркатово торак пункты янында була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, авыл хуҗалыгы техникасы тулысынча яна торган була инде. Янгын 10 кв.метр мәйданда була. Читать дальше...
Режиссер Туфан Имаметдинов MOÑ ("Моң") театр мәйданчыгының кураторы итеп билгеләнде.
Русия кануннарына күрә, кыйммәтле даруларга мохтаҗ авыруларның федераль һәм региональ бюджет хисабына дәвалану хокукы бар. Тик Русия һәм Татарстан Cәламәтлек саклау министрлыклары аларны төбәктән Мәскәүгә, Мәскәүдән төбәккә куып йөртә, бу даруларны бирми. Авырулар үзенә тиешлене даулап мәхкәмә юлын таптарга мәҗбүр.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы сигез мең сумнан чак кына артык.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда гөмбә ашап агуланган өч кеше хастаханәдә токсикология бүлегендә дәваланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте. Ул агуланган барлык кешеләр дә дәваланып чыкканын әйтте. «Гөмбә белән агуланган бер хатын-кызның бавырына бик каты зыян килгән, бавыр структурасы үзгәргән иде», — диде Алия Насыйбуллина. Белгеч агулану билгеләре... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 65 яшьтән өлкән кешеләргә артык ихтыяҗ булмаганда өйдән чыкмаска һәм халык күп булган урыннарга бармаска киңәш ителә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте. «Без әби-бабайларның сәламәтлеген кайгырту ниятеннән артык ихтыяҗ булмаганда өйләреннән чыкмаска һәм халык күп булган урыннарга бармаска киңәш итәбез. Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы сәбәпле 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте. «Нигездә, бу Казанга туры килә. Баулы һәм Чаллыда берешәр сыйныф карантинда», — диде ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе. Шул ук вакытта, Алсу Мөхәммәтова Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын искәртте. Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада башкорт телендәге «Урал батыр» анимацион фильмын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Аны 30 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә – Уфаның Ф.Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясендә һәм 15.00 сәгатьтә Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика интернат-гимназиясендә күрсәтәчәкләр. Фильмны тәкъдим итү Республика көненә һәм Башкортстан Республикасында Башкорт теле елына багышлап үткәрелә. Аның кысаларында шулай ук Шәехзадә Бабичка багышланган видеобәйге җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Читать дальше...