(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада декрет ялындагы хатын-кызлар өчен бушлай курслар оештырыла. «Демография» илкүләм проекты кысаларында курсларга 5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Хатын-кызлар бала карау буенча декрет ялында булырга һәм шул ук вакытта хезмәт мөнәсәбәтләрендә торырга тиеш. Түбән Камада яшәүче 500 гә якын хатын-кызны укыту планлаштырыла, бүгенге көндә төрле курсларда 270 хатын-кыз укый. Төркемнәргә... Читать дальше...
Соңгы елда ким дигәндә 61 яңа төрмә төзелүе турында галәмнән төшерелгән видео дәлилләр табылган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә ике елдан чүп түгү бәясе 10-15 процентка кимергә мөмкин. Бу турыда «Известия» хәбәр итә. Россиядә яшәүчеләрнең чүп түккән өчен чыгымнарын киметү өчен Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы концепциясен камилләштерергә кирәк. Беренче чиратта, аларның продукциясен 100 процент утильләштерергә тәкъдим итәләр. Хәзер проектны карыйлар. Утилизация нормативын арттыру турында карар кабул ителгән, әмма төгәл сан расланмаган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Ленинград өлкәсе халыклары Дуслык йорты каршындагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музеенда Ачык ишекләр көне узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында үткәрелде. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Файда» татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Айрат Маннанов музейның... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда салым һәм иминият хезмәтләреннән 2,7 миллион сумын яшергән компания директорына суд булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның ноябреннән 2019 елның июленә кадәр «Трансресурс» ҖЧҖнең 38 яшьлек җитәкчесе салым түләнергә тиешле 2,7 миллион сумын яшергән. Моның өчен ул контрагентлар белән башка оешма аша исәпләшеп, фирма счетыннан акчаны алган. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә шагыйрь Әхмәт Рәшит туган авылы зиратына җирләнәчәк. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә. Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит 85 нче яшендә каты авырудан соң бүген вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме Әхмәт Рәшит яшәгән йорт янында булачак. Адресы: Фатих Әмирхан урамы, 45 нче йорт. Мәрасим 10.00 сәгатьтә башлана.
Сентябрь ае — вәгъдәләр ае булды дисәк тә, һич тә арттыру булмас. Сайлауларга кадәр дә, аннан соң да җитәкчеләребез халыкка бик күп вәгъдәләр өләштеләр. Президентлыкка өченче тапкыр сайланган Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та үзе идарә итәчәк алдагы биш елда Татарстанда ниләр эшләнәчәге турындагы программасын тәкъдим итте. Биш ел исән кеше өчен бик тиз үтеп китәр, ә менә алдагы елда — 2021 елда безне ниләр көтә соң? Бигрәк тә милли, мәдәни, дини өлкәләрдә? Бу сорауларга җавапны ТР Президенты Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинация циклы тәмамлангач, нәтиҗәлерәк булсын өчен өч елдан кабат прививка ясатырга кирәк. Бу турыда «Вектор» дәүләт фәнни үзәге җитәкчесе Ринат Мәкъсүтовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Вектор» фәнни үзәге уйлап тапкан препарат «ЭпиВакКорона» дип атала. Хәзерге вакытта Россиядә коронавирустан икенче вакцина теркәлү уза, тиздән өченче сынауны узачак. Анда аның нәтиҗәлелеге өйрәнеләчәк. Тикшеренүләрдә үз теләкләре белән 3 меңнән артык кеше катнашачак. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда такси таптаткан ир-ат каты имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт бүген 18.30 сәгать тирәсендә Коләхмәтов урамында «Моки» сәүдә үзәге каршында булган. Шаһитлар сүзләренчә, өлкән яшьтәге ир-ат рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыккан. «Зыян күрүчене авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның башы имгәнгән, сынган урыннары бар. Һәлакәт урынында юл патруль хезмәте инспекторлары эшли. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Зәкят» хәйрия фонды Казанның аз керемле гаиләләренә 10 тонна гошер-сәдакасы тараткан. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Гошер сәдакасын җыеп тарату буенча кампанияне ТР мөселманнарының Диния нәзарәте 15 сентябрьдә игълан иткән иде. Мөфтият Татарстанда 26 сентябрьне Гошер көне итеп билгеләде. Питрәч мөхтәсибәте хәйрия фондына 10 тонна азык-төлек җибәрде. Моңа кадәр Алексеевск, Әтнә, Балык Бистәсе һәм Питрәч мөхтәсибәтләре азык-төлек алып килгән иде. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган уртача 200 дән артык бала мәктәптә дәресләргә кертелми. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Дәүләт Советы утырышындагы докладында әйтте. «Көн саен уртача 200 дән артык бала фильтрларда кире борыла. 1 сентябрьдән бирле температуралы һәм ОРВИ симптомнары булган 3481 бала дәресләргә кертелмәгән. Бу балалар коллективларына инфекция үтеп керүгә киртә куйган», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда автоцистерна белән идарә итүче татарстанлы җәяүлене таптаткан. Җәяүле үлгән. Бу турыда Башкортстан Дәүләт автоинспекцисе хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте дүшәмбе, төнлә булган. 33 яшьлек татарстанлы «Мерседес» автоцистернасы белән Уфа-Оренбург юлы буенча хәрәкәт иткән. Стерлетамак шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат юл буйлап җәяү барган. Аны йөк машинасы таптаган. Ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе сүзләренчә, җәяүле юл буенча уң як полоса кырыеннан барган. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка нефть һәм газ үткәргечләрен күгәрүдән саклау технологиясен тәкъдим иттеләр. Ул электрохимик протектор саклау принцибына нигезләнгән. Бу турыда «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар Советы утырышында «Си-Ресурс» ҖЧҖ директоры Антон Бурбулис хәбәр итте. «Без углеводородларны табу, транспортлау һәм саклауда катнаша торган барлык җиһазларны комплекслы саклауны тәэмин итәбез. Төп нәтиҗә — ингибиторлардан тулысынча баш тарту. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Һәр хакимият вәкиле ике телдә сөйләшергә тиешлеге белән килешәм. Бу хакта бүген генә Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына билгеләнгән җәмәгать эшлеклесе, Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец Дәүләт Советы утырышында депутатлар сорауларына җавап биргәндә әйтте. Депутат Азат Хамаев балалар омбудсменына ике телне белү кирәклегенә басым ясады. «Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Балачакта татарча акцентсыз диярлек сөйләштем. Читать дальше...
