(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Көньяк автоюлда тимер юл аша ике яңа юл үткәргеч ачылды. Тантанада Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Татарстан транспорт министры Ленар Сафин һәм Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Юл үткәргечләр Түбән Кама өчен стратегик әһәмияткә ия. Алар «Предкомбинатская» сәнәгать станциясеннән «Биклән» станциясенә кадәр тимер юл транспортының интенсив хәрәкәте кисешкән урыннарда төзелгән. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның бер төркем татар эшмәкәрләре һәм җирле автономия әгъзалары якыннан танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен республикабызның Кайбыч районында булып китте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Семберлеләрнең бу беренче генә эшлекле сәяхәте түгел, узган ел алар Мордовия, Чувашия республикаларында булып, анда эшмәкәрлек белән кәсеп итүче татар авылларында хәләл ризык җитештерү, фермер хуҗалыкларын һәм гаилә фермаларын оештыру эшчәлеге белән танышып кайттылар. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Ледниковый период» телепроектын алып барачак. Бу хакта проектның продюсеры Илья Авербухка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Узган ел ахырында Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып торуы турында хәбәр иткән иде, әмма үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң, быел спортчы күнегүләрне яңадан башлап җибәрде. 2020 елның җәендә фигуралы шуу остасы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә көндезге бүлеккә укырга керде.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Эвелина Кисилева). Барлык балалар, яше нинди булуга карамастан, Татарстанга чит илләрдән кайтканнан соң, яңа коронавирус инфекциясенә тест узарга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Бердәм Россия»нең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сөйләде. «Яшь чикләнмәгән. ПЦР алымы белән Covid-19 вирусына анализ яшенә карамастан теләсә кайсы заттан алына», — дип билгеләп үтте республика ведомствосы җитәкчесе. Марина Патяшина... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә производствода имгәнүчеләрнең кимүе күзәтелә. Киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына сылтама белән шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ләкин бу тынычланырга сәбәп бирми. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге бәяләп бетергесез, һәм аны һәрвакытта да кире кайтарып булмый»... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның үзәк округы буенча медицина хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр булуга тикшерүне йогышлы авырулар хастаханәсе һәм шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсе башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сөйләде. «Үзәк округ буенча, ким дигәндә, ике база сайланган — бу... Читать дальше...
Алла Яковлева Республика йортында тоткарланган.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Атна уртасында Татарстанда һава торышы сизелерлек бозылачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын билгеләүче җылы антициклон акрынлап көньяк-көнчыгышка күчә. Төньяктан килүче циклоннарның актив фронталь бүлекләре үзләре белән яңгыр, көчле җил алып килә, температура сизелерлек төшәчәк, ди синоптиклар. Чәршәмбе, 9 сентябрьдә, төбәктәге һава торышына салкын атмосфера фронты йогынты ясаячак. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстанда җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек саклау проблемалары буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды. Беренче туры эфирда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков катнашты. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Соңгы вакытта республика территориясендә һава шартларын билгеләүче антициклонның көньяк-көнчыгышка күчүенә карамастан, һава торышы үзгәрмәячәк, дип белдерә синоптиклар. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар Татарстанда Covid-19 инфекциясенә каршы антитәнчекләр булган иң күп санлы төркемнәрнең берсе. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Без Татарстан Республикасында популяция иммунитетын өйрәнү буенча тикшеренүләр уздырдык. Бездә халыкның 31 проценты Covid-19 вирусын йоктырган. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда фатир янган, күрше фатирда яшәүче хатын-кыз өеннән чыга алмыйча ярдәм сораган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 14.32 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ибраһимов урамындагы 55нче йортта фатир януы турында хәбәр килгән. Янгын чыккан фатирда кеше булмавы ачыкланган, әмма күршесе ярдәм сораган. Янгын сүндерүчеләр төтен кергән күрше фатирдан... Читать дальше...
