(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Актаныш үзәгендәге фатирларга рәсми төстә җылылык бирелә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел үзәктәге 1 260 фатир шәхси җылыту системасы — ике контурлы мич белән җылытылачак. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Җәй буена сузылган эшләрнең сөенечле нәтиҗәләрен күпфатирлы йортта яшәүчеләр зарыгып көтеп алды. Ленин проспекты бишенче йорт адресы буенча яшәүчеләрнең бәхетле мизгелләрен район башлыгы Энгель Фәттахов уртаклашты. «Быел Актанышта зур эш башкарылды. Читать дальше...
(Әлмәт, 15 сентябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәтнең йөзү буенча җыелма командасы беренче тапкыр Татарстан Кубогында җиңде. Ярышлар 9-12 сентябрьдә Казанда узды. Анда Олимпия резервы спорт мәктәбе йөзүчеләре катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Балалар шәхси зачетларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышларда төрле дистанцияләрдә һәм йөзү стильләрендә Эдуард Вәлиәхмәтов өч 1нче һәм ике 2нче урыннарны алды. Никита Королев өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Ренат Нәҗипов көмеш һәм алтын медальләргә ия булды. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», « Ватаным Татарстан » ,Фәния Арсланова). Бакчада үскән быелгы уңышны җыеп, базга, идән астына сала башладык инде. Дөрес, аны кышка саклауга куйганчы, гошер чыгарасы бар. Гошер сәдакасы нәрсәдән чыгарыла, дин буенча, ул кемнәргә тиеш? Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек. – Гошер сәдакасы – зәкятның бер төре, – ди Равил хәзрәт. – Коръәндә, Аллаһы Тәгалә безгә зәкат түләргә кушты, ягъни орлыклы үсемлекләрне... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 сентябрьдә, Казанда «Төркиләр алтыны» V бөтенроссия төрки яшьләр форумы узачак. Анда Россиянең 18 регионыннан 150 белгеч илнең төрки халыкларының төбәк этник берләшмәләре проектлары турында фикер алышачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш, чараны уздыру дәүләт яшьләр һәм милли сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче яшьләр лидерларын әзерләүгә ярдәм итәргә тиеш. Милләтләр эшләре буенча федераль... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 сентябрьдә, Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, көндез ул вакыт-вакыт көчәячәк. Төнлә һава температурасы 4-9 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +10, +15 градуска кадәр җылыначак. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда бу атнада җылылык 2 градуска калачагы хакында хәбәр иткән иде.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко россиялеләргә депрессиядән үлем куркынычы зур булуы турында искәртте. Бу хакта «Вечерняя Москва»га сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Һава торышы буенча киенегез, витаминнар эчегез, прививка ясатыгыз һәм депрессиягә бирешмәгез, чөнки депрессия үзе кешене бернинди коронавируссыз үтерә ала», — дип искәртте ул. Көз көне баланслы һәм төрле ризык кулланырга һәм аралашу даирәсен чикләргә тырышырга кирәк, дип өстәде. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бөтенроссия конкурсында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлап алачаклар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы да уза», – диделәр министрлыкта. Быел конкурска Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты буенча 237 укытучы һәм Россиянең 12 төбәгеннән 23 педагог гариза биргән. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 1381 дәүләттән ярдәм алган фермерның 30ы акчаны кире бюджетка кайтарырга мәҗбүр булуын әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Пандемия шартларында эшләүнең хәзерге кыенлыкларын аңлап, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантны куллану шартларын бозучыларга да хаталарын төзәтү мөмкинлеге бирә, фермерлардан йөкләмәләр ала, алар белән килешүләр төзи. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Казан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен кабул итәргә мөмкин. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чараны оештыру һәм уздыру буенча эш төркеменең беренче утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышны ачып, Минтимер Шәймиев, ел башында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министрлыгына Казанда 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институтында татар эстрадасы өчен бюджет урыннар сорады. Бу мәсьәләне ул Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында күтәрде. Ул быел беренче тапкыр вузда бер бюджет урын да бирелмәгәнен әйтте. «Татар эстрадасы җимерелергә тора. Мин киләсе елга татар эстрадасы өчен 5-6 бюджет урыны сорыйм. Күп кирәкми, чөнки талантлар күп булмый. Сәләтлеләр бюджет бүлегенә керсен иде», — диде Салават Фәтхетдинов. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2020 елда шәхси хуҗалыкларга мини-фермалар төзү өчен планлаштырылган 80 млн сум дәүләт ярдәменең 49 млн сумы ияләренә барып ирешкәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Быел шәхси хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар да сакланып калды, барлыгы аларга дәүләт ярдәме буларак 477,5 млн сум акча каралган», — диде Марат Җаббаров. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шартлаткыч җайланма турындагы хәбәр аркасында Санкт-Петербургтан очкан самолет төшеп утырды. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин сөйләде. «Санкт-Петербург — Казан рейсы белән очкан бортта шартлаткыч җайланма булу куркынычы турында мәгълүмат алынды», — дип ачыклык кертте Гадел Гатауллин. Билгеле булганча, һава судносы Казанда 17.54 сәгатьтә уңышлы төште. Самолетны караганнан соң бортта... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Татарстанда заманча китапханәләр челтәрен китапханә эшен үстерү программасына нигезләнеп киңәйтергә уйлыйлар. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Ратушада Мәдәният һәм сәнгать буенча совет утырышында шул хакта әйтте. Ул гамәлдәге учреждениеләрне заманча шартларга яраклаштырып үзгәртү турында сөйләде. Милли китапханә шуның мисалы. Министр сүзләренчә, «Мәдәният» илкүләм проекты буенча муниципаль районнарда модельле китапханәләрне... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады. Бу хакта Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы Президентын сайлауда ышанычлы җиңүегез белән котлыйм һәм бу мөһим вазифада хезмәт итүне уңышлы дәвам итүегезне телим»... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында Мәскәүнең Мәрҗани фонды коллекциясеннән «Мәхәббәт һәм илһам чишмәсе» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Казан өчен махсус әзерләнгән һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнашты. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган галим, геофизик һәм ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Ринат Харисов 71 яшендә вафат булды. Ул 14 сентябрьдә каты авырудан соң үлгән. Аның вафаты турында «ТНГ-Групп» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Анда ул генераль директор вазифасын башкарган. Ринат Харисов Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1974-1988 елларда геофизик-оператордан «Татнефтегеофизика» сейсмик разведка партиясе башлыгына кадәр юл үтә. 1988 елдан 1993 елга кадәр Бөгелмә кыр геофизик экспедициясен җитәкли. Читать дальше...
(Чаллы, 15 сентябрь,«Татар-информ»). ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский КПСС ҮК Генераль секретаре Леонид Брежневның җәсәден Кызыл мәйданнан Чаллы зиратына күчерергә тәкъдим иткән. Бу хакта ул Россия Дәүләт Думасының көзге сессиясе ачылыр алдыннан белдергән. Владимир Жириновский Кызыл мәйданда җирләнгән барлык дәүләт эшлеклеләрен, шул исәптән КПСС ҮК Генераль секретаре Леонид Брежневны да, яңадан җирләргә тәкъдим итте. ЛДПР лидеры сүзләренчә, торгынлык чорының совет лидеры кайчандыр аның исемен... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2020 елның беренче яртысында Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативларының кереме, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда өч тапкыр артып, 2,8 млрд сумга җиткәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Бүгенге көндә 123 кооператив реаль эшчәнлек алып бара. Аларның 74е 2015 елдан бирле грант ярдәме алган. Әлмәт, Биектау, Балык Бистәсе... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Ислам мәдәнияте музеенда «Дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Коръән» күргәзмәсе ачылды. Ул Шамил Закировның 75 еллыгына багышланды. Ачылышта «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты. «1995 елның Ураза гаете көнендә Кол Шәриф нигезенә беренче таш салына. Шул көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров төзеләчәк мәчетнең китапханәсенә китаплар тапшырырга кирәк дигән нәзер бирә. Әлеге китапханә 13 ел дәвамында тупланды. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус Covid-19 инфекциясе белән авырган кеше терелгәннән соң 90 көн эчендә вирус бүлеп чыгара ала. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. «Авырган кешенең вирусны 90 көнгә кадәр бүлеп чыгарганлыгы турында күзәтүләребез бар. Россия Федерациясендә безнең күзәтүләр - 48 көнгә кадәр, ә чит илләрдәге күзәтүләр 90 көнгә кадәр булуын күрсәтә», – диде ул. Попова сүзләренчә, терелгән кешедә авыруның бернинди симптомнары да юк... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан һәм Кыргызстан мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә багланышларны ныгытачак. Казан һәм Бишкәк мәдәният һәм сәнгать университетлары хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта бүген Казан ратушасында Россия-Кыргызстан Хөкүмәтара комиссиясенең мәдәният буенча эшче төркем утырышында сөйләшкәннәр. «Без театр, китапханәләр эше, кинематография өлкәсендә багланышлар турында сөйләштек. Онлайн форматтагы чаралар турында да фикер алыштык», — диде Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь,«Татар-информ»). Иртәгә, 16 сентябрьдә, Татарстан буенча урыны белән иртән, көндез һәм кичен яңадан көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Шул ук вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрдан артмаячак. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда бу атнада җылылыкның 2 градуска калачагы хакында хәбәр иткән иде.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча кайнар линия телефоны үзгәрде. Бу хакта төбәк бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Хәзер Татарстан Пенсия фонды контакт-үзәге операторларына 8-800-600-0357 номеры буенча шалтыратырга мөмкин», — диелә хәбәрдә. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча контакт-үзәге 2016 елда эшли башлады, шул вакыттан бирле аның операторлары республика халкыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул итте. Кайнар линия номеры буенча шалтыратып... Читать дальше...
Ике атна эчендә Шәмсетдинов мәхкәмәсе башлану көне билгеләнәчәк.