(Казань, 24 сентября, «Татар-информ»). Тәтеш районының IV чакырылыш советының беренче сессиясендә район башлыгын һәм аның урынбасарын яңадан сайладылар. Анда Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район советы депутатлары, оешмалар җитәкчеләре, хезмәт ветеранннары катнашты. Бу турыда «Авангард» газетасы хәбәр итә. Тәтеш районы башлыгы вазифасына Рәмис Сафиуллов кандидатурасын Татарстан Президенты исеменнән Әгъзам Гобәйдуллин тәкъдим итте. Рәмис Хатыйпович 2014... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының сынау партиясе кайтты. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Вакцинаның сынау партиясе кайтты, логистиканы, транспортлау һәм саклау шартларын тикшердек. Тулы партиясен көтәбез, аннары риск төркеменә керүчеләргә вакцина ясый башлыйбыз», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә. Агенлыкның үз чыганаклары мәгълүматлары буенча... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Г.Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиевнең XX гасыр башы шагыйренә багышланган «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабы тәкъдим ителде. «1990нчы елларда XX гасыр башы әдәбиятын өйрәнүгә омтылыш үсте. Без шул елларда XX гасыр башында иҗат иткән 89 шагыйрьнең әсәрен туплаган җыентык чыгарган идек. Читать дальше...
В преддверии Международного дня пожилых людей в городском Дворце культуры состоялась праздничная программа «Чтобы мир был добрее», где чествовали ветеранов-участников народного хора «Ветеран», чувашского народного ансамбля «Родник» и ансамбля татарской песни «Сердәш».
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар -2 градуска кадәр кырау һәм томан вәгъдә итә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаулары буенча, төнлә һава температурасы +3…+8 градус, ә көнчыгыш төбәкләрдә 0…+5 градус булачак. Көндез һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Россиядә коронавирус вазгыяен контрольдә тотарга кирәк. Агымдагы елның язындагы чикләү чараларына кире кайтасы килми». Россия Президенты Владимир Путин яңа сайланган губернаторлар белән видеоконференция режимында узган очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Кайбер илләрдә катгый чикләүләр кертелә, производстволарны һ.б. ябалар, диде ул. «Чыннан да бездә вазгыять яхшырак, без үз вакытында һәм нәтиҗәле чаралар күрәбез. Йомшаклык күрсәтсәк, вазгыять тамырдан үзгәрергә мөмкин»... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елда яшәү минимумын 11 653 сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «2020 елда Россия буенча бер кеше өчен уртача яшәү минимумы 11 241 сум булачак дип фаразлана. 2021 елда кулланучылар бәясе 3,7 процентка арткан очракта, яшәү минимумы 11 653 сум тәшкил итәчәк», — диде ведомство башлыгы урынбасары Андрей Пудов. Алдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы минимумны шартлы кулланучылар кәрзине бәясе буларак түгел... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге риск төркеменә керүчеләрдә коронавирустан вакцинаны сыный башлады. Бу турыда РИА Новости Россия туры инвестицияләр фонды башлыгына сылтама белнә РИА Новости хәбәр итә. «Хәзер Гамалея институты риск төркеменә кергән кешеләрдә өстәмә клиник сынау үткәрә. Хәзер алар өлкәнрәк кешеләрдә, тагын риск төркеменә керүчеләрдә сынап карыйлар», — диде Дмитриев. Аның сүзләренчә, тикшеренүләр бу категориягә... Читать дальше...
Халыкта киң таралган җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшит каты авырудан соң вафат булды.
Президент РФ провел совещание и дал напутствие руководителям регионов РФ, одержавшим победу на выборах 13 сентября.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Зәйдә IV чакырылыш шәһәр һәм район депутатлары советының беренче утырышы узды. Анда шәһәр һәм район башлыгын сайлау мәсьәләсе куелды. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды. Шәһәр һәм район депутатлары бертавыштан Рәзиф Кәримов кандидатурасы өчен тавыш биргән. Бу турыда «Зәй-информ» хәбәр итә. Зәй районының почетлы гражданины «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев сүзләренчә, Рәзиф Кәримовның алты еллык эшчәнлеге вакытында районда уңай үзгәрешләр күп булды... Читать дальше...