(Бай Сабалар, 7 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Татарстанда гамәлгә ашырыла торган президент программалары биш елдан республиканы танымаслык итәчәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районына эш сәфәре вакытында шундый фикер белдерде. «Торак пунктлар яхшыра, кешеләр моны сизә. Алар белән ишегалдын төзекләндерү буенча киңәшәбез, алар катнашында күп нәрсә эшлибез. Бу бурычлар халык белән хәл ителә, димәк, алар башкарылган эшкә сакчылрак булачак. Ул чагында алар эскәмияне әйләндереп куймаячак... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Россиянең баш омбудсмены Татьяна Москалькова ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «кеше хокукларын яклаудагы казанышлары өчен» истәлек билгесен тапшырды. Ведомство бүләген тапшыру тантанасы Казанда «түгәрәк өстәл» утырышында узды. «Татарстан - матур милли киемнәр һәм кабатланмас татар ашлары гына түгел, ә бик күп проблемалар да. Мин чын күңелдән бу залда утыручыларның... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәктәп укучылары, укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясен йоктырмаган. Бу хакта «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Бүген 7 сентябрь, бер атна балалар мәктәпкә йөрде. Балалар, педагоглар, мәктәпнең башка хезмәткәре арасында да яңа... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). «Мобиль сайлаучы» системасы буенча көзге сайлауларда тавыш бирергә теләүче татарстанлылар саны 5,3 мең кешегә җитте. Механизм кайда теркәлүгә карамастан, теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү вакыты тәмамлана. Документларны 8 сентябрьгә кадәр тапшырырга була, шуңа күрә ашыгырга кирәк», — диде Андрей Кондратьев. Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Евро курсы 2016 елдан беренче тапкыр 90 сумнан артты. Бу хакта ТАСС Мәскәү биржасы порталына сылтама белән хәбәр итә. Сатулар барышында Мосбиржада евро бәясе 90,1 сумга җитте. Мәскәү биржасында доллар курсы 76,11 сумга кадәр күтәрелде. Brent маркалы нефть фьючерсларының бәясе баррель өчен 41,94 долларга кадәр (-1,69%), ә WTI сортлары — баррель өчен 39,04 долларга кадәр (-1,84%) кимеде.
В ночь на 30 августа у жительницы Нурлата гр.У. 1979 года рождения из подъезда дома украли велосипед стоимостью 12 000 рублей.
Неустановленное лицо с использованием Интернет-сайта ввело в заблуждение жителя одного из сел Нурлатского района гр. Я.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында чит ил машинасы борылганда автомобильне бәрдергән. Һәлакәттә зыян күрүче бар. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген 10.00 сәгать тирәсендә республиканың Минзәлә районында булган. «Фиат» автомобиле борылганда «Рено» җиңел машинасын үткәреп җибәрмәгән. Бәрелешүдән соң ике автомобиль дә юл кырыена чыккан. «Һәлакәттә «Фиат» автомобиле пассажиры зыян күргән. Ул күкрәге һәм башы авыртуга зарланган. Читать дальше...
(Саба, 7 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыкларын карады. Фәрит Мөхәммәтшинга вентилятор һәм катнаш азык производстволарын да күрсәттеләр. Байлар Сабасында парк «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Фәрит Мөхәммәтшин резидентлар белән аралашты һәм продукция белән танышты. Аерым алганда, ул Казахстан компаниясе эшли торган мәйданчыкта булды... Читать дальше...
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен пособиеләр артачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәтенең тиешле карарын имзалады. Бер тапкыр бирелә торган түләү 814 сумга кадәр артачак. Уку әсбаплары сатып алуга пособие 2 мең 908 сум тәшкил итәчәк. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр стипендия 966 сумга кадәр, ә аннан соң — 1 меңгә кадәр булачак. Төп гомуми белем бирү базасында квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр әзерләү... Читать дальше...
Авыру үпкә җилләтү җиһазыннан әкренләп аерыла диелә
Новые остановочные павильоны появились на некоторых улицах города Нурлат.