(Әлки, 27 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районының «Форпост» отряды команда зачетында зона спартакиадасында 1 урын һәм аркан тарту буенча 1 урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район егетләре һәм кызлары «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең икенче зона спартакиадасында Чистай шәһәренең Комсомол дружинасы әгъзасы Александр Вотяков истәлегенә багышланган күчмә кубокка ия булды. Алар шәхси зачетта да яхшы чыгыш ясады. Аграр көллият студенты Салават... Читать дальше...
Азәрбайҗан һәм Таулы Карабах вәкилләре 27 сентябрьдә булган көчле атыш нәтиҗәсендә тыныч халык арасында корбаннар булуын әйтте.
(Актаныш, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Рузилә Хәсәнова). Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары белән рәттән, Башкортстаннан да сәнгать сөючеләр үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләп, уңышлар теләде. Чыгыш ясаучыларга бәяне мәртәбәле жюри бирде. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Череповецк шәһәренең «Северсталь» командасына каршы уйнады. Уен Череповец командасы файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде. Әлеге матч Джастин Азеведо өчен «Ак Барс» та 400нчесе булды, ә команда капитаны Данис Зарипов Россия чемпионатларында 1250нче уенын үткәрде. «Ак Барс» ның 22 яшьлек сакчысы Николай Богатов беренче тапкыр Континенталь хоккей лигасы уенында бозга чыкты. «Ак Барс» сакчысы Камил Фазылҗанов бу сезонда беренче уенында катнашты. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Өлкәннәр көне уңаеннан Буа районында 1-5 октябрьдә чәчтарашханәләр бушлай кабул итә, ә 3,4 һәм 10 октябрьдә мунчада бушлай юынырга мөмкин. Бу турыда Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә. 8.00-18.00 сәгатьләрдә «ЭЗА» һәм «Имидж» чәчтарашханәләрендә бушлай хезмәт күрсәтеләчәк. Шимбә, 9.00-19.00 сәгатьләрдә, ә якшәмбе 10.00-19.00 сәгатьләрдә Арефьев урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан мунчада бушлай юынырга мөмкин. Бушлай хезмәт алу өчен паспорт, пенсионер таныклыгы яки пенсия билгеләнү турында белешмә... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында ресурс үзәгендә тантаналы чара узды. Бу турыда «Знамя» газетасы яза. Арт-объект зур булмаган стеладан тора, анда «Профтех» һәм 80 дип язылган. Чарада төрле елларда укытучы булып эшләгән ветераннар катнашты. Кунакларга концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннары үзәк буенча экскурсия үткәрделәр. Ветераннар шулай ук агачлар утырту акциясендә һәм арт-объектны ачуда катнашты. Читать дальше...
Завтрашний день в истории.
Предлагаем освоить навыки бисероплетения на примере плетения браслетов в технике ручного ткачества.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 300 гектардан артык мәйданда бер көндә 1,2 млн үсенте утырттылар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Буа, Зәй һәм Түбән Кама районнарында агачларны күпләп утырттылар. Төбәкнең башка муниципалитетларында да агач утырту эшләре оештырылган. Утырту материаллары арасында нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентеләре дә бар иде. Аерым алганда, Мамадыш районы урманнарында 500 нарат үсентесе... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Күңелле хис-кичерешләр китереп чыгара торган физик йөкләнеш йөрәкнең сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы Евгений Шляхтога сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Һәркем уңай эмоциональ җавапка китерә торган йөкләнешне сайларга тиеш. Бию рәхәтлек бирсә, биюне сайларга кирәк. Йөгерү юлы күңелле булса, йөгерү юлы… Барысына да ниндидер стереотиплар тәкъдим итәргә кирәкми», — дип белдерде белгеч. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Төнлә минималь һава температурасы +3…+8 градус, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Көндез һава температурасы +17…+22 градус», — диелгән хәбәрдә. Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә.
На днях в городской гимназии состоялось торжественное вручение читательских билетов учащимся 2-х классов.
