(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Романова). Чит телне Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тапшыру өчен мәҗбүри булган фәннәр исемлегеннән алдылар. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча совет урта гомуми белем бирүгә үзгәрешләр кертү проектын карады һәм хуплады. Анда дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә торган мәҗбүри фәннәр исәбеннән чит тел алыну урында сүз бара», — дип аңлаттылар министрлыкта. Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген кич һәм иртәгә төнлә Татарстанның көнчыгышында көчле җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Минск шәһәренең «Динамо» командасын 5:4 исәбе белән җиңде. Уен Минскта узды. «Ак Барс» командасының яңа һөҗүмчесе Найджел Доус Континенталь хоккей лигасында 500нче уенын үткәрде һәм юбилей уенында гол кертә алды. «Динамо» уенчысы Роб Клинкхаммер өчен бу матч КХЛда 200нчесе булды. Ул голларга китергән ике нәтиҗәле пас бирде. Хәзер Минск шәһәрендә уйнаса да, ул 2018 елда «Ак Барс» составында Гагарин Кубогын отты һәм финалда хәлиткеч алканы кертте. Читать дальше...
Достоевский говорил, что только красота спасет мир, а Фаина Раневская сказала бессмертную фразу «красота – это страшная сила». Рано или поздно должен был появиться всемирный день красоты, и он появился!
(Болгар, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова үлгән кешене ярмыйча калдырырга мөмкин булган шартларны ачыклау өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Бу хакта ул Болгар ислам академиясе студентларының сорауларына җавап биргәндә әйтте. Бүген Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясендә лекция укыганнан соң , студентлар белән аралашты. Шәкертләрнең берсе картаеп үлгән кешеләрне ярдыру... Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының даими вәкиллеге ярдәме белән Санкт-Петербургтагы Милләтләр йортында Казан рәссамы Полина Илюшкинаның ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Җир шары буенча мольберт белән» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәнең тематикасы - буддизм һәм ислам илләре, шулай ук рәссамның Татарстанда иҗат ителгән картиналары, татарстанлыларның... Читать дальше...
Сегодня в ночной рейд вновь вышли сотрудники отдела ГИБДД ОМВД России по Нурлатскому району.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда сәламәтлек саклау үсешенә 2025 елга кадәр 865 миллион сум сарыф ителәчәк. Бу карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты. «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «2025 елга кадәр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә карар итә. «Программаны финанслау күләме 865 269 821,5 сум булачак», диелә документларда. Федераль бюджеттан 33,3 млн сум, республика бюджетыннан 151,6 млн сум... Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). «Башинформ» агентлыгының баш мөхәррире вазифаларын башкаручы итеп Руслан Шәрәфетдинов билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка бүген, 9 сентябрьдә тәкъдим иттеләр. Бу вазифаны биләгән Алик Шакиров агентлыкта эшләргә кала, дип хәбәр итте матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Руслан Михайлович Шәрәфетдинов 1970 елның ноябрендә Уфада туа. 1991 елда Львов югары хәрби-сәяси училищесын, 2000 елда... Читать дальше...
(Болгар, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясен дини характердагы материалларга эксперт фикере белдерү өчен хезмәттәшлеккә чакырды. Әлеге тәкъдимне омбудсмен Болгар ислам академиясендә лекция укыганда ясады. Бүген Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясенең эшчәнлеге белән танышты һәм студентларга лекция укыды. Ул омбудсмен институтының килеп чыгу тарихы һәм Россиядә аның роле турында сөйләде. Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак. Бу турыда Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мин 12-13 сентябрьдә контроль ярышларда катнашмаска карар кылдым, чөнки хәзерге вакытта миңа үземне яңа вазифада, «Ледниковой период» алып баручысы сыйфатында сынап карарга кызык. Минем үтенечемә аңлап каравыгызны сорыйм», — дигән Алинә Заһитова.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казан Россиянең 21 шәһәре арасында психологларга мөрәҗәгать итү ешлыгы буенча дүртенче урынны алган. Бу статистиканы Zoom Market тикшеренү агентлыгы тәкъдим итте. Татарстан башкаласының шундый югары урынны алуы халыкның психологик белеме һәм үзизоляцияләү режимы йогынтысы белән аңлатыла. «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә КФУның педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин шундый фикер әйтте. «Мондый... Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Күпкөнлек тавыш бирү процедурасы Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметәчәк, шулай ук республика халкына уңайлы вакытта участокка килергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Өч көн тавыш бирү уңайлы. Кеше җомга көнне тавыш бирә ала, ә аннары ял итәргә китә яки ял итүдән кайтып, шулай ук тавыш бирә ала. Мин күпкөнлек тавыш бирүгә каршы булган кешеләрнең аргументларын күрмим», — дип сөйләде Андрей Кондаратьев. Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсында җиңгән биш татарстанлыны котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия лидерлары» конкурсының суперфиналында биш татарстанлы җиңде: Тимур Кайданный, Ирек Садыйков, Закир Габдрәшитов, Карен Додонов һәм Никита Хилимончик. «2020 елгы «Россия лидерлары» конкурсының суперфиналында җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм. Бүген ярышлар барышында сез күрсәткән киләчәккә омтылыш... Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Тукай районы Яңа Бүләк авылында Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка бюст ачылды. Бюст Илһам Шакиров музей йорты каршында урнашкан. Бюстның скульпторы — Санкт-Петербургтан Венера Абдуллина. Бюстны ачу тантанасын Тукай районы башлыгы Фаил Камаев башлап җибәрде. «Былтыр республика күләмендә зур чара үткәргән идек. Шунда ел саен Илһам абыйны искә алу өчен җыелырбыз, дип вәгъдә бирдем. Дөнья афәте килеп чыкканга булмас дигән идек, тик Илһам абый үз авылында җыйды. Читать дальше...
(Алабуга районы, 9 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Алабуга районында М7 автомобиль юлының 1014 һәм 1017 чакрымында сулга борылу мөмкинлеге белән ике транспорт чишелеше төзелгән. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрәкәтне ачуда катнашты. Ул «КАМАЗ» руле артында 1014 км автомобиль юлына килгән. «Без җирле халык яши торган ике торак пункт өчен кирәкле чишелеш төзедек. Ул участокта һәлакәтләр еш булу сәбәпле дә, алар кирәк иде. Федераль программа, Россия Транспорт министрлыгы... Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саратов өлкәсендә Алтын Урда чорындагы Багаев авылы территориясендә үткәрелгән казу эшләре барышында КФУ профессоры Леонард Недашковский кызыклы табылдыкларга тап булып, әле моңарчы билгеле булмаган ачышлар ясый. Алтын Урда халкы утрак тормышта яшәгән, күчмә халык өлеше азрак булган. Бу хакта галим «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Халыкара мөнәсәбәтләр институтының археология һәм гомуми тарих кафедрасы профессоры Леонард Недашковский Саратов... Читать дальше...
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда бүген реконструкциядән соң «Нур» яшьләр үзәге ачылачак. Бу хакта мәгълүмат учреждение социаль челтәрләрендә урнаштырылган. "Бөтен җирдә "Нур ачыла!" диләр. Тарихның бер өлеше булырга теләсәң, ул вакытта дусларыңны ал, һәм 9 сентябрьдә без сине көтәчәкбез", - дип хәбәр итә үзәк хезмәткәрләре. Кунакларны күңел ачу программасы, фотокүргәзмә, кибертурнир һәм DJ BubbleGum белән музыка көтә. Чарада кием кастомайзингы һәм интерьер өчен картиналар ясау буенча мастер-класслар сериясе узачак. Читать дальше...
На мероприятии также наградили победителей конкурса “Лучшее благоустройство, озеленение и цветочное оформление города Нурлат”.
Театр бинасында шулай ук яшьләр үзәге булдырылачак, аның эшенең төп юнәлеше заманча татар сәнгатен үстерү булачак.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Россия машина төзелешенең бер флагманы — «КАМАЗ 54901» магистраль тягачын сынап карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рөстәм Миңнеханов йөк машинасын үзе йөртте, юлда аның техник характеристикалары белән кызыксынды», диелә хәбәрдә. Бәясе түбән булуга карамастан, тягач сыйфат, җиһазлау һәм агрегат буенча чит ил аналогларыннан калышмый. Ул 29 тоннага кадәр йөк ташырга... Читать дальше...
Управляющие компании, ТОСы, предприятия и организации, жители нашего города и в этом году активно участвовали в конкурсе на лучшее благоустройство, озеленение и цветочное оформление города.
Празднование Дня города переплелось организованными для жителей интересными мероприятиями на разных площадках.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлаулар ирекле булырга тиеш диде, шәһәр халкының сүлпәнрәк булуы табигый диде.
Ветеринары рекомендуют не допускать свободного выгула свиней, не покупать мясную продукцию в несанкционированных местах, а корм подвергать термической обработке.