(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда гөмбә ашап агуланган өч кеше хастаханәдә токсикология бүлегендә дәваланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.
Ул агуланган барлык кешеләр дә дәваланып чыкканын әйтте. «Гөмбә белән агуланган бер хатын-кызның бавырына бик каты зыян килгән, бавыр структурасы үзгәргән иде», — диде Алия Насыйбуллина.
Белгеч агулану билгеләре, гөмбә ашагач, якынча алты-сигез сәгатьтән сизелә башлавын, кешенең температурасы күтәрелмәсә дә, күп тапкырлар косып, эче китәргә мөмкин булганын искәртте. Ашказан-эчәклек трактында проблемалары булган кешеләрнең хәле ике-өч сәгатьтән үк начарая башларга мөмкин, диде.
«Шунысы аяныч: кайчак кешеләр нинди гөмбә ашаганын да белми, я алар аны каядыр сатып алган, я кемдер сыйлаган», — диде баш токсиколог.
Аның сүзләренчә, быел гөмбәдән агулануга шикләнеп килгән барлыгы 31 очрак теркәлгән.