27 сентябрьдә Тинчурин паркында үткән митингда Татарстан коммунистлары быелның 11-13 сентябрь көннәрендә республикада үткән сайлау нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр булуын җиткерде.
Как пишет «Вечерняя Казань», в трех населенных пунктах республики ввели карантин по бешенству животных.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында сәламәт туклануга омтылучы кешеләр җибәрә торган хаталар турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Табиб еш кына дөрес туклану диетасы өчен туры килә торган продуктлар турындагы ялгыш фикерләрне ачыклаган. Озак саклана торган ачы сөт продуктларында савыттагы язуларга карамастан, пробиотиклар була алмый, дип белдерде Мясников. Тапшыруда мондый азык-төлек эчәклек микрофлорасы өчен файдасыз булуы әйтелде. Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елга Россиядә җирле аз санлы халыкларга караган гражданнарның бердәм исемлеген төзиячәкләр. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Исемлекне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык электрон формада алып барачак. Әлеге исемлек барлыкка килү белән аз санлы халыклар вәкилләре ташламаларны тизрәк рәсмиләштерә алачак, шулай булгач, аларга үз милләтен раслау өчен документлар пакетын әзерләргә кирәк булмаячак. Мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Нурлатского муниципального района Республики Татарстан на 28 сентября.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «Вектор» үзәгендә коронавируска каршы ясалган вакцинаның клиник сынау 28-30 сентябрьдә төгәлләнә. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Аның мәгълүматлары буенча, клиник тикшеренүләрнең икенче этабы уңышлы уза. «Вакцинаны үз теләкләре белән ясатучыларда клиник билгеләр, температура һәм ниндидер реакция юк», — диде ул.
Быелгы татарча диктантны латин һәм рун хәрефләре белән язучылар да булган.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Югары Осланда йөк машинасы ауган, йөртүче кабинада кысылып калган. Бу турыда социаль челтәр кулланучылары хәбәр итте. «КАМАЗ» йөртүчесе паром кичүенә хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте шаһиты социаль челтәрдә язганча, йөк машинасы тормозга басып үрдән төшкән. «Кинәт төтен чыкты һәм ул тизлек җыя башлады. Суга төшеп китәчәген аңлап, балык кибете ягына борылмакчы булды ахры, әмма ауды. Йөртүче кабинада кысылып калды», — дип сөйләде шаһит. Мәгълүматны... Читать дальше...
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Очрашу кысаларында алар Казахстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты», диелә хәбәрдә. Рөстәм Миңнеханов Казахстан — Татарстанның... Читать дальше...
(Истанбул, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулдагы татарлар «Татарча диктант» акциясенә кушылып, Афзал Шамовның «Өзелгән кыллар» хикәясе өзеге буенча диктант яздылар. Татарча язу төгәлләнгәч, чәкчәк, вак бәлеш, пәрәмәч, өчпочмак кебек татар ризыклары белән чәй эчү кичәсе оештырылды. Милләттәшләр Фәйзи Канра һәм апасы 85 яшьлек Гөлфия Аксуның татарча шигырьләрен тыңладылар. Чарага җирле татарлар, Татарстаннан килгән кунаклар да катнашты. Диктант язучыларның иң өлкәненә — 81, иң кечкенәсенә 11 яшь. Читать дальше...
Оештыручылар татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны арта баруын әйтә.
Ежегодно граждане уплачивают налоги на имеющееся в их собственности имущество: транспорт, имущество и землю.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Өч очракта читтән кайтучыларда, 22 очракта авыру кеше белән элемтәдә булучыларда ачыкланган. Биш кеше хастаханәдә, 20 кеше өйдә дәвалана», диелгән хәбәрдә. Иң күп авыручы (10 кеше) 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемгә туры килә. 27 сентябрьгә республикада барлыгы Covid-19 инфекциясен йоктыруның 7160 очрагы теркәлгән. Барлыгы 6048 кеше терелгән... Читать дальше...