(Азнакай, 30 сентябрь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары үзләренең аш-су, яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәләре белән чыккан. Һәр өстәл тәм-томнан сыгылып, самавырлары кайнап тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Мәдәният идарәсе „Самавыр — халык күңеле“ дигән проект яклап, грант отты һәм әлеге бәйрәм — шуның бер чарасы. Шулай ук аңа Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда традициягә кергән „Әбиләр чуагы“ бәйрәме дә кушылды», — ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева. Читать дальше...
(Актаныш, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә республика районнары башлыклары Актаныш районының милли мохитен, мәдәниятен, милли мәгарифен өйрәнү максатыннан эшлекле сәфәргә килде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунаклар иң элек районның милли мәдәният буенча алып барылган эшчәнлеге белән танышты. Моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә — 1 октябрьдән Татарстан мәчетләре каршындагы курслар кысаларында янәдән татар теле укытыла башлый: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Фаразлар буенча, Казанда әбиләр чуагы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Якшәмбе яки дүшәмбе температура төшүе көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Сентябрьнең соңгы декадасында шәһәрдә һава торышын безнең территориядә урнашкан антициклон билгеләде. Безгә чыннан да әбиләр чуагы килде: көндез һава температурасы 20 градус, ә төнлә 5 градус була. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Октябрьдә Казан Яшь тамашачы театры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерләнә. Анда театрга 2017 елның декабрендә тапшырылган территорияне файдалану проекты турында җентекләп фикер алышу планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сөйләде. «Президент безнең театрда ике тапкыр булды. Соңгы тапкыр — быел җәй көне. Без Рөстәм Нургалиевич... Читать дальше...
Сервис создан по инициативе Президента Татарстана Рустама Минниханова.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Эльмира Зарипова Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе вазифасына билгеләнгән. Бу хактагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты. «Зарипова Эльмира Әмир кызын Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп билгеләргә», диелгән карарда. Эльмира Зарипова республика ведомствосын алты ел (2014 елның октябреннән алып) җитәкли.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Радик Гайзатуллин Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы вазифасында калачак. Билгеләү турындагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты. «Гайзатуллин Радик Рәүф улын Татарстан Республикасы финанслар министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Радик Рәүф улы республика ведомствосында үз карьерасын 1999 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы вазифасында башлады. 2000 елдан 2001 елга кадәр финанслар министры урынбасары... Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда «Гасыр музеен сайла!» интернет-тавыш бирүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Тукай исемендәге әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова Казанда бөек татар шагыйренең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча «Тукай үзәге» төзергә тәкъдим итте. «Киләчәктә безнең музей базасында шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә бәйле „Тукай үзәге“ оештыра алсак, бик шәп булыр иде. Вакыт уза, аерым фактлар югала, һәм тагын күп нәрсәне өйрәнергә кирәк.... Читать дальше...
Зарегистрированы два случая смерти от коронавирусной инфекции в Татарстане.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты. «Хәйруллин Айрат Ринат улын Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры итеп билгеләргә», диелгән документта.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның урман хуҗалыгы министры итеп яңадан Равил Кузюров билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Кузюров Равил Афраимовичны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Ведомство җитәкчесе урынында Равил Афраимович 2018 елның февраленнән алып эшли. 18 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булып Александр Шадриков кала. Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Шадриков Александр Валерьевичны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләргә», диелгән документта.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Талия Миңнуллинаны республика Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты. «Миңнуллина Талия Илгиз кызын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләргә», диелгән документта. Талия Миңнуллина Казанда туган, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, Бөекбританиядә магистр программасы буенча һәм СКОЛКОВОда яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча белем алган. Читать дальше...
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юстиция министры итеп Рөстәм Заһидуллинны билгеләделәр. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы указга имза куйды. «Заһидуллин Рөстәм Илдус улын Татарстан Республикасы юстиция министры итеп билгеләргә», диелгән указ текстында. Заһидуллин республиканың Юстиция министрлыгы җитәкчесе вазифасын 2017 елның июненнән башкара.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт комитетлары җитәкчеләре билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указлары аның рәсми сайтында басылып чыкты. Шулай итеп, Сергей Иванов төбәкнең Туризм буенча дәүләт комитеты белән җитәкчелек итүне дәвам итәчәк. Ул бу вазифада 2014 елдан бирле эшли. Александр Груничев яңадан Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. 2014 елдан бирле республика Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшләгән Ольга Редько янә шул вазифага сайланды. Читать дальше...
Сәүдә нокталарына чыгып санитар таләпләрнең үтәлеше тикшерелде
В ходе проверки объектов города Нурлат выявились и недостатки. Есть и ответственные собственники торговых точек.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда әби 1 миллион сумнан артык акчасын ышанычлы счетка күчерү өчен аферистка шалтыраткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр итә. 23 сентябрьдә 71 яшьлек әбигә билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен банкның финанс хезмәткәре Юрий Белов дип таныштырган. Ул әбинең счетыннан кемдер зур суммада акча алмакчы булган дип сөйләгән. Операцияне блокировкалау һәм акчаны саклап калу өчен, Юрий акчаны башка банктагы махсус счетка күчерергә тәкъдим иткән. Читать дальше...
В день посадки леса нурлатцы присоединились к акции «Сохраним лес». Высажено 12 тысяч саженцев.
Он внес коррективы в стоящие перед строителями задачи
Канун Татнефтьтән файдалы казылмалар чыгарудан алыначак салымнарның 36 млрд сумга кадәр өлешен кире кайтару мөмкинлеге бирә.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде. Бу хактагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Әгълиуллин Фәнил Әнвәр улын Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләргә», диелгән хәбәрдә. Фәнил Әгълиуллин республика ведомствосын 2019 елның сентябреннән җитәкли.
Один из них - тракторист КФХ «Сулейманов» Валерий Севастьянов. 1 октября День пожилых людей механизатор встречает на рабочем месте.
Мәхкәмә Навальный тарафдарларының тыелмаган пикет өчен җәза бирүгә каршы шикаятьләрен канәгатьләндерүдән баш тартты.