(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Россия Кораллы көчләре гыйбадәтханәсе территориясендә Дини-агарту үзәге ачылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Биредә өстәмә һөнәри белем алучы берничә төркем тыңлаучылары, шул исәптән дини хәрби хезмәткәрләр белән эшләү буенча берләшмәләр һәм хәрби частьләр командирларының ярдәмчеләре һәм командирларның хәрби-сәяси эш буенча урынбасарлары белем алачак. Курс ике айга исәпләнгән. Гомумән алганда, дәресләр 400 сәгать булачак. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Мәскәүдә Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны башланды. Беренче уенда Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең «ЦСКА» командалары көч сынашты. Әлеге ике команда — узган сезонның Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләренең лидерлары. Уенда җиңүне 3:2 исәбе белән Казан командасы яулады, шулай итеп, «Ак Барс» Ачылыш кубогын отты. Континенталь хоккей лигасы уеннары ярты елга якын тәнәфестән соң яңартылды. «Ак Барс» өчен 2019-2020 еллар сезонының соңгы уены 8 мартта булды. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Көзге сайлау көннәрендә, 11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан мәктәпләре гадәти режимда, ә аларда урнашкан сайлау участоклары Covid-19 коронавирусын таратуга каршы барлык чараларны үтәп эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау участоклары эпидемиологик вазгыять буенча иң куркынычсыз урын булачак. Санитар иминлек тәэмин итүгә югары таләпләр куела», — диде Андрей Кондратьев. Аның сүзләренчә, республикада... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 сентябрь көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 33 сезоны ачыла. Бу көнне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куелышында «Корт» комедиясе (12+) күрсәтеләчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге чара пьеса авторы Фәнәвил Галиевның тууына 60 ел тулуга багышлана. Фәнәвил Галиев — универсаль шәхес. Ул тамашачыга Татарстанның халык артисты буларак кына түгел, сәләтле драматург, режиссер буларак та таныш, диелә хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 42 авыл мәктәбендә быел җиһазлар яңартылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте. «Быел 42 белем бирү оешмасы 47 млн сумга матди-техник базасын яңартачак», — диде ул. Министр узган ике елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 139 авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре булдырылганын әйтте. «Технология»... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ачык веранда, кафе һәм ресторан террасаларында уздырыла торган банкет һәм башка чара кунакларының санын ике тапкыр арттырырга рөхсәт иттеләр. Бу сан 50 кешедән 100 кешегә кадәр артачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән чикләүләрне чираттагы йомшарту турында республика Хөкүмәте карарына имза куйды. Элеккечә һәр кешегә, җәмәгать туклануы биналары хезмәткәрләрен дә кертеп, 4 кв. метр мәйдан туры килергә тиеш. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда рәсми физкультура һәм спорт чаралары вакытында трибунада рөхсәт ителгән тамашачылар санын ике тапкыр — 25 тән 50 процентка кадәр арттырдылар. Корнавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшарту турында Республика Хөкүмәте карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Тиешле карар 3 сентябрьдә үз көченә керә.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанда Татар яшьләре көннәре башланды . Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин делегатлар белән очрашты һәм форумның зур әһәмияткә ия булуын әйтте. «Татар яшьләре көннәре зур әһәмияткә ия. Яшьләрнең җыелуы, беренче чиратта, аралашудан тора. Бүгенге көндә ул бик кирәкле чара. Татар яшьләре татар телендә проблемаларын белдерәләр һәм бергә аны чишү юлларын эзлиләр», — диде ул. Рамил Төхвәтуллин яшьләр җыенының тарихын да искә алды. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәптә икенче сменаның әллә ни зыяны юк. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип саный. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтте. Аның фикеренчә, балалар саны елдан-ел артса да, мәктәпләрдә укытуда проблема юк. «Беренче смена булмаса, икенчесе бар. Икенче сменаның әллә ни зур зыянын күрмим, чөнки мин ике смена укыган кеше», — диде министр. Икенчедән, демография дигәч, бүген бала саны арта, иртәгә кимергә мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әче туфракны известьлауга киткән чыгымны каплау күләмен саклап калырга тәкъдим итте. Республика җитәкчесе шундый үтенеч белән видеоэлемтә режимында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка мөрәҗәгать итте. «2021 елдан известьлау программасы буенча чыгымнарны каплау 90 проценттан 30 процентка кадәр киметеләчәк. Бу известьлау күләме киметелүгә китерергә мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Идел» яшьләр үзәгендә XXX Татар яшьләре көннәренә старт бирде һәм министрлыктан рәхмәт хатларын тапшырды. Татар яшьләре көннәре Татарстан башкаласында 2-6 сентябрь көннәрендә уза. «Пандемия сәбәпле Татар яшьләре көннәре соңрак үткәрелсә дә, без катнашучыларны күрүгә шат. 30 ел элек башланган традициянең бүгенге көнгә кадәр дәвам итүе бик мөһим. Һәр төбәктә күпмедер дәрәҗәдә Татар яшьләре көннәре үткәрелә... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полиция бүлегендә атыш вакытында зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Зыян күрүчеләр һәм яраланучылар турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Хәзерге вакытта полиция бүлеге башлыгы вазифасыннан читләштерелде», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә «Зареченский» полициясе бүлегендә форма кигән кешенең пневматик мылтыктан... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чимал базасын үстерү бөтен дөньяда нефть-газ сәнәгате өчен фәнни тикшеренүләрдә өстенлек булып торуын әйтте. бу турыда ул бүген геолог-нефтьчеләрнең халыкара конференциясендә чыгышында әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Конференция Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында уза һәм быел ул нефть-газ геологиясенең яңа парадигмасына багышланган. Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан бер елда 2 миллион тоннага кадәр сөт җитештерергә планлаштыра. Бу хакта республика Президенты видеоконференция режимында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Татарстан Президенты сүзләренчә, соңгы ун елда мегаферма төзелешенә, терлекчелек комплексын реконструкцияләүгә, нәселле терлек сатып алуга 160 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. «Нәтиҗәдә, Татарстан сөт җитештерү күләме буенча илдә лидер булып тора. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа йортларда электромобильләр өчен кору станциясе урнаштырырга тәкъдим итте. Ул сатып алучыларда мондый транспорт чараларына кызыксынуны арттырачак. Бу хакта ул энергетика нәтиҗәлелеген күтәрүгә багышланган утырышта сөйләде. «Электромобильләр буенча без берни дә эшләмибез. Яңа йортларда электромобиль өчен зарядка станцияләре булдыруны карарга кирәк. Ул чагында кешеләр аны сатып алачак. Экологик йөкләнешнең 60-70 проценты (традицион) автомобиль транспортына туры килә»... Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Республикада коры һәм шактый салкынча һава торышы була. Ул төньяк-көнбатыштан килгән антициклон йогынтысында барлыкка килә. Россия Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, сентябрьдә Идел буенда һава торышы нормадан җылырак булачак.
Җир йөзендә халык саны арта барса да, Россиядә ул кими бара. Алдагы 10-15 елда кеше саны кимү кебек күңелсез күренеш тагын да артачак дип фаразлый аналитиклар. Россия — руслар иле. Аларга яшәр, укыр, эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Аннары да кеше саны кими?! Шушы шартларда безгә, татарларга, нишләргә? Әйе, хәзергә без әле шактый күп. Дөньяда 8 млн татар бар диләр. Россия күләмендә дә без әле кеше саны буенча икенче урынны алып торабыз. Бер караганда, ал да гөл кебек. Нигә борчылырга? Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республика халкының 83 проценты Татарстан Президентын сайлауга килергә әзер. Бу хакта агымдагы елның августында «Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан» фонды уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды. Респондентларның якынча 13 проценты үзләренең сайлауда катнашмавы турында белдергән, 4 проценттан артыграк өлеше җавап бирергә кыенсынган. Белгечләр фикеренчә, тавыш бирергә әзер булучыларның күп булуы президент сайлау кампаниясен һәм муниципаль сайлауларны берләштерүгә ярдәм итә. Читать дальше...
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төзелеш тармагы нефть химиясе продукциясен куллануда шактый зур потенциалга ия дип саный. Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узган түгәрәк өстәлдә ул шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Заманча конструкцияләү, җылылык изоляцияләү материаллары, торбалар, пластик тәрәзәләр, лак-буяу материаллары — болар барысы да торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, сәнәгать... Читать дальше...
В целях предупреждения дорожно-транспортного травматизма в период с 24 августа по 6 сентября в Нурлатском районе проходит профилактическое мероприятие «Внимание – дети!».
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россия актеры һәм җырчы Сергей Безруков TikTok челтәрендә «Татмедиа» сәхифәсендә татар телендә сөйләшеп күрсәтте. Бу роликны бер ай эчендә ярты миллион тапкыр караганнар. «Без „Интервью без галстука“ тапшыруының бер чыгарылышында Безруковның театрдагы тәҗрибәсе һәм 17 яшендә Табаков спектаклендә карт урам себерүче ролен уйнавы турында сөйләгәнен искә төшердек. Шунда актер, карт кешенең роленә керә алмыйча, татар кешесен уйнарга булды. Моның өчен ул татар сүзләрен һәм дога өйрәнгән»... Читать дальше...
Только со 2 по 6 сентября на площадке у торгового центра «Шифа» представлен богатый ассортимент рыбы и морепродуктов.
Более 20 участников с регионов России готовы порадовать жителей района своими товарами.
Рядом с деревней Нариманово Нурлатского района у нее 550 гектаров посевных площадей. На них выращивают зерновые культуры: рожь, ячмень.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 мәйданчыгында республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды, катнашучылар арасында республика предприятиеләре һәм тармак ведомстволары вәкилләре бар иде. Утырышның Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2024 елга кадәр энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча республика программасының үтәлеше турында сөйләде. Читать дальше...