(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәдәниятенең 2020-2025 елларга һәм 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен 15 октябрьгә кадәр расларга кирәк. Бу хакта РФ мәдәният министры Ольга Любимова катнашында узган ТР Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Җәмәгать тыңлауларын уздырырга, халыкны да бу эшкә кушарга кирәк. Алга таба Хөкүмәт карары нигезендә эшләргә. Барлык фикер алышулардан соң массакүләм чара уздыру... Читать дальше...
13 тәүлеккә ябып куелган Куштау активистын яклап Башкортстанда ялгыз пикетлар уза.
(Казан, 15 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстанда көзге сайлау көннәрендә тавыш бирүчеләрнең иминлеге өчен 3,3 млн данәдән артык медицина битлеге һәм 2,9 млн бер тапкыр кулланыла торган перчатка файдаланылган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау-2020 авырулар буенча профилактика, гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итү буенча җитди эш белән истә калачак. Эпидемиягә каршы күрелә торган чаралар кирәклеген аңлату буенча халык белән мәгълүмати эш алып бару өчен дә күп көч кирәк булды. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда мәшгульлек хезмәтләрендә исәптә торган эшсез кешеләргә балигъ булмаган балалары өчен түләүләр озайтылачак. Сентябрьдә алар эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен 3 мең сум акча алачак. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «9 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, безнең төбәктә 60 мең 372 баланың әти-әнисе булган 36 мең 705 эшсез кеше исәптә тора. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь,«Татар-информ»). Казанда өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысы Павел Панкратовны инде бер тәүлек буе эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Сигез яшьлек малай өйдән кичә якынча сәгать берләрдә чыгып киткән. Аның буе 140 см, кара кыска чәчле һәм көрән күзле. Кызыл-кара олимпийка, кара кепка һәм кара-кызгылт ботинкалар кигән. Павел 90нчы гимназиядә 3нче «Б» сыйныфында укый, өйдән беренче тапкыр гына качуы түгел. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Проблемалар беркайчан бетми, ләкин мәдәният алгы планга чыга», — дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ратушасында Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында. «Мин сөенеп утырам, әле мондый хәл булганын хәтерләмим. Өченче срокка сайланган Рөстәм Миңнехановның икенче эш көне. Күптән түгел генә Ольга Борисовна Россия Федерациясе мәдәният министры булып эшли башлады. Алар бергә мәдәният проблемалары турында сөйләшә. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 20 ел эчендә Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 100 мең кешегә кимегәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «20 ел эчендә республиканың авыл халкы 100 мең кешегә кимегән һәм хәзер авылда яшәүчеләр саны 900 мең кеше тәшкил итә. Кимүчеләрнең 80 меңе эшкә сәләтле яшьтән дә яшьрәк булуы күзәтелә», — диде Марат Җәббаров. Министр сүзләренә караганда... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Дистанцион уку мәктәп укучыларының 80 процентында тискәре психик реакцияләр китереп чыгарган. Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар сәламәтлеген тикшерү медицина үзәге белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Үзизоляция аркасында килеп чыккан стресс мәктәп укучыларының 83,8 процентының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган, 42,2 процентында депрессив халәт булган, укучыларның 41,6 проценты көчсезлек тойган. «Үзизоляция олылар өчен генә түгел, ә балаларга да депрессия булды. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслау турында карар кабул итте. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Без бүген ТР Президентын сайлауны үткән һәм дөрес дип тану турында карар кабул итәбез, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайланган дип санарга», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова. Ул искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...
В образовательном центре «Сириус» г. Сочи она проходила 24-х дневное обучение.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Салават Фәтхетдинов фикеренчә, продюсерлар әзерли торган махсус үзәк кирәк. «Бүген КХТИны тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли», — ди ул. Бу проблеманы Татарстанның халкы артисты Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында күтәрде. «Бүген яшь башкаручыларның продюсерлык институты мәсьәләсе актуаль. Продюсер финанс эшләрен дә алып бара, үзе үк агент, ул администратор да, дисклар да чыгаручы. Продюсерларны әзерләүче уку йорты булмагач,... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов Омск өлкәсендә Большеречье муниципаль районы депутаты итеп сайланган. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. «Планнарыбыз бихисап. Омск өлкәсенең төньяк районнарында, шулай ук татар авылларында милли мәдәниятне үстерергә ниятлибез. Киләчәктә этнографик фестивальләр булдыруны күздә тотабыз. Син — татар, син — башка милләт кешесе дип, милләтләрне аерып карамыйбыз. Читать дальше...
18 сентября в сквере "Театральный" состоится концерт кавер-группы "ХитобоИ".
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сентябрьнең беренче яртысында Татарстан мәктәпләрендә педагоглар һәм укучылар арасында яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Мәктәпләрдәге вазгыять тотрыклы. Персонал арасында да, балалар арасында да авыручылар теркәлмәде», — диде спикер. Республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары искәрткәнчә... Читать дальше...
Мари Иле диния нәзарәте белән Мочалище һәм Красногорски бистәләре мәчетләре арасында бер елдан артык барган низаг мәхкәмәгә бер көн кала якларның килешүе белән тәмамланды.
Казан Ратушасында Татарстан президенты һәм Русия мәдәният министры катнашында Татарстанның мәдәният шурасы утырышы уза.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең атказанган артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов Россия мәдәният министры Ольга Любимовага ил халыкларының милли мәдәниятләренә багышланган яңа телеканал булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында әйтте. Ул илдә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятләре күптөрлелеген тәкъдим итәрдәй канал кирәклеген ассызыклады. «Триколор»да 916 канал бар. «Культура» дигәне берәү генә. Калганнары — музыкаль, фәнни-белем бирү каналлары. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел пандемия белән бәйле рәвештә яшелчәләрне сату мөмкинлеге өчен борчылганы турында әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Санитар-эпидемиологик чикләүләр булуга карамастан, без үзебезнең продукцияне үстерә алуыбызга ышандык. Барыннан да бигрәк, без аны сата алуыбыз өчен борчылган идек. Бәхеткә, бүген барлык сату каналлары да ачык. Ярминкәләр эшен башлады. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көзге сайлауларны Татарстан Иҗтимагый палатасы, шулай ук кандидатларның һәм сәяси партияләрнең күзәтүчеләре контрольдә тотты. Шулай ук сайлау комиссиясе әгъзалары да күзәтте. Моның өчен барлыгы 21 меңнән күбрәк кеше җәлеп ителгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Җәмәгать күзәтүчеләренең, партияләр һәм аерым кандидатлардан күзәтүчеләрнең эше шактый көйле узды. Тулаем алганда, тавыш бирү штат режимында узды. Читать дальше...
ТР Президентын сайлау нәтиҗәләре кемнәрнедер гаҗәпләндергәндер дип уйламыйм. Шулай буласы билгеле иде. Чөнки президентлыкка кандидатлар арасында хәзер Илбашы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка алмашка килә алырлык шәхесләр, намзәтләр исемлегендә юк иде. Сайлауда «Гадел Россия» фиркасеннән Ә.Михеев, ЛДПРдан В.Сурчилов, «Россия коммунистлары»ннан Ә.Вәлиев, Үсеш партиясеннән О.Коробченко катнашты. Кызганыч, болар тар даирә өчен генә билгеле кешеләр шул. Шуңа да татар халкының сайланып сайлар өчен мөмкинлеге булмады. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия мәдәният министрлыгы үзенең яңа проектларын Татарстанда сынап карый, бу бигрәк тә «Мәдәният» илкүләм проекты белән бәйле программаларга карый. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова Качалов театрында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. «Татарстан безнең рейтингларда алдынгы урыннарны били», — дип ассызыклады Ольга Любимова. Ул үз чыгышында Татарстанның региональ һәм федераль мәдәни мирас объектларына сакчыл карашын билгеләп үтте. Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Мобиль бригада табибларының беренче эш көнендә метро станцияләре янында 704 казанлы гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләде. «Дүшәмбе көнне Казанда яшәүче 704 кеше прививка ясаткан», — диде спикер. Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, вакцинация өчен мобиль пунктлар 14 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр булачак... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда милли традицияләргә төбәк җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. «Республика Президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать советы булдырылуы да мәдәниятнең өстенлекле юнәлешләр рәтендә булуын күрсәтә», — диде Россия мәдәният министры Ольга Любимова Казан Ратушасында Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында. «Татарстан - бай традицияләргә ия төбәк. Татар әдәбиятының меңьеллык традицияләре бар. 20 гасыр башында туган җирле драма театры эстетикасы... Читать дальше...
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит» илкүләм үсеш максатына ирешү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов уздырды. «Ел саен кимендә 5 млн гаиләнең торак шартларын яхшырту, торак төзү күләмен елына 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру, зур агломерацияләрдә... Читать дальше...